Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле Чүпрәле халкын таң калдырган

16 декабрьдә “Бәрмәнчек” коллективы Чүпрәле районының мәдәният йортында ике концерт куйды

Концертның берсе – мәктәп балалары, ә икенчесе теләге булган барлык тамашачы өчен иде.

Җыр-моң яратучы Чүпрәле халкы концертларга сөенеп йөри. Районның мәдәният йорты гөрләп тора. Казаннан әле ниндидер артистның концерты, театр килә, әле Чувашия, Ульяновск төбәгеннән килүчеләр үз осталыкларын күрсәтәләр. Районның үз җырчы-биючеләрен әйтеп тә торасы юк, һәр бәйрәм зур тамаша итеп билгеләнеп үтелә.

Быел да чүпрәлеләр ел буе төрле концерт карады. Ә менә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең концертлары аеруча үзенчәлекле булды. Ансамбльнең яңа программасына барлык Идел буе халыкларының йолалары, җырлары, биюләре, төрле уен коралларында уйнау сәнгате кертелгән. Этник сәнгатьне үстерү һәм тергезү буенча башкарган хезмәте бик зур әлеге иҗади коллективның. Шуңа, әлеге концертта мәктәп укучыларының булуы да бик файдалы, аларда халык йолаларына мәхәббәт уятты дип саныйм ансамбльнең чыгышы.

Башыннан алып ахырына кадәр карадым, искиткеч матур, эчтәлекле чыгышлар булды. Һәр номер югары дәрәҗәдә, зур тырышлык белән әзерләнгән. Ансамбльнен музыкаль осталыгы, бердәмлеге, инструментовкасы үзенә тартып тора. Музыкантлар безне төрле халык уен кораллары белән таныштырды, аларның яңгырашын тыңлаттылар. Биючеләр җинел, тигез итеп биегәндә безнең дә бииселәр килеп торды. Җырларга кушылып җырлап утырдык, күп тавышка жырлаулары тыңлап туймаслык. Бар номерга да аерым костюм тегелгән, ул сәхнәне тагын да тулыландырып, ямьләндереп җибәрә. Халык "Бәрмәнчек” артистларын бик яратты, алкышларга күмде. Җитәкчеләренә, артистларга зур рәхмәт, уңышлар телибез, тагын көтеп калабыз.

Руслан Шәрәфетдинов,

Чүпрәле районының мәдәният йорты директоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев