Ыру җыены
«Ыру җыены» нигезләрендә нинди йолалар һәм эшләр ятканын сәнгать белеме кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровның түбәндәге язмасында ачык күренә.
Питрау бәйрәме 12 июльдә башланып, бер атна дәвам итә һәм «Питрау атнасы» дип атала. Ул Пётр һәм Павел апостолларга атап уздырыла торган зур христиан бәйрәме булып саналса да, әлеге йоланың тамырлары тирәндә ята. Борынгы заманнарда керәшеннәр, башка фин-угыр, төрки халыклары кебек үк, авылларда аерым-аерым төркемнәр булып яшәгәннәр. Алар, кагыйдә буларак, ел саен җәен бер тапкыр җыен оештырганнар. Анда үтеп киткән елда башкарылган эшләр турында сөйләшкәннәр, киләчәк тормыш өчен кирәкле эшләрне планлаштырганнар. Җыенда, балалардан кала, барлык ир-атлар да катнашкан. Билгеләнгән көнне җыелу урынына (җыен табагы) килгәннәр һәм түгәрәк ясап утырганнар.
Җыен җәмгыять (община) башлыгы, арадагы хөрмәткә иң лаеклы кешенең (ил агасы, абыз, аксакал) Тәңрегә теләк әйтеп, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүеннән башланган. Беренче рәттә, уңайлы урнашып, абруйлы кешеләр, өлкәннәр утырганнар. Икенче рәттә — җиргә тезләнгән гадирәк халык, алар тирә-юньдәге хәлләрне игътибар белән күзәткән. Арттагы өченче рәттә, гадәттә, яшьләр, балалар, хатын-кызлар басып торган. Мондый өч катлы түгәрәк бу җыенда катнашучыларның барысын да күрү һәм ишетү мөмкинлеге биргән. Җәмгыятьтәге эшләр турында, гадәттә, беренче рәттәгеләр генә фикер алышкан. Икенче рәттәгеләр бары тик сирәк кенә үз сүзләрен әйтә алса, өченчедәгеләр бөтенләй эндәшмичә, тыңларга гына тиеш булганнар. Фикер алышу тәмамлангач, уенчылар чыгыш ясаган. Алар гөсләдә, думбрада уйнап, үткәннәре, атаклы ата-бабалары, батырлар турында җырлаганнар.
Шуннан соң, авылдагы һәр йорт хуҗасы үз туганнарын үзенә чакырып, бәйрәм тагын дәвам иткән. Ул аларны махсус әзерләнгән сыра һәм баллы эчемлек белән сыйлаган. Сыйлау вакытында барысы да тустаганнан эчкәннәр. Йорт хуҗасы тустаган күтәреп, һәр туганы өчен алдан әзерләнгән «җыен көе», «рәт көе» кебек йола җыруларын җырлаган, ә туганы аңа каршы җыру белән җавап кайтарган. Аннары хуҗа башка туганына җырлаган.
Тустаганны тутырып һәм биреп торучы махсус җаваплы кеше йорт хуҗасы тарафыннан билгеләнгән. Ул «сонучы» дип аталган. Бу борынгы кунак итү йоласы әле дә онытылмаган. Мәсәлән, керәшеннәр яшәгән күп кенә төбәкләрдә кунаклар җыюны, элеккечә үк, «җыен» дип атыйлар.
Борынгы заманда гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре, җыеннар, җәмгыять традицияләре бик ныклы булган. Ырулар бергәләшеп җир биләгәннәр, бергә ауга йөргәннәр, хуҗалыклары, шулай ук, уртак була. Идел-Кама төбәгендә җыен үткәрү традициясе ата-бабалардан калган. Борынгы җыеннар үткәрү йолалары керәшеннәрдә яхшы сакланган. Һәр төбәктә җыенны уздыруның үз көне һәм территориясе билгеләнелгән. Ул бәйрәм, гадәттә, җәйге айларда үткәрелгән. Җыен, беренчедән, туганлык бәйрәме, туганнарның очрашу бәйрәме. Бу көннәрдә өлкән буын сый әзерләп, туганнарын әйләнеп чыккан («рәт йөрү»). Яшьләр, төшке аштан соң, түгәрәк уенга, үзләренә булачак пар табарга чыккан. Хәзер борынгы җыен йолаларын авылның престол бәйрәмнәрен үткәргәндә күреп була. Әйтик, Тройсында, Питрауда яки Покрауда.
Питрау — табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкер итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә соклану. Шулай ук, халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре — игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.
Питрау көнне барлык туганнар җыелган. Питрау алды уразасыннан соң сөйләшү дә мөһим сәбәп булган. Моның өчен, алдан кызыл тасма яки буяу белән билгеләп куелган сарыкны суйганнар. Аны «Питрау тәкәсе» дип атаганнар. Шулай ук, җырлашып, туганнарын чиратлашып йөреп чыкканнар. Өйдән-өйгә йөргәндә, махсус җырулар («урам көе») җырлаганнар. Иң алдан, керәсе йортның хуҗалары махсус атрибут («каба чук») белән килгән.
Тагын бер матур гадәт булган әле. Күптән түгел кияүгә чыккан кыз әти-әнисе янына ире белән кайткан. Әтисе, традиция буенча, кызына Питрау көнне яңа сәнәк һәм тырма бүләк иткән — кызы яңа гаиләдә печән чабуда катнашсын өчен.
Кичен бөтен авыл түгәрәк уен карарга барган. Төп катнашучылар булып, гаилә кору яшенә җиткән кызлар һәм егетләр саналган. Алар үзләренә пар сайлаганнар, туй турында килешенгәннәр. Түгәрәк уеннан соң, кояш төрле төсләр белән «уйный» башлагач, таң каршыларга тауга барганнар. Халык моны күктә кошлар төрле төстәге каурыйлар белән очып, яңа уңыш өлгерүгә шулай яхшы тәэсир итә, дип юраган.
Питрау бәйрәмендә көндез балалар өйдән-өйгә йөреп, «славут» әйткәннәр:
Эй, хужалар, торыгыз да тәрәз ачып карагыз, —
Славут әйтергә килдек без, славут әйтик — тыңлагыз.
Күктә уйный нажагайлар, фәрештәләр очалар,
Изге Питер чиреүләре кичке күктә җөрейләр.
Изге Питерне җырлыйбыз, апостол дип данлыйбыз,
Изге Пауалны җырлыйбыз, апостол дип данлыйбыз.
Иманга терәк булганнар чиркәү өчен үлгәннәр,
Ходай сүзен өндәгәннәр күп азапка түзгәннәр.
Көтүчеләрнең бәйрәме — Питер Павал көнедер,
Балыкчыларның бәйрәме — Питер Павал көнедер.
Питер Павал бәйрәмендә саулык телик һәркемгә,
Ходайның нуры балкысын, җакты сипсен дөнжәгә.
Балаларны тәмле камыр ризыклары, тәм-том белән сыйлаганнар. Питрау атнасы тәмамлану белән, түгәрәк уеннар да бетә. Уеннар уйнау, җырулар яңгырату — эш арасында, печән, урак вакытындагы ял минутларында гына була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев