Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин
Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.
«Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар яварга һәм буран булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип сөйләде якындагы ялларга һава торышы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе.
Республиканың кайбер районнарында төнлә һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -14 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.
Мондый һава торышы якшәмбе дә сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев