Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Усы авылында узган балачак

Өлкән хәзерлек төркеме тыңлаучысы Аристоклий Сергеевич Остроумовның «Балачак» язмасы (Уфа губернасы Бәләбәй кантонының Нагайбәк волостена кергән Усы авылыннан) 24 сентябрь, 1921 ел).

Мин 1904 елның 20 июнендә Уфа губернасы Бәләбәй кантонының Усы авылында туганмын. Әти-әни — Казан губернасындангы Минзәлә кантонының Юшады волостена кергән Кадрәк авылы крестьяннарыннан. Гаиләбез 4 кешедән тора. Дүрт кыз туганым, үзем һәм 1 дәдәй. Бәләкәй чагымда — 6-7 яшьләрдә — дәдәй белән укырга да йөргән идем. Уку яшендә булмагач, ул вакытта мин артык күңел бирмәдем. Укытучы апа да, син бәләкәй әле, икенче елга килерсең дип, мине укырга алмады. Аңа карамадым, барыбер, дәдәйгә ияреп йөрдем. Кайчак дәдәй мине өйгә ипи я сөт алып килергә кайтарып җибәрә иде. Гомумән, аның йомышчысы булдым. Безнең өй мәктәптән ерак түгел, 35-40 саженлап кына. Өйнең барлык ягы да бакча белән әйләндереп алынган. Ул бәләкәй булып, агачлар арасыннан күренми дә диярлек. Андагы ике бүлмәнең алгы ягы кунаклар өчен булып, бәйрәмнәрдән башка вакытта, безне анда кертмиләр. Без өйнең арттагы ягында яшәдек. Өйгә салкын өялды аша кереп йөрдек...

Урак өсте башлангач, мине сеңелем белән өйдә калдыралар иде. Алар китүгә, өйгә без хуҗа булып алабыз — сеңелемне тавык күкәйләре алып керергә чыгарам, ул 5-6 күкәй алып керә. Аны юшкә калаенда ут көйрәтеп, бәләкәй чуен чүлмәктә пешерәбез. Күкәй ашаганыбызны белмәсеннәр дип, кабыкларын ташлыйбыз яки җиргә күмәбез. Әгәр дә күкәй пешергәнебез (берәр билгесе калып) билгеле булса, әнидән эләгә иде. 

Халыкның кырдан кайтуы күренсә, бәрәңге пешерәбез, самовар куябыз. Әти-әниләр тамак туйдыргач, тагын кырга китәләр, ә без кичкелеккә башка ризык әзерлибез — бәрәңге кыздырабыз я ботка пешерәбез. 

Берсендә, өлкәннәр уракка киткәч, мин чак кына өйне яндырмадым. Сарайда иптәшләремнән сорап алган тәмәкене тартырга булдым. Шырпы, кәгазь алдым, саламга күмелеп диярлек утырдым һәм тәмәке кабыздым. Кинәт кенә нәрсәдер төтенли башлады. Карасам, утырырга җайлы булсын дип, салам өстенә җәйгән пальтога очкын төшеп, шул көйрәргә тотынган икән. "Кече йомыш«ым белән сүндердем аны...

Бергәләп уйнаучы малайлар бездән ерак тормыйлар иде. Без, көтүебез белән, су коенырга барабыз, уйныйбыз. Халык урактан кайтканда гына таралышабыз һәм кичкә ашарга әзерлибез.

Уңышны җыеп бетергәч, халык бәйрәм итә. Бездә көзге бәйрәм — Изге кыз Мариянең бөркәвече көне — 1 октябрьдә була. Ул вакытта барысы да бәйрәмгә әзерләнә. Безнең йортта да ат җигәләр һәм кунаклар алып килергә китәләр. Мине тутам — кияүдә, 3 чакрым ераклыктагы авылда яши. Без аны да чакырабыз, тутамның 3 яшьлек улы бар. Ул яхшы сөйләшә, әмма сүзләрне шундый кызык итеп әйтеп, бар кешене көлдерә. Кич яшьләр урамга чыга. Алар төрле уеннар уйныйлар, җырлыйлар. Мин дә урамга чыгам. Шактый озак утыргач кына өйгә керәм. Гадәттәгечә, өйдәгеләрның барысы да йоклаган була, шакып аларны уятырга туры килә. Бик соң кайтасың дип, сукранып та алалар. 

Бәйрәм үткәч, җырлый-җырлый, кунакларны басу капкасына кадәр озата барабыз, шунда саубуллашып, өйгә кайтып китәбез. Кунаклардан соң, өй дә, урамнар да бушап, күңелсез булып кала...

Рождествода, келәүдән соң, малайлар белән, өйдән-өйгә көне буе славут әйтеп йөрисең. Кесәләр прәннек белән тула, 7-8 тиен акча җыела — аларны тигезләп бүләсең...

Рождествоның өч көне үткәч, Нардуганга чыга идек. Бөкре карчык я кәҗә булып киенәсең. Шундый киемнәр киясең, кемгә генә керсәң дә, барысы да көлсеннәр һәм кем икәнеңне танымасыннар да әле! Әгәр белсәләр, кызыгы бетә. Кайберәүләр үз өйләренә кертәләр, ә кайберләре кертмиләр дә...

Яз җитеп, үлән баш төртүгә, сарыклар һәм сыерларны көтәргә чыгабыз. Үзебез белән көне буена җитәрлек азык һәм ризык пешерү өчен чәйнек алабыз. Алдан билгеләнгән урынга килеп җиткәч, ашарга әзерлибез: әле бәрәңге, әле ит, әле күкәй. Әзерлибез дә, көне буе ашыйбыз. Үзебезчә, күңел дә ачабыз. Сарыклар ераграк китә башласа, аларны якынгарак куып алып киләбез. Моны без чиратлап эшлибез. Ваемсыз балачак... Рәхәтләнеп яшәгән күңелле чаклар, бар иде. Нинди генә уеннар уйнамадык та, нинди генә җырулар җырламадык ул чакта. 
Ә хәзер — ачлык, бар уең бер телем икмәк турында гына. Яше дә, карты да иелеп, карашын җиргә төбәп йөри һәм тамак туйдыру турында гына уйлый...

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 465нче-468нчы битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев