Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»дан чираттагы бүләкләр Сарсаз-Баграж авылына китте

2023 елның 29 декабрендә «Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында розыгрыш уздырган иде.

«Туганайлар» культура-агарту газетасына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан идек. Редакциягә төрле районнардан 145 квитанция килде, 11 язылучыбыз бүләккә ия булды. Болар: керәшен милли курчагы, тамакса, «Керәшен» дигән язулы җылы худи, Үгет кенәгәсе, ике чәйник, бәйләнгән шәл һәм «Магнит» кибетенә 2шәр меңлек 2 сертификат, Ямаш Игәнәйнең өр-яңа китабы, туган төбәкне өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумында чыгышлары тупланган «Родословное древо» китабы һәм шопер. 

Бүләкләрнең күбесе үз ияләренә инде барып җитте. 

Әлеге розыгрышта Зәй районының Сарсаз-Баграж авылынна ике язылучыбызга уңыш елмайган. «Керәшен» дигән язулы җылы худины Иванова П., ә Магнит кибетенә 2 меңлек сертификатны Николай Григорьев отты.

Бу бүләкләрне Николай Григорьевның племяннигы Сергей Дмитриев килеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев