Владимир авылы кушаматлары һәм атамалары нинди серләр саклый?
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева үз укучылары белән эзләнү эше башкарган.
Кереш.
Мәктәбебезгә 6 авылдан килеп укыйлар. Мин класстан тыш эшчәнлек, түгәрәк кысаларында тел белеменең ономастика дигән тармагы буенча эшләргә аеруча яратам. Чөнки атамалар күп очракта төбәк тарихы белән бәйле булса, кеше исемнәренең, аеруча кушаматларның килеп чыгышы шулай ук үзе бер тарих. Бу тема буенча укучым Хәйбуллина Сәкинә белән “Ыру агачы” дип исемләнгән укучыларның эзләнү эшләре буенча керәшен авыллары һәм культурасы тарихына багышланган конференциядә дә катнаштык.
Мамадыш районы Владимир керәшен авылының да үз атамалары бар. Кызганыч, юкка чыга бара торганнары да бар. Укучыларны бу эшкә тартуымның максаты- шул атамаларны барлау, тарихы белән кызыксыну, аларны саклап калу, яшьләргә тапшыру. Сәкинә бу эшкә юкка гына алынмады, аның әбисе – шушы авылдан.
Әйткәнебезчә, атамалар теге яки бу урынга исем биреп кенә калмый, кайбер тарихи вакыйгаларның шахите дә булып тора.
Владимир авылы мисалында тел белеменең ономастка дип йөртелә торган тармагын ничек өйрәнеп була? Искә төшерик, бу фән кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, географик урыннарның, елга суларның исем-атамаларын өйрәнә.
Ономастиканың географик берәмлекләрне өйрәнә торган өлкәсе топонимика дип атала. Ә топонимика фәненең бер тармагы гидронимика дип йөртелә.
Эшебезне II бүлекле иттек.
I бүлек. Владимир авылы турында.
Мамадыш районы Владимир авылы, тарихи документларда Кече Берсут исеме белән йөргән. Владимир (Малый Берсут) документларда беренче тапкыр 1716нчы елда искә алына. 1748нче елда 101 ревизская душа дип язылган, алдагы документ 1762нче елга карый.
Авылның бүгенге исеменә килгәндә, аның кеше исеме белән аталуы шик тудырмый. Ләкин кем хөрмәтенә, нинди кеше хөрмәтенә, бу сорау әле дә ачык кала бирә. Әбиләр сөйләве буенча, Владимир – авыл чиркәвендә беренче чукындырылган кеше исеменнән чыккан. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Чиркәүдә төгәл алып барылган метрика кенәгәләре бу версиянең дөрес түгеллеген раслый. Владимир авылына кемнәр нигез салган? Академик Марсель Әхмәтҗәнов: “Кече Бүрсет авылы Болгар шәһәреннән килгән мукшылар авылы булган”, - дип яза. Владимир авылында мәҗүси керәшеннәр яшәгәне билгеле. Владимирлыларның мәҗүсилек динендә булуын керәшеннәрнең просветителе, беренче священнигы Василий Тимофеев та күреп киткән һәм аны бик оста тасвирлап, үзенең көндәлекләрендә язып калдырган. Бу 1865нче ел була. Ул Владимир авылының зур авыл булуын яза. Чыннан да, бер урам булып, 3 километрга кадәр сузылган зур авыл шул безнең Владимир. Василий Тимофеев авылыбыз керәшеннәренең руслар, татарлар йогынтысыннан да аерылган булуын, укый- яза белүчеләрнен юклыгын күрә. Элекке мәҗүсилек йолалары өстенлек алган кешеләр яшәгәненә игътибар итә ул. 70 ләп йорт була, иске керәшеннәр яши, дип язып калдыра ул үзенең көндәлекләрендә. Владимир - татар авыллары чолганышында калган авыл, шулай булса да, ислам дине йогынтысы берничек тә сизелми, дип яза ул. Үзләренең традиция, гореф-гадәтләре, йолаларына тугры булып калган керәшеннәрне зур хөрмәт белән искә ала.
Чиркәү тарихына килгәндә, Владимирда бер престоллы чиркәү 1890нчы елда төзелә башлый, 3 елда төзелеп бетә.
Аны епархия архитекторы Н.Д.Малиновксий планы буенча төзиләр. Төзелеш өчен Синод 3812,27, Алабугадагы Стахеевлар комитеты 230 сум акча бирәләр. Халыктан 516, 37 сум җыела. 1893нче елдан Владимир авылы мөстәкыйль приход булып аерылып чыга.
Тыштан караганда чиркәү качка охшаган. (газеталарда тәрегә охшаган дип язалар) Түбәсен аның тимер белән ябалар. Колоколҗнясы 2 катлы итеп эшләнә. Түбән өлеше – дүрт, югарысы 8 катлы була. Прихоңаннардан җыелган акчага 4 кыңгырау куела. Аларны Вятка губерниясенең Слободск шәһәрендә коялар. Авырлыклары 14 пот 37 фунт, 6 пот 15 фунт, 2 пот 15 фунт, 4 пот 9 фунт тәшкил итәю 1899нчы елда чиркәү территориясе өч капкалы агач койма белән әйләндереп алына һәм буяла.
Чиркәүне тантаналы төстә 1893нче елда ачалар. Күп кенә священниклар, халык җыела.
Владимирда чиркәү Берсуттагы (Урманчидагы) приход йөрер өчен ерак булганлыктан төзелә. Ул керәшеннәрне христиан итеп калдыру максатын күздә тота. Беренче настоятеле Семён Гаврилович Гаврилов була. (1889-1897нче еллар).
Аннан соң 1912нче елга хәтле Александр Александрович Миропольский священник булып тора. 1930нчы елларда чиркәү ябылганда священник булып, Игнатий атакайторган була. 1937 нче елда чиркәү куполын 11 кеше кисеп төшерә.
Олы кешеләр телендә Владимир “Уладимер” булып йөри. Бу телебездә ирен - теш русча (в) авазы булмау белән аңлатыла.
Риваятьләргә караганда, күрше Берсут-Сукачи авылы кешеләре Иван Грозный вакытында чукындырылудан качып, Владимир авылыннан Берсут елгасының түбән өлешенә төшеп урнашкан татарлар булган, имеш. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Галимнәр Берсут- Сукачи авылының Казан ханлыгы чорында ук булганлыгын раслый. Ә Владимир турында андый мәгълүматлар юк.
Фәннең ономастика дигән бүлегендә кушаматлар, исем- фамилияләрнең килеп чыгышы өйрәнелә.
Авылда татар исемнәреннән, кушаматлардан ясалган фамилияләр дә бар. Владимирлылар күрше татар авыллары белән аралашып яшәгән, кушаматларның килеп чыгышында аларның да йогынтысы булмый калмаган.
Эптерәшнекеләр (Абдряшевлар), Сапураныкылар (Сапуриннар), Йөзинекеләр (Юзиевлар), Бәкернекеләр (Бахровлар), Ипекәйнекеләр (Ипкеевлар).
Түбәндәге фамилияләрнең дә исем- кушаматлардан ясалуы шик тудырмый:
Бачковлар (Бәчкә- Васька, Бачтановлар (Бәчтән - Васька), Ибушевлар (Ибуш- Иван), Алюковлар (Әлүк- Александр) һ.б.
Кушаматлардан ясалган башка фамилияләр - Долгов, Тупаев, Сукров, Аксаков, Чулаковлар аңлату таләп итми. Рус исемнәреннән ясалган фамилияләр дә күп: Петров, Иванов, Петков, Кириллов, Михайлов, Гаврилов, Константинов, Кирушин, Васильев, Григорьевлар һ.б.
Авылда керәшен исемнәреннән килеп чыккан кушаматлар: Улыйлар (Уладимер - Владимир), Бәчкәләр (Васька), Микушлар (Николай), Критуннар (Хоритон), Бабалар (Вова), Гәүриләр (Гаврила), Нипуклар (Мефодий), Күпиләр (Прокопий), Әсүкләр (Алексей), Гөркәләр (Григорий), Абакумнар (Аввакум), Кирюш Темәйләре (Кирештемәйләр), Пидәйләр (Темәйне әйтә алмаучының Пидяй килеп чыккан, кушамат булып киткән). Кешенең холык-фигыленнән килеп чыкканнарына Пычтык (чыпчык дип әйтә алмаучы бала сүзеннән), Куян, Кәҗә, Барин (яңа чиркәүдә беренче чумылдырылган кешегә “барин булыр бу” дигән берәү, шуннан – кушамат киткән) дигәннәрен кертергә булыр иде. Географик атамаларга бәйлеләре – Җылгалар, Артурамнар дигән кушаматлар бар.
Авыл үзенең кунакларын шул ягы белән гаҗәпләндерә: авылда бары тик бер урам. Аның озынлыгы 3 км. га сузылган. Авыл шуңа күрә гади генә 2 өлешкә бүленә. Югары һәм Түбән оч. Шушы озын урамга перпендикуляр 4-5 йортлы кечкенә генә урам бар. Анысы “Җастык урамы” дип йөртелә. Ястык та түшәккә аркылы куела бит. Озын урамның иң югары өлешен инеш бүлеп ага. Бүленгән өлешне “Нәпес урамы” дип йөртәләр, чөнки чагыштырмача тырыш, хәллерәк кешеләр яшәгәнгәдер инде. Әлеге урамның 1925 елда барлыкка килгәнлеге мәгълүм. “Нәфселе кешеләр”, янәсе. Үзәк озын урамга параллель бер яклы гына тагын бер урам бар. Анысы Артурам дип йөртелә.
(Ястык урамы)
Авылда 3 зират булуы билгеле. Димәк, авыл тарихы шактый еракка барып тоташа. Соңгысында беренче кеше 1901 елда күмелгән. Иске зират дип йөртелгәне авыл уртасында. Гадәттә зират авыл читендә була. Димәк, авыл зурайган, үскән. Иске зиратның кабер ташлары әле дә саклана. Аларда русча язылган исем- фамилияләрне, 1725 год дигән сүзләрне күптән түгел генә дә укырга мөмкин иде. Димәк, таш кабер һәйкәлләре авылда хәлле кешеләр яшәве турында сөйли. 3 нче зират турында чиркәү (хәзерге клуб бинасы) тирәсендә. Клуб янында салынган кибет өчен фундамент казучы тракторлар кеше сөякләре казып ала. Галимнәр анда мәҗүсилек йолалары буенча күмелгән кеше (мукшы) сөякләре дип, нәтиҗә ясый. . Өлкәнрәк яшьтәгеләр ташулар вакытында елга буенда су казып чыгарган кеше сөякләре турында сөйли. Юлны күтәрү өчен балчык казыганда да сөякләр чыккан диләр, ләкин зират булу – булмавы әлегәчә расланмаган...
II бүлек. Владимир авылы топонимнары.
Владимир авылы атамаларга бик бай. Географик берәмлекләрне өйрәнүче фән – топонимика дип атала, дидек. Авыл топонимнарына да күз салыйк:
Авылда Калатау, Өй җылгасы, Мүкле күл, Җенле җылга, Кумрау почмагы, Балан тавы, Солдат аланы, Әгъни аланы, Бәхтияр юлы, Курач, Пионер аланы дип исемләнгән урыннар бар. Алар нәрсәне аңлата икән?
Өй җылгасы. Әйтүләренә караганда авылның беренче кешеләре шунда урнашкан булган. Чыннан да яшәү өчен матур, чишмәле, ышык урын. Кайчандыр өйләр булганга, “өй җылгасы” булып калган булса кирәк. Халыкта өй җылгасыннан килгән болыт хәтәр була, дигән ышану да яши.
Кумрау почмагы. Мамадыш районында Кумырык (Комаровка) дигән авыл бар. Бу исем дә озынборынлы урын булганга шулай аталмады микән? Ләкин шиккә урын калдыра.
Балан тавында элек баланлык булган.
Солдат аланы. – Бөек Ватан сугышына хәтле дә “Солдат аланы” булган. Рекрутлар заманннан калган исем дип сөйли авыл картлары. Солдатка озатканда булачак солдатлар шунда кереп, соңгы саубуллашу сүзләрен әйткәннәр, шунда хушлашканнар. Чыннан да ул “Катерина юлы” ягъни “Әби патша юлы”на алып чыга торган юл өстендә.
Әгъни аланы. Урманда Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлар урман кискәннәр. Агния исемле яшь хатынны агач басып үтерә. Аның берсеннән - берсе яшь 6 баласы ятим кала. Шуннан бу урын “Әгъни аланы” булып кала. Бу әбинең оныкчыгына да шуның хөрмәтенә Агния исеме кушканнар.
Бәхтияр юлы. Авылда Пугачев восстаниесенә кушылучылар күп була. Аларның фамилияләре дә билгеле. Пугачевның полководецы Бәхтияр Канкаев авыл янындагы урманнан уза. Шул юл әле дә Бәхтияр юлы дип йөртелә.
Пионер аланы. Пионерларның 19 май көнне традицион сбор уздыра торган урыны булган.
Татарстан басуы. Авылдан ерак кына түгел юкка чыккан авыл бар. Ул авылның исеме – Татарстан дип аталган. Шуннан басу исеме сакланган.
Владимир авылының гидронимнары. Гидронимика – топонимиак фәненең бер тармагы, дидек.
Владимир авылының борынгы исеме – Кече Берсут дип аталган. Берсут елгасы буена урнашканга ул. Якын- тирәдә Югары Берсут, Берсут- Сукачи, Пристань Берсут, зверосовхоз “Берсутский” дигән авыллар бар.
Берсут. Берсула (бәрсул) – урта гасыр гарәп чыганакларында да телгә алынган этноним. Болгарларның бер кабиләсе булган берселләр (берсетләр) Бөрсет бассейнына килеп урнашканнар һәм бу су чыганагын үз исемнәре белән атаганнар. Ярындагы авыл һәм бистә атамалары да елга исеменә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән.
<…>Барсил сүзе “кабилә, кабиләләр союзы” яисә “барс халкы” дигән мәгънәне аңлата.
Бөрсет-Бүрсет (Берсут) атамасын кайбер галимнәр бүре тотемы белән дә, “бер су” буена урнашкан кабиләләр белән дә бәйлиләр. Ләкин болгарларның бер кабиләсе булган бөрселләргә нисбәтле булуын раслаган Фирдәүс Гарипова аңлатмасы иң дәлиллесе санала.
Курач. Авылның болыннан ага торган кечкенә генә инеше. Владимирда курач - кечкенә, тар дигән сүзне аңлата. Тар киемле кешегә “курачрак киемең“ диләр. Димәк, бу сүз “кечкенә инеш” дигәнне аңлата.
Владимир чишмәләргәдә бай авыл. Сон чишмәсе, Наум чишмәсе, Ибашай коесы, Салкын кое, Изгеләр чишмәсе (Биек тау), Учыплар чишмәсе һ.б. бар.
Сон чишмәсе - Сон елгасы буена урнашкан авылларга ( Югары Сон, Кече Сон, Яңа Сон, Түбән Сон, Урта Сон) бара торган юл өстендә. Шуңа шулай дип атала.
Наум чишмәсе. Наум исемле кешеләрнең бакча башыннан ага. Шул карап, кадерләп торган.
Ибашай коесы. Ибашай бабай казып чыгарган кое диләр. Чын исеме – Иван.
Салкын кое - нишләптер авылдагы чишмәләр, коелар арасында тешләрне камаштырырлык салкын тоела. Аннан трубалардан агып килгән чишмәне “Салкын кое чишмәсе”, часовня чишмәсе, түбән оч чишмәсе дип тә йөртәләр.
(Салкын кое)
Гөргөрибаннар чишмәсе. Гөргөри һәи Иван исемнәреннән ясалган. (Григорий Иваннары). Шулар карап, төзекләндереп торганга шулай аталган.
Учыплар чишмәсе. Чишмәгә Учыплар - Осиповлар тыкрыгыннан төшелгән, алар бакчасы башыннан ага. Шуңа күрә шушы исемне алган.
Челән елгасы. Бу елгадан чишмәләр агып чыккан. Бирегә челәннәр килә торган булган. Бу елгада Иванов Иван тырышлыгы белән буа ясалган иде.
Биек Тау чишмәсе. Авылның иң биек тавының иң биек урыныннан бәреп чыккан чишмә. Суыннан бик күп кешеләр сихәт ала, дәва таба.
Мүкле күл. Өй елгасының дәвамы. Бу урында элек матур күл булган.Өлкән буын кешеләре ул күлне, тирәсендәге куе таллыкны әле дә хәтерлиләр. Берничә ел элек ул тип – тигез булып, күл төбен хәтерләтеп тора иде, ләкин аны шушы авыл кешесе Юзеев Леонид яңадан сулы итте.
(Мүкле күл)
Иван дәдәй чишмәсе. Бу чишмә суы Мүкле күлгә агып төшә. Кеше исеме белән бәйле.
(Иван дәдәй чишмәсе)
Җенле җылга. Бу елга турында төрле имеш-мимешләр яши. Янәсе, җенле җылга кышын кар-буранда, җәен төнге юлда адаштыра торган булган. Кемнәргәдер үлгән кеше, хайван сүрәтләренә кергән җеннәр дә шушы елгада очрый.
Чемкә җылгасы. Авылдагы Чемкәләр (Чемкиннар) хөрмәтенә шундый исем бирелгән.
Владимир авылының үзенчәлекле, үзенә генә хас урыннары, исемнәре менә шушылар.
Йомгаклау
Тел белеменең ономастика: топонимика, гидронимиак дигән өлешләрен Владимир авылы мисалында да өйрәнеп була.
Авылда инде кайбер кушаматлар, хәтта фамилияләр юкка чыккан. Берничә өлкән кеше генә хәтерли торганнары бар. Кайбер яшьләр чишмә исемнәрен дә белми. Чөнки халык суга йөрми, өйләргә су кертелгән. Кызганычка каршы, чишмәләрнең карау җитмәгәннәре дә бар. Болыннарга, елгаларга көтү чыкмаганлык белән дә атамалар онытыла башлаган, чөнки бу авылда да электропастух белән кулланалар. Урман атамалары да әкренләп юкка чыга бара, чөнки урманнарда печән чабучылар юк.
Эшебезнең максаты – биредәге атамаларны кәгазь битендә булса да саклап калу, яшь буынга онытырга ирек бирмәү.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар
1. Арсланов Л.Ш., Казань Е.П.,Корепанов К.И. Финны, угры и самодийцы в Восточном Закамье (III в. до н.э. - XIV в.н.э.). - Елабуга, 1993. – 140 с.
2. Гарипова Ф. Г. Исемнәрдә - ил тарихы. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек-кулланма.- Казан: Татар китап нәшр., 1994.-264 б.
3. Гарипова Ф.Г. Инешләрдән иңгән моңнар бар..Казан 1995.- 32 б.
4. Мамадышым- язмышым. (Мамадыш- судьба моя)/ Глав. ред. Р. Газизов.- ГУП УР «Ижевская республиканская типография», 2005.- 677 с
5.Михайлов Н. Владимир чиркәве.//Нократ.- 2001.- 4 нче ноябрь
6. Пасыева Л.С. Тау башына салынгандыр безнең авыл// Нократ.- 2006.- 9 декабря
9. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе.- Казан: Казан университеты нәшр., 1998.- 438 б.
10. Дневник старокрещенаго татарина, 1865 года// Казанская центральная крещено-татарская школа. Материалы для истории христианского просвещения крещеных татар. – Казань, 1887.
11. Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып.VI: г. Мамадыш и Мамадышский уезд.- Казань: Типография Императорского Университета, 1904.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев