Зәй, Сарман, Чистай, Тукай районы керәшен авылларының этимологиясе
Авыл исемнәрендә үткәннәрнең тирән сере саклана.
Дүрт Мунча – Зәй районындагы авыл. Топонимист Р.И. Хаҗиев фикеренчә, аның исеме «дурт» һәм «мунча» компонентларыннан тора.
Кабан-Бастрык – Зәй районындагы авыл. Аның исеме «кабан» зоологик термины белән бәйле, дип яза Р.И. Хаҗиев «Татарстанның көньяк-көнчыгыш Кама аръягы ойконимиясенә тарихи-лингвистик анализ» диссертациясендә. Ә менә икенче компоненты «бастрык» кайдан килеп чыгуы хакында, тикшеренүче комментарий бирми.
Зычебаш(Зичәбаш) – Зәй районындагы авыл. Танылган татар топонимисты Г.Ф. Саттаров фикеренчә, Зичә елгасы үзенең исемен кайчандыр биредә яшәгән удмуртлардан алган, аларның телендә «ӟичы» төлке дигәнне аңлата. Димәк, Зичә – төлке елгасы. Ә Зичәбаш авылы исеме ике сүзне кушу юлы белән барлыкка килгән: «ӟичы+баш», монда елганың башы булуы аңлатыла.
Куян – Минзәлә районындагы авыл. Авылның исеме ыру атамасына бәйле, куян дигән сүздән килеп чыккан, – дип яза Р. И. Хаҗиев.
Ләке – Сарман районындагы авыл. Р. И. Хаҗиев язганча, атаманы «ләки» - «вьюн» зоологик термины белән бәйлиләр. Геннадий Макаров версиясе буенча, «Ләке» атамасы лыко төшенчәсеннән килеп чыккан, чөнки бу авыл халкы Мамадыш районының Юкәче авылыннан күчеп килгән, ул шулай ук “Лыко – юкә” төшенчәсе белән бәйле.
Түбән Чыршылы – Сарман районындагы авыл. Атама ике компоненттан тора, анда «аскы» якта урнашу урынын күрсәтә, ә «чершилы» – «чыршы» фитонимик терминына барып тоташа.
Бахта – Чистай районындагы авыл. Максим Глухов раславынча, “Бахта” сүзе «бәхет» дигәннән алынган.
Борды – Тукай районындагы авыл. Авылның исеме “бор” сүзенә “ды” кушымчасын кушу юлы белән барлыкка килгән. Бор–ды, бор–а, бор–ма, бор–ылыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев