Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Туганлыкны белдерә торган сүзләр

Кече хәзерлек курсы тыңлаучысы Константин Алекссевич Касыймовның ТАССРның Лаеш кантонындагы Казылы волостена кергән Керәшен Казылысы авылында «Туганлыкны белдерә торган сүзләр» турындагы язмасыннан ( 20 октябрь, 1921 ел).

Керәшеннәрдә туганлыкны аңлата торган төрле сүзләр бар. «Ыру», «токым», «нәсел» — бу сүзләр кардәшлекне белдерә. Гаиләне керәшендә «җәмәгать» дип йөртәләр. Мәсәлән, «безнең җәмәгать», «өй җәмәгате». Гаилә зур булганда, «зур җәмәгать» дип әйтәләр. Йорт хуҗасын «йортбаш җәмәгате», диләр. 

«Өй» — төрки сүз. «Өйләнү», «өйләндер» сүзләре тамыры шул сүздән алынган. Ә өйләнүче егет керәшенчә «кияү» була. Кияүгә чыккан кыз — «яшь килен». Ата-анасы ягында ул «озаткан кыз»га, «киткән кыз»га санала. Ир кеше хатынының энесенә «кайнеш», сеңелесенә «балдыз» дип эндәшә. Туганлык төшенчәсен «карендәш» сүзе белдерә.

Туганнарча мөнәсәбәтне белдерә торган сүзләр азагында -й авазы ялгау сөйләүченең үзе эндәшүче кешегә хөрмәтен белдерә: «бабай», «әбей», «әтей», «әней», «дәдәй», «тутай», «апай». Кечерәйтеп, иркәләп эндәшкәндә, сүзләргә -м, -ым кушымчасы ялгана: «улым», «кызым», «балам», «бәбкәм». Ата-анасы үз балаларына, яшенә карамастан, һәрчак исем белән генә эндәшә: Иван, Әндрей, Әркипп.

Керәшеннәр кияүгә китәсе кызны «килешкән кыз», диләр. Керәшеннәр «кыямәтлек ата», «кыямәтлек әнекәй», «олы кияү егете», «кече кияү егет» дип сөйли.

Кояш, безнең заман керәшеннәре уйлавынча, җанлы — колаклары, канатлары, аяклары, хатыны һәм балалары бар. Аны өстәмә Алла, кимендә, аның үзенең Алласы бар, дип саныйлар — Кояш Алласы... 

«Ай» сүзенә дә керәшеннәр -ым кушымчасы ялгап, яратып-олылап атыйлар: «айым». Керәшеннәр яратып җырлый торган җыру кушымтасы да ай белән бәйле:
Әй, айым син, айым син,
Айым түгел, көнем син.
Көн дә күргән, әй, кешем син,
Көмештәй генә чәркәдәге балым син…

Йолдызларның да керәшеннәрдә үз атамалары бар. «Кече аю йолдызы» (Малая Медведица), «Олы йолдызлар» (Большая Медевдица), «Койрыклы йолдызлар», «Кыр казы йолдызы» (Млечный путь)... Иртәнге йолдыз, Кичке йолдыз, Койонты йолдзылар да бар…

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 315, 55нче-65нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев