Түбән Юшады авылы тарихыннан
Минзәлә районының үзәгеннән 26 чакрым көньяктарак Минзәлә елгасының уң кушылдыгы булган Юшадинка елгасы янында бер авыл бар. Ул — Түбән Юшады.
Түбән Юшады авылы турында архивтагы документларда 1748нче елларда телгә алына. Димәк, шуннан чыгып, без бу авыл 18нче гасыр башында барлыкка килгән дип фаразлый алабыз.
Язмалар арасында мондый юллар бар: Алабуга районы Монай дигән авылдан Кузьма дигән кеше килеп утырган. Алар башта тырлауга карап утырганнар. Ул вакытта әле авыл булмаган. Үзенең күршесе Ишембай картлар гына булган. Болар да тырлауга карап утырганнар. Малны бик күп асраганнар. Ике күрше уртадан тыкрык ачканнар. Малларны урта коега алып төшеп эчерткәннәр. Ул урта кое хәзер дә бар әле. Аны карап, чистартып торалар. Суы бик тәмле. Төрле яктан халык күчеп килеп, урам ясап утыра башлагач, болар да тау астыннан урам ясап каршы рәткә күчеп утырганнар. Кузьма бик яшьтән үлгән. Иван исемле малае бик бәләкәй калган. Кузьманың хатыны Павый Сергееның бабасын ике малае белән йортка кертә. Ул малайлар Иваннан олырак була. Иван үсә төшкәч, бөтен эшне Иванга эшләткәннәр, уен күрмәгән, бик интегеп эшләп үскән. Теге йортка кергән кеше кибән түбәсеннән төшкәндә сәнәккә туры килеп, кадалып үлгән. Ул үлгәч, теге ике малай бөтен йортны талап, малларны алып чыгып киткәннәр. Иван өйләнгән, бик нык эшләгән, җир күпме чәчсәң дә җитәрлек булган, малны күп асраган, бик нык баеган. Теге талап чыккан малайлар эшләмәгәннәр, ярлыга калганнар. Аларны Иван юри эшкә яллый торган булган. Иванның нәселен дәвам итүчеләре: Алексей, Андрей, Анна, Ефрасинья.
Бу авылга килеп утырган тагын бер нәсел — Бу Критун Питкәсе (Пётр). Боларның төп урыннары аръякта була. Алар сабын кайнатканнар. Үзләренең артында яр буенда сабын заводы булган. Питкәнең балалары Яков, Василий, Емельян. Яковның балалары Ксения, Алексей, Александр. Алексейның балалары Яков, Зиновий, Гурпина, Анна. Зиновий үсеп җитә. Аларның борай һәм тары яргычлары булган. Зиновий көне —төне шул яргычта халыкларга борай эшкәртә. Авылда өч яргыч була. Теге яргычларда кеше әз генә булган. Зиновийда халык тыгылып, чират көтеп ятканнар. Күрәсең, аның яргычы яхшы булган. Зиновий яшь вакытында уенга да чыкмыйча, яргычта яткан. 1913нче елда Зиновий төп йортта кала, өйләнә. Зиновий — Прохор Харитоновның әтисе. Зиновийның 6 баласы була. Исән калганнары икәү генә. Ул елларда балалар борыннары канап бик күп үлә торган булган. 4 баласы шулай бәләкәйдән үлгәннәр.
Тагын бу авылда Күпи дигән кеше булган. Күпине тау асты Җәпи карт сатып алган. Үзенең малайларын солдат хезмәтенә бирмәс өчен, Күпине балалары өчен яллап солдатка җибәрә. Солдатка киткәнче аны бик нык тәрбияләгәннәр ди. Бакчасында янәшә торган топольгә таган ясап, шунда тирбәткәннәр. Шулай итеп ул Николай патшага 12 ел хезмәт иткән. Хезмәттән кайткач, аңа патша хөкүмәте ай саен бик күп акча түләгән. Йорт-җирләре начар булган. 2 малае, 1 кызы булган. Кызы Матрёна — иркә, конфет, прәнник кенә ашап үскән. 1921нче елгы ачлыктан үлеп беткәннәр.
1930-1931нче елларда колхозга керү башланды. Бөтен авыл (көчләп, куркытып) колхозга кереп беттеләр. Аннары Сталинның «Уңышлардан баш әйләнде» мәкаләсе газетада басылып чыккач, әкренләп авыл халкы колхоздан чыгарга дип гариза язып бирә башладылар. Кире колхоздан чыгып беттеләр. Яңадан колхоз төзелә башлагач, иң башта 6 хуҗалык колхозга керде.
Колхоз икенче тапкыр 1931 нчы елның 1 мартында оешкан, аңа «Ударник» дип исем кушканнар. 1950 елда колхоз Югары Юшадыдагы «9января» авыл хуҗалыгы артеле белән берләшә. Эреләтелгән хуҗалык 1957 елда яңа оешкан «Урожайный» совхозына, 1965 елдан — «Ямашевский» совхозына, 1988 елдан — «Юшадинский» совхозына кертелә.
Түбән Юшады авылында бүгенге көндә 47 кеше яши.
Авыл зираты янында элгәредән үк буйдан-буйга зур чокыр булган. Кеше өстенә кеше күмелмәсен дип, зиратны зурайтканнар. Ә чокыр зират эчендә калган. Аның аша йөрергә уңайсыз булган. Шуңа күрә чокырны күмдереп, зират эчен тигезләннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев