Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Семинариядә Ачык ишекләр көне

28 июнь көнне Казан духовный семинариясе абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу көнне булачак студентлар семинария педагоглары, администрациясе, укучыларның яшәү шартлары, уку бүлмәләре, биб­лиотека фонды һәм башкалар белән таныша ала. Яңа уку елында семинария Пастырско­-богословское һәм Регентско-­катехизаторское бүлекләренә укучылар кабул итәчәк. Керү имтиханнары 11 августтан башлана....

28 июнь көнне Казан духовный семинариясе абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу көнне булачак студентлар семинария педагоглары, администрациясе, укучыларның яшәү шартлары, уку бүлмәләре, биб­лиотека фонды һәм башкалар белән таныша ала.
Яңа уку елында семинария Пастырско­-богословское һәм Регентско-­катехизаторское бүлекләренә укучылар кабул итәчәк. Керү имтиханнары 11 августтан башлана.
Казан митрополиясенең керәшен духовный миссиясе секторы җитәкчесе Димитрий Сизов әйтүенчә, регентлык бүлеге быел гына ачылган һәм анда регентлар, чиркәү хорлары җитәкчеләре әзерләячәкләр. Бу бүлеккә кызлар да кабул ителәчәк. Керәшен егетләре һәм кызлары конкурстан тыш кабул ителәчәк, ди отец Димитрий.
Бу керәшен чиркәүләрендә служба алып баручыларның җитешмәве белән бәйле. Тик керәшеннәр арасыннан укырга килергә теләүчеләр әлегә күренми, ди отец Димитрий.
Семинариянең адресы: 420036, Казан шәһәре, Челюскин урамы, 31а йорт. Кызыксынучылар өчен тулы мәгълүмат www.kazds.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев