Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чираттагы бүләкне алып киттеләр

2023 елның 29 декабрендә «Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында розыгрыш уздырган иде.

«Туганайлар» культура-агарту газетасына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан идек. Редакциягә төрле районнардан 145 квитанция килде, 11 язылучыбыз бүләккә ия булды. Болар: керәшен милли курчагы, тамакса, «Керәшен» дигән язулы җылы худи, Үгет кенәгәсе, ике чәйник, бәйләнгән шәл һәм «Магнит» кибетенә 2шәр меңлек 2 сертификат, Ямаш Игәнәйнең өр-яңа китабы, туган төбәкне өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумында чыгышлары тупланган «Родословное древо» китабы һәм шопер.

Шушы бүләкләр арасында булган «Родовое древо» китабы һәм шопер Питрәч районының Кибәч авылыннан Александр Золин отты.

Әлеге бүләкне аның авылдашы Елена Муллина килеп алды.

«Александр дәдәй инде бик күп еллар «Туганайлар»ны яздырып ала, үзебез дә гел укып барабыз. Мама почтальон булганга күрә, үзебезнең квитанцияне җибәргәндә, Александр дәдәйнекен дә җибәрде. Һәм аңа уңыш елмайды», — дип сөйләде Кибәч авылы кызы Елена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев