Валентина Максимова «Шыйлык» йоласын бистәргә төшергән
Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, этнограф Валентина Максимова элгәреге бистәрне яңартып чиккән, аның мәгънәсе турында да сөйләде.
Әлеге бистәр «Шыйлык» йоласына кагылышлы. Шыйлык — керәшеннәрнең яз көнендә чәчүгә чыгар алдыннан уздыра торган йоласы. Кешеләргә кояшны кайтарган Нардуган алыпның үлгәненең 40 көнен билгеләп үтүне — шыйлык дип атаганнар. Имеш, 40 көн алыпны искә алу (пуминка) булган. 40нчы көнне, ирләр билгеләнгән урынга чыгып, ак бәрән корбан иткәннәр. Йоланың икенче өлешенә хатын-кызлар да кушылган. Ак тәкә итеннән корбан боткасы пешерелгән. Балык бөккәннәре, бал, коймак кебек ризыклар чыгарып тезгәннәр. Зур келәүдән соң, җыелган халык корбан боткасыннан, итеннән, калган йола ризыкларыннан авыз иткәннәр. Күп якларда шушы ук көнне беренче буразна сызу булган. Беренче буразнага, шыйлыкка алып киленгән орлыкларны, бигрәк тә йомыркаларны сипкәннәр. Буласы игеннәр йомыркадай эре булып тулсыннар дип. Өлкәннәр артыннан бала-чага буразналардан йомырка җыйган, әмма бераз йомырканы җирдә дә калдырганнар. Беренче буразналар сөрелгәч, халык авылга мәйданга кайткан. Мәйданда төрле уеннар, күңел ачулар оештырылган. Күп якларда ат чабышлары уздырылган. Җиңүче атка он сипкәннәр. Уңыш символы булган.
- Элгәреге бистәрләрдән карап, аны яңартырга булдым, инде 4не чиктем. Бистәрдә – безнең тамга. Ул кояш тамгасыннан алынган. Аның кырыйлырнда орлыклар, кояш нурлары, җир. Орлыклар кояш нуры белән үсеп, күкәй кадәр булалар, алар алтын бөртек. Элеккеге заманда һәр чиккән әйбернең мәгънәсе булган. Ягъни, аның матурлыгы түгел, ә мәгънәсе мөһим, – дип сөйләде Валентина Максимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев