Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» журналистлары Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе һәм Көлкәмәр авылларына юл тотты

Фрида Вәлитова белән Алина Кондратьева авыллар һәм анда яшәүче халыкның тормышы белән танышуны дәвам итеп, Керәшен Сәрдәсе һәм Көлкәмәр авылларына юл тоттылар.

Бу авыллар Казанга ук терәлеп торучы, безнең «Туганайлар» газетасына иң күп язылучыларның берсе булган - Питрәч районына керәләр.

Бу авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр һәм Иксуар.

Көлкәмәр - кечкенә генә авыл. Барлыгы 60 тирәсе кеше яши, 58 йорт. Клубы да, мәктәбе дә юк. Шулай да, бик борынгы керәшен авылы буларак тарихы да, мәдәнияте дә кызыклы. Мисал өчен, иң борынгы керәшен биюен дә нәкь менә Көлкәмәрдә биегәннәр дигәнне ишеткән бар.

Шушында басып, Көлкәмәр авылыннан фоторепортаж карагыз

239 кешесе булган Керәшен Сәрдәсендә мәктәп тә, клуб та, кибет тә, фельдшер-акушерлык пункты да бар. Иң беренче авылдагы халыкның бердәм, тату булуын аңлап алдык. Безне каршы алган авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов бу хакта әйтеп үтте. Авыл халкы нинди генә эш булса да, бәйрәм үткәрелсә дә дустанә мөнәсәбәттә, бергәләп эшли, бергәләп бәйрәм итә. Әнә, кайсы арада без килгәнне дә ишетеп, мәктәп директоры Нина Фадеева, клуб җитәкчесе Айдар Маннапов та үз эш урыннарына безне чакырдылар, матурлап Чулпы халык ансамбле белән каршыладылар алар.

Шушында басып, Керәшен Сәрдәсе авылыннан фоторепортаж карагыз

Бу авыллар турындагы язмаларны «Туганайлар» газетасының киләсе саннарында укырсыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев