Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Үз асылларын җуймыйча, шәһәрне колачлап яшиләр

Түбән Кама районы керәшенннәренең элекке көнкүрешен һәм хәзерге тормышын чагылдырган экспонатлар белән февраль ае дәвамында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк музеендагы күргәзмә таныштыра.

Интернетта ВКонтакте группаларында, шул исәптән сайтта, видеоларга, язмаларга да күз салыгыз. 

Керәшен авыллары 

Түбән Кама районында хәзерге вакытта үз асылын, халык йолаларын, гадәтләрен саклап яши торган керәшен авылларыннан шәһәргә урман аша гына урнашкан Балчыклыны, аның янәшәсендәге Келәтлене һәм шул Келәтледән аерылып чыккан Ключ Труда поселогын, шул тирәдәге Кушайны, Кече Җиреклене мисалга китерергә була. Чиркәүләрен җимертми саклаган Олы Аты, Мамадыш районының Колышчы авылыннан күченгән Нариман, шактый еллар Чистай районы авыллары булып исәпләнгән Тәтемәл (Тавель), Троицкий, Благодатная да бар әле. Түбән Афанас, Сарсаз-Бли, Байгол, Байданкино, Трудовой, Ильинка авыллары халкының да әле кайчан гына яртысын керәшеннәр тәшкил иткән, ә калганын – рус һәм башка милләтләр. Бер урамы керәшеннеке (хәзер чама белән 6-7 йорт) булган Югары Чаллы... Революциягә кадәр үк керәшеннәр күченеп утырган Чургат (хәзерге исеме Красный Ключ) поселогы, Кама буенда яңа шәһәр төзелеше башлангач, Чәбия керәшеннәренең байтагын үзенә сыендырган.

Нигезләрендә – шәһәр

Чәбиянеке шикелле үк аянычлы язмыш көтмәсә дә, Актүбә авылының да күп өлешен шәһәр кысрыклаган. 1960 елларда беренче “чаналар поезды” белән килгән төзүчеләр Актүбә һәм Чәбиядә тукталган. Аларны йорт саен таратканнар. Керәшеннәр үз авылларын юкка чыгарачак таш каланы төзүчеләрне үзләренә сыендырганнар, туганнарыдай якын күргәннәр. Сүз уңаеннан, “чаналар поезды”на кадәр үк, әле ноябрь аенда Илтән-Бута авылы керәшене Трофим Бояров җитәкчелегендәге бригада килгән. Алар Афанаста торып, Төзүчеләр поселогына нигез салалар.

Хәзерге вакытта Түбән Каманың бер урамы гына булып исәпләнсә дә, Актүбә әле исән. Урамның бер ягында – шәһәр, икенчесендә – якынча 45ләп йорты булган Актүбә. Ишетеп белүемчә, Березниковлар, Шапошниковлар, Сабанаевлар һәм башка керәшеннәр әле дә үз туган авылларында гомер итәләр... Актүбәдән шәһәргә күчәсе килмичә, 1965 елда Гаврил карт үз исемендәге керәшен авылына нигез сала. Иң беренче булып, кыр уртасына өен күчереп, кызы Вера, оныгы һәм карчыгы белән шунда күченә. Аңа ияреп, улы белән Анна Емельянова һәм тагын ике кеше өйләрен шунда илтеп салалар. Тора-бара, башкалар да килеп утыра. Гавриловка авылы, соңыннан, бер урам буларак, Олы Афанаска тоташа.

Актүбә турында сөйләгәндә, чыгышлары белән шушы авылдан һәм Чәбиядән булган кешеләрне (аларның якыннарын) әле хәзерге вакытта да Актүбә зиратына җирләүләрен әйтим. Зиратлары ташландык хәлгә килгәч, аны койма белән әйләндереп алу, янәшәсендә часовня төзетү һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл салу кебек игелекле эштә Актүбә авылы егете Сергей Шадрин башлап йөрде. Хәзер “Росгвардия”гә караган “Охрана” дәүләт-унитар предприятиесендә эшләүче Сергей Петровичка Мәскәүдә яшәүче туганы – колхозлашу чорындагы репрессия дулкынында читкә сөрелгән Даный картның оныгы, профессор Андрей Савельевның ярдәме чиксез зур була.

Түбән Кама ягындагы керәшен авыллары кешеләре янына – химия промышленносте предприятиесе, шина заводы булган яшь Түбән Кама шәһәренә – Тукай, Сарман, Зәй, Мамадыш, Балык Бистәсе, Мөслим, Әлмәт, Алабуга һәм башка районнардан килгән керәшеннәрне дә өстәргә кирәктер. Шуңа күрә дә Түбән Камада яшәүче керәшеннәрнең җыру-биюләре республикадагы барлык керәшен авыллары үзенчәлекләрен үз эченә алса, гаҗәп түгел. Әлбәттә, шушы яктагы Актүбә, Чәбия, Балчыклы, Келәтле авыллары көйләре, гадәтләре һәм бәйрәмнәре өстенлек итә.

Укымышлы булгач

Керәшеннәр күп булгангадыр, ә бәлки алар арасыннан үз халкының бай мәдәни мирасына сакчыл карашта булган укымышлы кешеләр җыелгангадыр, Түбән Кама – беренчеләрдән булып диярлек, җирле керәшен җәмгыяте оештырылган төбәкләр арасында. Укымышлы дип, сүз уйнату өчен генә әйтелмәде. 1962 елның 1 сентябренә Түбән Каманың иң беренче мәктәбен (башта әле шәһәр салучылар торган Төзүчеләр поселогында) төзетеп, аңа югары белемле, тәҗрибәле кадрлар туплаган Николай Максимов – Мамадыш ягы керәшене. Бу мәктәптә педагоглык эшчәнлекләрен дәвам итүчеләр арасыннан – Василий Игнатьев (Мамадыш ягы керәшене), Петр Ибаев (Тукай районы), Климентий Кузьмин (Зәй ягы) һәм башка бик күпләрне китерергә була.

Түбән Каманың җирле татар газетасы, республикадагы газета-журналлар арасыннан иң беренче булып, айга бер мәртәбә “Карендәш” дигән сәхифә бирә башлады. Моның сәбәбе гади генә – газета редакторы Виктор Шадрин тамырлары Мамадыш ягыннан булган керәшен егете иде. Гомумән, Түбән Кама төбәгендәге җирле татар газетасы редакторлары итеп, дистәләрчә еллар дәвамында керәшеннәр билгеләнгән: әле газета дубляж буларак чыккан чакта – Тукай районыннан сугыш ветераны Николай Кузнецов, аннан соң Федор Ермаков (Сарман ягы) һәм Виктор Шадрин.

(Виктор Шадрин)

Туксанынчы елларда оештырылган җирле керәшен мәдәни-энографик җәмгыятен рәсмиләштереп, эшен җайга салучы һәм бүгенге көндә дә аңа җитәкчелек итүче – Балык Бистәсе ягы керәшене Тамара Баһаветдинова. Бу җирле оешмага, төрле елларда Климентий Кузьмин, Галина Сабирова (Мөслим ягы), Вениамин Князев (Зәй ягы) җитәкчелек итсәләр дә, аңа юнәлеш бирүче һәрчак Тамара Алексеевна үзе булды.

(Тамара Баһаветдинова)

Тәрәзә пәрдәсеннән күлмәк тегеп

Түбән Кама шәһәренең “Сүрәкә” керәшен халык фольклоры ансамбле дә озак еллар дәвамында Тамара Баһаветдинова канаты астында яши, иҗат итә. Ә ансамбль әле “Сүрәкә” дип йөртелә башлаганга кадәр, керәшен фольклор коллективын оештыру талпынышы булды – аңа шәһәрдәге үзешчән бию ансамбле җитәкчесе булган бер ханым алынып караган иде, барып чыкмады. Аның каравы, Анна Бутяева (Зәй ягы) үзенә хас дәрт белән бу эшкә тотынды. Кайсыдыр мәктәптәнме, клубтанмы иске тәрәзә пәрдәләре алып, үз куллары белән керәшен ансамбле өчен беренче сәхнә киемнәре текте. Үзе шикелле укытучы Ефимья Хәбирова, Максим Адылев (Түбән Кама эшче поселогы башкарма комитетының беренче җитәкчесе), Актүбә керәшене Вера Боярова, Анна Каранаева (Төзүчеләр поселогы), Зинаида Борисова һәм башка актив керәшеннәрне җыеп, җыру-биюләрне өйрәнеп, халык каршына чыктылар. Алга таба ансамбльне олы сәхнәгә алып чыгар дәрәҗәгә җиткерүдә аның ныклы таянычы – Минзәлә театрын җитәкләгән җиреннән Түбән Камага күченгән һәм Техника йорты директоры итеп билгеләнгән Анатолий Богатырев иде. “Сүрәкә” ансамблендә Галина Сабирова да, аннан соң Валентина Тупаева (Түбән Кама ягындагы Тәтемәл авылы кызы) да җитәкче булдылар, соңгы елларда, зур идеяләрне тормышка ашыра-ашыра, Ольга Вәлиуллина җитәкчелек итә.

Шәһәр һәм районда барлыгы 11 керәшен фольклор коллективы бар, анда 160лап кеше җырлап-биеп йөри. Бүгенге көндә “Сүрәкә” үзе генә дә бик күп коллективларны берләштерә, шундыйлардан – “Баш чишмә” (Красный Ключта яшәүче Чәбия керәшеннәре, җит. Надя Кузьмина), “Җиз кыңгырау” яшьләр ансамбле, “Асыл нәсел” балалар ансамбле (җит. Альбина Никитина), “Балчыклы җиңгиләре” фольклор ансамбле (Балчыклы авылы, җит. Надежда Анисимова), “Серле мәләнчек” фольклор ансамбле (Олы Афанас авылы, җит. Лидия Чеботарева), “Җирекле моңнары” (Кече Җирекле авылы, җит. Гөлшат Хөсәенова), “Троица” (Троицкий поселогы, җит. Наталья Комиссарова), “Ак түтиләр” (Олы Аты, җит. Надежда Замотаева), “Көмеш су” (Байгол, Байданкино авыллары, җит. Вероника Боярова), “Нариман керәшеннәре” (Нариман авылы, җит. Ксения Федотова).

Чиркәүләр һәм чишмә комплексы

Узган гасырның туксанынчы елларында, республикада беренчеләрдән булып, Олы Аты авылы чиркәве өр-яңадан ремонтланып, анда керәшенчә келәү уздырылды. Аты чиркәвен кабат торгызуда, дене өчен күп газаплар күргән, төрмәләрдә утырган, балаларын да совет идеологиясе йогынтысыннан саклап калган Павел дәдәй Умнов зур тырышлык куйды. Олы Аты чиркәве турында элекке Уфа епархиясе белешмәсендә түбәндәгеләр язылган: “Изге Богородица чиркәве сәүдәгәр И.Стахеев һәм башка кешеләр, Алабуга хәйрия комитеты ярдәме белән агачтан төзелгән һәм 1890 елның 1 февралендә аруландырылган. Чиркәү – кач рәвешендәге туры почмаклы бина”.

Әнисе шушы авылныкы булган Валерий Иванов соңгы елларда Олы Аты чиркәвен заманча итеп үзгәртеп ясатты. Аның финанс ярдәме белән, бу авылда Питрау бәйрәме дә фестивальләр дәрәҗәсендә уздырыла. Әтисенең туган авылы Келәтле чишмәсен мәдәни-дини комплекска әйләндерүче дә – Валерий Алексеевич. Чишмә комплексында 12 апостол сыны, купель, ерактан ук күренеп торган кач урын алды.

(Олы Аты авылы)

Узган ел азагында Түбән Камада ачылган керәшен чиркәве дә шушы Ивановның булышлыгы белән төзелгән. Заманында, Нариманда эшмәкәр Александр Павлов чиркәү җиткертте. Авылдашлары Геннадий Емельянов ярдәмендә, Кушай авылында, Кушай елгасы ярында ук, бер кадак та сукмыйча, бүрәнәләрдән чиркәү күтәрделәр. Балчыклыда да ул авыл егете Юрий Иванов, аның улы Ленар һәм башкалар көче белән, элекке чиркәү үрнәгендә агачтан бик матур храм салдылар. Җәй айларында аның ишегалды гөлбакчаны хәтерләтә. Шәһәргә кергән төштә, элекке Чәбия җирендә (авылдан калган зират янәшәсендә) нигезе билгеләп куелган керәшен храмы төзелеше дә керәшен затыннан булган асыл егетләр ярдәмен көтә...

Түбән Кама төбәге керәшеннәренең үз асылларын, җыр-биюләрен, диннәрен саклап яшәвендә җирле оешмаларының һәм аның җитәкчесе, Татарстанның беренче бизнес-ледие Тамара Алексеевнаның хезмәте бәяләп бетергесез. Оешма теркәтелүгә үк, бертуган Михаил, Николай һәм Геннадий Муллиннар (Келәтленең һәм Ключ Труданың ныклы терәкләре булган эшлекле ир-егетләр); Юрий Иванов (НПАТП директоры, Балчыклы авылы), Геннадий һәм Анатолий Богатыревлар (Түбән Кама шәһәре), Александр Марков (Чәбия кешесе, җитәкче урыннарда эшләде), Александр Павловны (Нариман авылы егете, озак еллар Кама Аланы поселогы башлыгы булды), инде исемнәре югарыда телгән алынган һәм башка бик күп керәшеннәрне Тамара Алексеевна үз янына җыйды. Еллар үтә-үтә, яңадан-яңа кешеләр килеп өстәлде. Яшьләр хәрәкәте башында торган Владислав Домолазов шикелле егетләр һәм кызлар да тартылды.

Түбән Кама төбәге керәшеннәре һәм алар башкарган эшләр турында шушы бер кыска язмада гына сөйләп бетерерлек түгел. Аларга керәшеннәрнең гасырлардан сакланып килгән бай мирасын ышанып тапшырырлык һәм үз асылларына тугры булган лаеклы алмаш тәрбияләүдә уңышлар телик. Үз йөзегезне, үз төсегезне, үз сөйләмегезне һәм үз җыру-моңнарыгызны саклап яшәгез, туганыйлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев