Яңа ел яллары бетсә дә...
Россия халкын алда әле тагын ялларга ялганып киткән бәйрәм көннәре көтә
Россиянең хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел февраль аенда, Ватан сакчысы көне уңаеннан, атна уртасында – 23 февральдә бер көн ял итәчәкбез. Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 Март бәйрәмендә өч көн ял – 6-8 мартта (аның каравы, шимбәгә туры килгән 5 март кыска эш көне булачак). Хезмәт бәйрәме буларак, 1-3 майда озын яллар көтә, чөнки Май бәйрәменә быел шимбә көне булган 30 апрельдәге ял да кушыла. Шуннан соң өч көн – 4-6 майда эшлибез дә, Җиңү көне уңаеннан, 7-10 майда дүрт көн буе бәйрәм итәбез. Россия көнендә өч көн (11-13 июньдә) ял көтә. Татарстан Республикасы көне булган 30 август та бездә бәйрәм көне булачак. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан да 4-6 ноябрьдә яллар сөендерәчәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев