26 июнь 2014 яңалыклары
-
Сугыш җиле кабат исмәсен
(Бу язмамны сугыш кырларында ятып калган егетләребезгә, тыл хезмәтчәннәренә, бер уч ашлык өчен төрмәгә утыртылып, нахакка рәнҗетелгән хатын-кызларыбыз истәлегенә багышлыйм) Ир-егетләр китте яу кырына, Карт-корылар калды көенеп. Ялгыз әниләрнең итәгендә Бала-чага калды өелеп. Дөнья тынды, уен-көлке бетте, Җитдиләнде үсмер балалар. Алар инде, олы кеше кебек, Көн дә иртән эшкә баралар....
-
Каенлыкта керәшен авылы
21 июнь көнне Казанда Сабан туе гөрләп узды. Идел буе районының Каенлыгында төрле районнарны, анда яшәүче төрле халыкларны, аларның тормыш-көнкүрешен, йолаларын чагылдырган "ишегаллары" эшләп торды. Аларның һәркайсында үзенчәлекле бәйрәм программалары оештырылган иде. Теләче районы "ишегалдында" сәхнәне Субаш авылыннан килгән "Нардуган" ансамбле тотса, Мамадыш районы үзе махсус "керәшен авылы" төзегән. Биредә...
-
"Атнакөн мәктәбе күпкә өйрәтә"
2013-2014 нче уку елын Нина Кудряшова җитәкләгән Чаллы атнакөн мәктәбендә дә бик матур төгәлләделәр. Нина Григорьевна, һәрвакыттагыча, йомгаклау дәресләрен оригиналь, укучыларның күңелләрендә калырлык итеп үткәрде. Монда утырган шәһәр мәгариф идарәсе методистлары да керәшен этнокультурасына кагылышлы дәресләрдән һәм укучылар көче белән әзерләнгән "Гөргөри кияүләре" тамашасыннан канәгать калдылар. Атнакөн мәктәбенең иң актив...
-
Казан керәшен приходына - 25 ел
Керәшеннәрнең Казандагы приходы 8 июль көнне үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп узачак. Бу - керәшен приходының "яңа тарихы". Ник дисәң, аңа кадәр Казанда керәшен приходы юк иде. Дөресрәге, Казандагы керәшен җыены таралган, республикадагы 2 керәшен монастыре, 50 чиркәү ябылган иде. Ниһаять, 1989 елда Казанның Петропавел чиркәвендә керәшеннәр яңадан үз приходларын...
-
Сау бул, белем йортыбыз!
Әле кайчан гына чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чылтырап, аларны Бердәм дәүләт имтиханнарына озаткан иде. Инде бу сынаулар да артта калды. Кемдер үзе теләгән баллны җыйгандыр, кемгәдер андый бәхет быелга эләкми калгандыр. Быел имтиханнар "честный" үткән, былтыргы кебек "ЧП"лар булмаган, диләр. "2"ле алганнан гына дөнья бетми Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү-үткәрмәү...
-
Семинариядә Ачык ишекләр көне
28 июнь көнне Казан духовный семинариясе абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу көнне булачак студентлар семинария педагоглары, администрациясе, укучыларның яшәү шартлары, уку бүлмәләре, библиотека фонды һәм башкалар белән таныша ала. Яңа уку елында семинария Пастырско-богословское һәм Регентско-катехизаторское бүлекләренә укучылар кабул итәчәк. Керү имтиханнары 11 августтан башлана....
-
Питрауга рәхим итегез!
Татарстан Республикасы керәшен оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге 12 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында үткәреләчәк Бөтенроссия керәшен культурасы фестивале ПИТРАУга чакыра. Бәйрәм кичке сә- гать биштә башланып, таңга кадәр дәвам итәчәк! ПРОГРАММА 17.00 - Ат чабышлары (17.45 сәгатькә кадәр) - Балалар мәйданы (22.00 сәгатькә кадәр) - Милли ишегалды...