Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр белән мишәрләр бер сәхнәдә нишләде? - фото

15 октябрь көнне Казан шәһәрендә "Керәшенчә винегрет" проектының бишенче концерты гөрләде

Керәшеннәр белән мишәрләр бер сәхнәдә нишләрләр, дигән сорау тамашачыда, чыннан да, зур кызыксыну уяткан. Тамаша күрергә, дип, зал тутырып халык җыелды. Керәшене дә, мишәре дә сәхнәдә "ут" булдылар. Керәшен данын зур, танылып килүче артистлар һәм яшь башкаручылар - Лидия Әхмәтова, Олег Фазылҗанов, Вадим Захаров, Марина Карпова, Евгений Максимов, Татьяна Ефремова, Милена Новикова һәм Иван Пугачёвлар тәкъдим итте. Мишәр көчен танылган артистлар Әсхәт Хисмәтов, Илсаф, Ринат Рәхмәтуллин, Алсу Фаракшина һәм Сиринә Зәйнетдиновалар күрсәтте. Шулай ук, тамашага азартны керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле белән "Зәкәрия" күпмилләтле коллективы да өстәделәр.

Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Тулы язма газетабызның киләсе санында басылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев