Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел «Айбагыр» лагеренә никадәр бала киләчәк?

Этносмена Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда 23 июльдән — 9 августка кадәр дәвам итәчәк. «Айбагыр» этносменасы турында аның координаторы Аида ТУКАЧОВА белән сөйләштек.

– Аида, быел «Айбагыр»га никадәр бала киләчәк?

– Безнең лагерь 10 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге керәшен балаларына исәпләнгән. Этносмена булганга күрә, без керәшен мәдәнияте, йола-гадәтләре белән таныштыруга зур урын бирәбез. Шуңа күрә, әлбәттә, керәшен балалары күбрәк булачак. Узган ел путевка бәяләре кинәт артып китте, күп кеше аптырашта калды. Алар нәрсәдер хәл иткәнче вакыт узды, шунлыктан, лагерьга башка милләт балалары да килде. Шулай да, 70 проценты керәшеннәр иде. Ә бу җәйдәге сменага гаризалар кабул итү әле башланган гына булса да, инде 100дән артык бала язылды, бу – бик әйбәт, әмма шунысы кызганыч, бездә 78 генә урын, шуңа күрә сайлап алырга туры киләчәк. Әлбәттә, беренче чиратта, керәшен балалары кабул ителәчәк.

ТУЛЫ ЯЗМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев