Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ач күңелең капкасын, серле Субаш

Балтач районының Югары Субаш авылы халкы, аларның тормышы һәм көнкүренешләре белән танышып кайттык.

Авыл башында ук безне клуб җитәкчесе Хәлил Фәезов каршы алды. Машинага утырып авыл буйлап барганда, ул безгә Югары Субаш авылында 400гә якын кеше яшәве, барлыгы 90 йорт исәпләнүе, тугызеллык мәктәп барлыгы, 10-11 класска балаларны Түнтәр авылына йөртеп укытулары хакында cөйләде. 1978 елда төзелгән клуб, аның бинасында китапханә, почта бүлеге булуын, ә янындагы бинада медпункт урнашканлыгын да белдек. Төзек йортларны, чиста тигез юлларны, һәр капка төбендә тукталган җиңел машиналарны күреп, булдыклы халык яшәвен дә чамаладык.


Үрнәк гаиләдә 
Әлбәттә, тормышта бар да ал да гөл була алмый. Шуңа иң беренче кергән йортыбызда гомер итүче Рузил Николаевтан авылдагы көнүзәк проблемалар хакында сораштык: 

— Халык тырыш безнең. Зарланырга яратмый. Эш юк, акча юк дип тормый. Мәсәлән, бездә «Тукай» хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Шунда эшлиләр, күпләп мал тоталар, яшелчә үстерәләр. Шулай да яшьләр, нигәдер, авылда калырга ашкынмый, читкә — шәһәргә китәләр. 

Рузил Иванович турында сүз башлагач, аның үзе хакында да әзрәк сөйләп үтмичә булмый. Ул шушы хуҗалыкта иген амбарында эшли. Гаиләсе белән үзләре төзегән, ике катлы агач йортта яшиләр. Биш сыер, бозаулар асрыйлар, күпләп кош-корт тоталар. Рузил эретеп ябыштыручы һөнәрен яхшы белгәнгә, йортындагы күп кенә җайланмаларны үзе ясый.

Шуларның кайберләре белән безне дә таныштырды. Тавык-чеби күп булгач, аларны эшкәртеп бетерәсе дә бар бит. Эшне җиңеләйтү өчен, тавык йонын йолкый торган махсус машина ясаган. Шулай ук, ашлыкны ярма яки он итеп тарттыру өчен корылган җайланма-машина да Рузилнең үз куллары белән эшләнгән. Венера һәм Рузил Николаевлар — авылның үрнәк гаиләсе. Өч ул тәрбияләп үстергәннәр, әтиләрен — авылның ак дәдәе Иван Николаевны да хөрмәтләп яшиләр. 

Авылга нигез салучылар
Тормышның төрле ягын күргән, 83 яшьлек бабай безнең килүгә нык сөенде. Күптән көткән кунаклары сыман, килене әзерләгән табынга утыртып, башта иман әйтте, аннан соң искиткеч тәрбияви мәзәкләрен сөйли-сөйли, безне ашарга, тәмләп чәй эчәргә кыстады. 

Иван дәдәй белән сөйләшүне тарихтан башладык. «Безнең авылга нигез салучылар — марилар. Алар төпләнгәнче, монда караңгы урман гына булган. Бервакыт Арча районының Кишмәт авылыннан биш керәшен егете килгән. Алар өйләнгән, балалары бар, ә «башка» чыга алмыйлар, аның өчен йорт төзергә кирәк, төзелешкә тотыну өчен, урын юк. Урман кисәргә рөхсәт бирелми. Ярты еллап эзләнә торгач, марилар янына килеп чыкканнар. Урта Көшкәт авылы аша килгәннәр, елгада йомычка йөзгәнне күреп, «димәк, елганың башы тегендәрәк, анда кемнәрдер яши» дип, бирегә җиткәннәр. Марилардан ризалык алып, монда төпләнеп калганнар. Йортлар төзегәннәр, соңрак гаиләләрен алып килгәннәр. Шулай итеп, югары оч урамы керәшеннәр урамы булып калган. Бездә Көшкәт елгасы ага. Шуннан чыгып, марилар авылның исемен Кушкетка дип атаганнар. Ә соңрак, керәшеннәр «суның башы бездә ич» дип, Субаш атамасын уйлап чыгарганнар. Елганың икенче ягында татар авылы Түбән Субаш барлыкка килгән», — диде ул. Минем «марилар кая киткән соң» дигән соравыма, Иван дәдәй болай җавап бирде: «Элек халыкта шундый ырым булган. Авылга яңа кешеләр килеп төпләнсә, аның беренче нигез салучылары монда калмаячак, дигәннәр. Колхозлашу чорлары башлангач, марилар көннән-көн кимегән, әкренләп, бөтенләй качып беткәннәр».

Дин кадерен белер чак 
Иван Николаевка төрле җирдә эшләргә туры килә: бишенче класстан ат җигеп колхоз эшендә йөри, комбайнчы ярдәмчесе дә була, бригадир, клуб, җитәкчесе, бер үк вакытта, китапханәче, соңрак, тагын бригадир, алты айлык экономистлар курсын узгач, экономист хезмәтен башкара. Коммунистлар партиясенә керә, ике елдан соң аны партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Әле унбер ел колхозда хисапчы булырга да өлгергән. Санау эшләре нык алҗыткач, дуңгыз фермасында да эшләгән. Сулыш юллары авыруы аркасында, мәктәпкә хуҗалык эшләре җитәкчесе булып күчкән. Лаеклы ялга да шуннан чыккан. Элек тә күңеле белән диннән читләшмәгән дәдәйгә, чынлап торып дин турында уйлана башларга вакыт җиткән. Ул хәзер авыл зиратын да карый. Мәңгелеккә киткән һәр кешенең туган-үлгән елларын барлап, дәфтәр битенә терки. Шәҗәрә төзү буенча да зур эшләр алып бара. Күрше авыл чиркәвенә йөри, иманнар укый.

Иван дәдәй 27 яшьтә Чапшар авылыннан укытучы булып килгән Рәйханә белән кавышкан. Тик, хатыны бик иртә, 55 яшендә үк мәңгелеккә киткән. Бу хакта сөйләгәндә аның күзләрендә яшьләр күренде: «Яшьрәк чакта барысын да аңлап та җиткезмисең. Элек дин турында уйлау булмаган, күбебез татар кызларына өйләнеп, кызлар татарга кияүгә чыгып, катнашып беттек. Ике бала — бер кыз, бер ул үстердек. Шулай да мин кечкенәдән үк үз динемне белеп, күңелдән аңлап яшәдем. Беренче класста укыганда ук, хәреф танырга өйрәнгәч, әти минем кулыма Евангелиене тоттырды. 1990 елда күрше Көек авылындагы чиркәүгә йөри башладым», — дип ачылып китеп сөйләде Иван дәдәй.

«Рәйханә апаның моңа карашы ничек булды, әллә үзе динен үзгәрттеме?» дигән сорау биргәнемне сизми дә калдым. 

«Бервакыт безнең арада мондый сөйләшү булды. Син ничек диясеңдер, балаларны чумылдырасым килә» дидем. Ул каршы килмәде. Аннан соң күпмедер вакыт узды, ә мин һаман җаен тапмыйм, чиркәүгә баралмый торам. Шунда хатыным: «Син әйткәнеңне үтәмәдең бит», дип үзе мине балаларны чиркәүгә алып барырга өндәде«, — дип пар канатлы чакларын искә төшереп алды. 

Иван дәдәйнең сөйләр сүзе күп иде әле. Шундый мөлаем, җайлы кеше яныннан, вакыт тарлыгыннан зарлана-зарлана, чыгып киттек. 

Үз тракторы 
Авылда үзләре ясаган тракторлардан файдаланучы кешеләр дә күп. Туганнарына, күршеләренә язгы-көзге эшләрдә ярдәм итәләр икән. Шундыйлардан Олег Степановны әйтеп китәргә кирәк. Ул йортында кар чистарту белән мәшгуль иде. Хәтта тракторына утырып карарга да өлгердек. «Үзем иске машиналар сатып алып, шулардан трактор җыеп чыктым. Улым да, үзем дә йөрибез, авылда эш бетми, кар көрибез, җир сөрәбез трактор белән», — диде Олег Ильич. 

«Туганай»лары булса да... 
Балалар бакчасына, мәктәпкә кердек. Бакчага 16 бала йөри икән. Тәрбиячеләре Венера Николаева балалар белән керәшеннәрнең йола-гадәтләрен өйрәнүләре, сакларга тырышулары һәм күп кенә чаралар үткәрүләре турында сөйләде. 

Ә мәктәп балалары безне «арумысез» дип каршы алдылар. Аларның күбесе авылдагы «Туганай» керәшен халык ансамбленең яшьләр төркеменә йөри.

Укытучы, мәктәп музее җитәкчесе Илнур Николаев үзләрендә сакланган экспонатлар, авылдашлары, үзешчән рәссам Владимир Антонов (мәрхүм) картиналары белән таныштырды. Аның буяулар белән кәгазьгә төшергән, агачтан чокып ясалган картиналарын күреп шаккаттык. 

«Туганай» ансамбленең өлкәннәр төркеме белән дә таныштык. Аларның бай репертуарына үз якларының ике җыруы кергән. Бик матур итеп җырлап, биеп күрсәттеләр. Монда йөрүчеләр белән сөйләшкәндә, авыл халкының йөрәкләрендә ниндидер сер яшерелгәндәй сиздек. Сез керәшеннәрме, дигәнгә, аермачык кына җавап бирә алмый тордылар. Сүз дә юк, алар татарлар белән туганлашып беткәннәр. Тату гына яшәп яталар. Бик күп катнаш гаиләләр барлыкка килгән. Исем-фамилияләреннән дә аерып булмый. Шулай дус яшәүләре куанычлы, әлбәттә. Тик күңелләрендә ниндидер моң бар кебек...

Үзебезнең «Туганайлар», газетадагы «Белемнек» битләре турында сүз кузгаткач, араларыннан берничәсе күз яшьләре белән «мин — керәшен егете», «керәшен кызы» дип куйды. Бер мизгел генә үзләренең әби-бабайлы, әти-әниле бала чакларына кайттылар. «Минем әби «керәшен тәбә»сен тәмле пешерә иде, Олы көндә күкәй җыю кызык иде, әнием иманнар белә иде», — дип канатланып искә төшереп алдылар. Инде күп еллар керәшен киемнәрен киенеп, ансамбльдә керәшен җыруларын башкарып, йолаларын яңартып йөрсәләр дә, моны үзләренең керәшенлекне саклау һәм киләсе буынга калдыру максатыннан эшләүләрен кычкырып әйтергә куркалардыр кебек тоелды...

Павловлар янында 
Кайту юлына кузгалгач кына, машинабызны туктатып, Раиса һәм Илья Павловлар гаиләсен дә күреп чыктык. Гомерләренең күп өлешен Себердә яшәп, ике бала үстергән әлеге күркәм пар, берничә ел элек яңадан үз туган авылларына яшәргә кайткан. Йорт җиткезгәннәр, маллар асрыйлар. 


«Җәен бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Күп итеп помидор, кыяр, кәбестә тозлап куябыз, кайнатмалар ясыйбыз», — дип сөйләделәр. Авылда яшәүчеләрнең барысында да булганча, мунчасы да, бәдрәфе дә өйләрендә үк. 

Рая түти үзенең кул эшләрен күрсәтте, анда ваза дисеңме, мендәрләрме, картиналар, чәчәкләр, тагын әллә нәрсәләр бар. Өйдәге тәре почмагы аларның диннәрен онытмаулары хакында искәртеп тора. Чиркәүгә дә йөриләр икән. 

Татарстанда искитмәле гүзәл урыннар бар, матурлык эзләп каядыр диңгезгә барасы да юк. Ә кызыклы тарихка ия серле Югары Субаш безгә аеруча ошады. Үзенең гөсләчеләре белән дә районда гына түгел, Татарстан буенча дан тоткан Югары Субаш турында язуыбызны киләсе саннарда да дәвам итәрбез.

Балтач районының Югары Субаш авылыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев