Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Венера Иванова-Аитова: «Быел халык аеруча тылсым, могҗиза көтәдер шикелле»

Салмак кына адымнар белән Яңа ел якынлаша.

Аның якынайганын тагын да сиздереп, базарларда, зур сәүдә үзәкләре каршында төп бәйрәм бизәге – чыршы саталар. Ә сездә бәйрәм кәефе бармы? Йортларыгызда чыршылар бизәдегезме әле?

Алып баручы Венера Иванова-Аитова җавап бирә:

– Мин Яңа ел бәйрәмен һәрвакыт ярата идем, ә балалар тууга аңа караш тагын да үзгәрде. Могҗиза көтү, балалардай сөенү, хисләрне оялмыйча күрсәтә алу мөмкинлеге дип кабул итәм аны. Шуңа күрә, әйе, Яңа ел кәефе бар. Ул һава торышы белән дә, өйне бизәү белән дә килде. Тик әлегә чыршы куймадык. Без әле дә уйда, чөнки Гаяз чыршыны аудармасмы, дибез. Без генә түгел, әниемнәр дә бәйрәмне көтеп ала. Ел саен ике метрлы чын чыршы бизиләр. Хуш исле, бөтенләй башка  атмосфера тудыра бит ул өйдә. Гомумән, Яңа ел – якыннарны бүләкләр биреп сөендерер, кадерле кешеләрне кадерләр өчен шәп мөмкинлек. Бөтен кешенең күңеле өмет белән тулыдыр бүген. Быел халык аеруча тылсым, могҗиза көтәдер шикелле. Моны башкалар да шулай ди. Чәчтарашым да шуны искәртте. Бер килмәгән кешеләр дә быел алдан язылып куйды, Яңа елга әзерләнә, ди. Кызганыч, Яңа ел тамашалары күп булса да, гриппның котырган чагы. Балалар белән барырга шикләндерә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев