Карендәшебез Тихон Никитин - Зәйнең белемле, зыялы шәхесе
Хәбәрләр

Карендәшебез Тихон Никитин - Зәйнең белемле, зыялы шәхесе

Бу көннәрдә Зәй районының мөхтәрәм затларының берсе Тихон Никитин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тихон Иванович исемен телгә алуга, без Зәй машина төзүчеләр техникумын искә төшерәбез. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки ул әлеге уку йортында 22 ел директор вазифасын башкарды. Үтә тыйнак, итагатьле, белемле, зыялы, кешелекле Тихон Ивановичны әлеге уку йортын тәмамлаган зәйлеләр бүген дә зур ихтирам белән искә алалар.

Педагогик хезмәт ветераны, республикада урта һөнәри белем бирүне үстерүгә зур өлеш керткән бу шәхес мәгариф тармагының барлык баскычларын узып, машина төзүчеләр техникумы базасында Казан дәүләт техник университеты (КАИ) филиалы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде.

Тихон Иванович тумышы белән Керәшен Мәлеменнән. Федоровка җидееллык мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогика училищесында белем ала. Соңрак Казан дәүләт университетын тәмамлый. Хезмәт юлын Кадер мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый. Соңрак ул Перцовка, Алексеевка, Урсай, Басар, Югары Мәлем мәктәпләрендә эшли. 1979 елдан алып 2006 елга кадәр Зәй машина төзүчеләр техникумында хезмәт куя, шуның 22 елын - директор дәрәҗәсендә.

1979 елда РСФСР автомобиль транспорты министры В. Н. Поляковның 1979 елның 30 ноябрендәге 347нче фәрманы белән Кама дәүләт автомехника техникумының кичке филиалы базасында мөстәкыйль Зәй кичке машина төзелеше техникумы оеша. 1979 елда беренче 120 студент кабул ителә. 1981 елда беренче чыгарылышта 11 студент техникум дипломы алып чыга. 1992 елның 1 июленнән техникум РСФСР Мәгариф министрлыгы карамагына күчерелә һәм аның аша финанслана башлый. Тихон Иванович тырышлыгы белән 1996 елдан башлап техникумда көндезге бүлек ачыла, белгечлекләр саны арта.

- Без техникумда башлыча автоагрегат заводы һәм ГРЭС кебек предприятиеләр өчен белгечләр әзерләдек. Ул елларда уку йортының абруе зур булды. Кичке укудан тыш, читтән торып һәм көндезге бүлекләрдә белем алуны хәл иттек. Техникумда барлыгы 700 студент белем алган еллар бар иде, -дип искә ала Тихон Никитин.

Техникум эшләгән елларда (1979 -2008) махсус техник урта белемле 1100 белгеч әзерләп чыгарыла.

Шунысын да әйтик, техникум базасында Казан дәүләт техник университеты (КАИ) филиалы да эшләгән еллар булды. Тихон Иванович 7 ел әлеге филиалны да җитәкләде.

Тихон Ивановичның тормыш иптәше Мария Александровна озак еллар шәһәрнең 4нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Ул 2019 елда бакыйлыкка күчте. Аларның икесенең педагогик хезмәт стажы - 90 ел. Әлеге үрнәк гаилә өч ул үстерде. Аларның һәрберсе югары белем алып, тормышта үз юлын тапкан.

Фото шәхси архивтан.

"Зәй офыклары"


Нет комментариев