Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Владимир авылы топонимнары: кумрау почмагы, әгъни авылы, курач

Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева укучысы Сәкинә Хәйбуллина белән Ыру агачы-2021» фәнни-гамәли конференциягә әзерләгән эзләнү эшеннән өзек.

Владимир авылы атамаларга бик бай. Авыл топонимнарына да күз салыйк: Авылда Калатау, Өй җылгасы, Мүкле күл, Җенле җылга, Кумрау почмагы, Балан тавы, Солдат аланы, Әгъни аланы, Бәхтияр юлы, Курач, Пионер аланы дип исемләнгән урыннар бар. Алар нәрсәне аңлата икән?

Өй җылгасы. Әйтүләренә караганда авылның беренче кешеләре шунда урнашкан булган. Чыннан да, яшәү өчен матур, чишмәле, ышык урын. Кай чандыр өйләр булганга, «өй җылгасы» булып калган булса кирәк. Халыкта өй җылгасыннан килгән болыт хәтәр була дигән ышану да яши.

Кумрау почмагы. Мамадыш районында Кумырык (Комаровка) дигән авыл бар. Бу исем дә озын борынлы урын булганга шулай аталмады микән?

Балан тавында элек баланлык булган.

Солдат аланы. Бөек Ватан сугышына хәтле дә «Солдат аланы» булган. Рекрутлар заманыннан калган исем дип сөйли авыл картлары. Солдатка озатканда булачак солдатлар шунда кереп, соңгы саубуллашу сүзләрен әйткәннәр, шунда хушлашканнар. Чыннан да ул «Катерина юлы» ягъни "Әби патша юлы«на алып чыга торган юл өстендә.

Әгъни аланы. Урманда Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлар урман кисәләр. Агния исемле яшь хатынны агач басып үтерә. Аның берсеннән берсе яшь 6 баласы ятим кала. Шуннан бу урын «Әгъни аланы» булып кала. Бу әбинең оныкчыгына да шуның хөрмәтенә Агния исеме кушканнар.

Бәхтияр юлы. Авылда Пугачев восстаниесенә кушылучылар күп була. Аларның фамилияләре дә билгеле. Пугачевның полководецы Бәхтияр Канкаев авыл янындагы урманнан уза. Шул юл әле дә Бәхтияр юлы дип йөртелә.

Пионер аланы. Пионерларның 19 май көнне традицион сбор уздыра торган урыны.

Татарстан басуы. Авылдан ерак кына түгел юкка чыккан авыл бар. Ул авылның исеме — Татарстан дип аталган. Шуннан басу исеме сакланган. Владимир авылының гидронимнары. 

Курач. Авылның болыннан ага торган кечкенә генә инеше. Владимирда курач — кечкенә, тар дигән сүзне аңлата. Тар киемле кешегә «курачрак киемең» диләр. Димәк, бу сүз «кечкенә инеш» дигәнне аңлата.

Владимир чишмәләргә дә бай авыл. Сөн чишмәсе, Наум чишмәсе, Ибашай коесы, Салкын кое, Изгеләр чишмәсе, Учыплар чишмәсе һ.б. бар.

Сөн чишмәсе — Сөн елгасы буена урнашкан авылларга (Югары Сөн, Кече Сөн, Яңа Сөн, Түбән Сөн, Урта Сөн) бара торган юл өстендә. Шуңа шулай дип атала.

Наум чишмәсе. Наум исемле кешеләрнең бакча башыннан ага. Шул карап кадерләп торган.

Ибашай коесы. Ибашай бабай казып чыгарган кое диләр. Чын исеме — Иван.

Салкын кое — нишләптер авылдагы чишмәләр, коелар арасында тешләрне камаштырырлык салкын тоела.

Гөргөрибаннар чишмәсе. Гөргөри һәм Иван исемнәреннән ясалган. (Григорий Иваннары). Шулар карап, төзекләндереп торганга шулай аталган.

Учыплар чишмәсе. Чишмәгә Учыплар — Осиповлар тыкрыгыннан төшелгән, алар бакчасы башыннан ага. Шуңа күрә шушы исемне алган.

Челән елгасы. Бу елгадан чишмәләр агып чыккан. Бирегә челәннәр килә торган булган. Хәзер бу елгада буа ясаганнар.

Биек Тау чишмәсе. Авылның иң биек тавының иң биек урыныннан бәреп чыккан чишмә. Суыннан бик күп кешеләр сихәт ала, дәва таба.

Мүкле күл. Өй елгасының дәвамы. Бу урында элек матур күл булган. Өлкән буын кешеләре ул күлне, тирәсендәге куе таллыкны әле дә хәтерлиләр. Берничә ел элек ул тип-тигез булып, күл төбен хәтерләтеп тора иде, ләкин аны авыл кешеләре яңадан сулы итте.

Иван дәдәй чишмәсе. Бу чишмә суы Мүкле күлгә агып төшә. Кеше исеме белән бәйле.

Җенле җылга. Бу елга турында төрле имеш-мимешләр яши. Янәсе, җенле җылга кышын кар-буранда, җәен төнге юлда адаштыра торган булган. Кемнәргәдер үлгән кеше, хайван сүрәтләренә кергән җеннәр дә шушы елгада очрый.

Чемкә җылгасы. Авылдагы Чемкәләр (Чемкиннар) хөрмәтенә шундый исем бирелгән. Владимир авылының үзенчәлекле, үзенә генә хас урыннары, исемнәре менә шушылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев