Владимир авылы йөз ел элек
I курс тыңлаучысы Иван Ивановның Мамадыш кантонындагы Түбән Сон волостена кергән Владимир авылы турындагы язмасы, 1921 ел.
Мин яши торган авыл Владимир дип йөртелә. Ул Мамадыш өязенең Түбән Сон волостена керә. Чиркәү төзелгәнгә кадәр бу авыл Кече Берсут дип атап йөртелде. Кече Берсут — ярына безнең авылыбыз урнашкан елга.
Элгәреләрнең сөйләүләренә караганда, безнең авылдагы барлык кешеләр дә 7 гаиләдән таралган. 250 ел элек кайдандыр 7 гаилә килгәнен сөйлиләр. Шуларның 3есе — керәшеннәр, 2 — татарлар, 1се — чувашлар һәм тагын 1се — руслар. Барысы бергә яшәгәннәр. Күпмедер вакыттан соң, алар үзара ызгыша башлаганнар һәм шуннан соң, руслар белән татарлар Кече Берсуттан китеп, авылыбыз тирәсендә төпләнгәннәр. Руслар авылы хәзерге вакытта Кече Берсут пучинкәсе дип йөртелә. Ә татарлар күченгәне Берсут Сукачы дип атала. Хәзерге вакытта безнең авылда бары тик керәшеннәр генә калды. Чувашлар да керәшеннәр белән кушылып бетте.
Авылда барлыгы 250 хуҗалык бар. Элгәреге вакытларда безнең ата-бабайларыбызның барысы да мәҗүсиләр булганнар, бу хәзерге йолалардан да күренә. Аларның христиан динен кайчан кабул итүләре билгесез.
Халык, элек-электән, җир эшкәртү, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Элгәреге чорда җир эшкәртү өчен бик гади җайланмалар кулланылган, мәсәлән, сука һәм агач тырма. Хәзерге вакытта инде агач тырмалар юк диярлек, ә сукалар әле күп кешеләрдә бар.
Язгы чәчү (яки көзге) вакыты җиткәч, чәчүгә төшәр алдыннан, барысы да диярек мунча керә, яңа күлмәк-ыштан кия. Эшкә тотыныр алдыннан, гаиләдәге иң өлкән кеше баш киемен сала һәм көнчыгышка карап чукына, берәр иман укый.
Язын, малларны беренче мәртәбә кырга көтүгә куган чакта, карчыклар бер кулларына — он һәм ике күкәй салынган тәлинкә, икенчесенә ныклы таяк тоталар. Өйләренә кайткач, он белән күкәйне хәерчеләргә бирәләр, ә таякны үзләренә билгеле булган югалмаслык урынга куялар. Әгәр ул таяк югалса, көтүдәге терлекләрнең яртысы да калмый, дигән ышану да бар.
Хәзерге көндә дә әле безнең авыл кешеләре элекке мәҗүсилектән калган Чүк, Симек, Үле чыккан көн кебек йолаларны, бәйрәмнәрне онытмыйлар. Үле чыккан көн Азаб атнасының (Страстная атна) атнакичендә (четверг) билгеләп үтелә. Үлгән кешеләрнең барысы да шул көнне мунчага киләләр һәм юыналар, дигән ышану бар. Аларның мунчага ничек килүләре турында риваять-легенда да бар. Әмма мин ул легенданы хәтерләмим.
Яңгырсыз, коры җәйләрдә шыйлыкка җыелганнар һәм корбан чалганнар. Алары ничек булган, белмим, чөнки хәзер инде ул йолалар үтәлми.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 23нче-26нчы битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев