Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре зур концертта катнашты

“Чишмәләр иле син, туган як”та керәшеннәргә игътибар зур булды.

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Чишмәләр иле син, туган як” дигән гала-концерт булды. Ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елы тәмамлануга, ә Татарстанда милли культуралар һәм традицияләр елы башлануга багышланды. Бу зур концертта Түбән Камадагы төрле милли оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары, халык ансамбльләре катнашты.

Тамара Баһаветдинова җитәкчелегендәге җирле керәшен мәдәни-этнографик оешмасы, һәрвакыттагыча, игътибар үзәгендә булды. Халык иҗат йорты фойесының бер зур өлеше милли керәшен почмагын хәтерләтте. Андагы күргәзмә Халыклар дуслыгы йортындагы керәшен бүлмәсеннән алып килгән музей экспонатлары, элекке чорның милли киме-салымы белән бизәлгән иде. Заманында эшмәкәр Геннадий Муллин керәшен оешмасына бүләк иткән портретлар да урын алды. Милли киемле керәшеннәр (берсе –артист Никоалй Дунаев портреты) сурәтләнгән ул картиналар янына элгәреге бизәк-чигешле бистәрләр дә эленде. Шунда ук, саклавыч-талисманны бизәү буенча, тамашчылар өчен “Ыру агачы” дигән мастер-класс та оештырылды. Керәшен милли киемле кызларның мода күрсәтүен дә тамашачы яратып карады. Халык иҗаты йортына килүчеләрне ишек төбендә үк җыр белән каршы алучылар да “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле артистлары иде.

Тамашачы белән тулы залда төрле милләт ансамбльләре концерты тантана белән башланып китте. Тантана барышында Россия халыкларының мәдәни мирасы елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында җирле керәшен оешмасы председателенең урынбасары Эльмира Гыйльметдинова да бар иде. Керәшеннәрнең культура үзенчәлекләрен саклауга, үстерүгә керткән тырыш хезмәте өчен, аңа Татарстан халыклар ассамблеясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Концертны караучылар Красный Ключ поселогы кызларыннан торган “Баш чишмә” керәшен фольклор ансамбле белән “Тулпар” халык җыр һәм бию ансамбленең уртак чыгышын алкышларга күмделәр.

Фото: Түбән Кама керәшеннәренең рәсми төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев