Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайларга» язылып бүләк откан карендәшләребез редакциягә килде

2023 елның 29 декабрендә «Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында розыгрыш уздырган иде.

«Туганайлар» культура-агарту газетасына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан идек. Редакциягә төрле районнардан 145 квитанция килде, 11 язылучыбыз бүләккә ия булды. Болар: керәшен милли курчагы, тамакса, «Керәшен» дигән язулы җылы худи, Үгет кенәгәсе, ике чәйник, бәйләнгән шәл һәм «Магнит» кибетенә 2шәр меңлек 2 сертификат, Ямаш Игәнәйнең өр-яңа китабы, туган төбәкне өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумында чыгышлары тупланган «Родословное древо» китабы һәм шопер.

Бүләкләрнең берсе булган тамаксаны Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Мария Елизарова, ә бәйләнгән шәлне шушы ук авылдан Светлана Демидова отты.

Әлеге бүләкләрне карендәшебез Светлана Демидованың кызы Лилиана Макарова һәм аның иптәш кызы Анжелика Демидова килеп алдылар.

«Туганайлар»ны күптәннән алдырабыз. Мондый розыгрышта гел катнашам. Беренче тапкыр катнашканда, 2020 елда вафельница откан идем, бу юлы да уңыш елмайды. Газетаны гаиләбез белән укып барабыз, бик ошый. Сезнең алга таба укучыларыгыз, тиражларыгыз артсын, уңышлар телибез. Тамакса откан авылдашым Мария Елизарова да бик шатланды. Мондый розыгрышларда катнашып бүләкләр алганым юк иде әле, дип рәхмәтләр әйтте Мария түти», — дип сөйләде безгә телефоннан Светлана Демидова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев