Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре айлыгы концерт белән тәмамланды - ФОТО, ВИДЕО

Октябрь ае буе Җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре үзләренең культураларын, йолаларын, милли мирасларын күрсәттеләр

28 октябрь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Зәй керәшеннәре айлыгын ябу тантанасы булды. Әлеге чара концерт форматында оештырылган иде. Алып баручы Петр Минеев җор теле белән, үз төбәкләреннән чыккан танылган керәшен шәхесләрен, асыл карендәшләребез – Владимир Васильев, Геннадий Максимов, Роберт Андреев, Виталий Агапов, аның уллары Виктор белән Владиславны һәм башкаларны сәхнәгә чакырып торды. Алар үз чиратында, халыкны матур һәм дәртле җырулары белән ял иттерделәр. Кичәдә шулай ук, танылган карендәшләребез Татьяна һәм Николай Дунаевлар да бар иде.
Кичә азагында шушы айлыкны оештыруга зур көч куйганнары өчен Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовка, Зәй керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Александр Чапковка, Петр Минеевка Республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Айлык кысаларында Зәй керәшеннәре мәдәни үзәктә җирле фольклор ансамбльләре катнашында концерт куйдылар. Покрау көнне Халыклар дуслыгы йортында туй йоласын сәхнәләштерделәр . Зәй керәшеннәре очрашып, түгәрәк өстәл артында, төбәкләрендә булган борчу-шатлыклары турында фикер алыштылар. Керәшен үзәгендә музейлары да эшләде, Виталий Агапов белән туры эфир ясадылар, районда иҗат итүче ансамбльләр белән таныштырдылар.
 Жәкәү йортында ноябрь ае - Менделеевск керәшеннәре айлыгы.

Йомгаклау концертыннан да видеоязма тәкъдим итәбез.
Фото: Сөмбелә Вәлиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев