Түбән Бишнең XX гасыр башындагы тормышы: керәшеннәрнең каралты-сарайлары, көндәлек киемнәре
Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы Леонид Петрович Казанковның ТАССРның Чаллы кантонындагы Әхмәт волостена кергән Түбән Биш авылы кешеләре турындагы язмасы (1921 ел).
Мин яза торган Түбән Биш авылы Биш елгасының ике як яры буйлап урнашкан. Елганың бер ягында татарлар яши, икенче ягында — керәшеннәр. Безнең авылга иң якын тимер юл станциясе — 100 чакрым ераклыктагы Бөгелмә станциясе. Түбән Биштән ярты чакрым ераклыкта биек тау бар, ул Чабак тау дип йөртелә.
Керәшеннәрнең каралты-сарайлары җыйнак итеп төзелгән. Керәшеннәрдә өй, гадәттә, ике яклы була. Аңа салкын өйалды аша керелә. Өйнең бер ягы — кунаклар өчен, ул һәрвакыт чиста һәм җыештырылган була. Ә икенче ягында яшиләр, ашарга да шул якта пешерәләр. Өй түбәсе салам белән ябыла. Керәшеннәр өй эчен олы бәйрәмнәрдә бистәрләр белән бизиләр. Яңа туган бозауны кыш көне керәшеннәр өйдә тота. Бозауны имезергә, сыерны өйгә кертәләр, шунда савалар да.
Керәшеннәрнең көндәлек киемнәре — чикмән, бәйрәмнәрдә сарык тиресеннән тегелгән тун кияләр. Бу — кыш айларында, ә җәйгелектә керәшеннәр тукылган киндердән тегелгән күлмәк-ыштаннан һәм чабатадан йөри. Күлмәкне бер башында сандык ачкычы тагылган озын билбау белән бәйләп куялар. Бәйрәмнәрдә җилән кияләр, итеге барлар — итек, ә итеге булмаганнар ак оекбаш, аның өстеннән чабата кия. Хатын-кызлар мәләнчектән йөри.
Гадәти көннәрдә керәшеннәр токмач ашый, ә бәйрәмнәрдә каз яки тавык суеп, ботка пешерәләр. Ботка кунак сые булып санала.
Керәшеннәрнең җир эшкәртү кораллары: сука, сабан, тырма. Җир эшкәртү алымы — өч басулы (бер өлеше ял иттерелә, икенчесенә — язгы, ә өченчесенә уҗым культуралары чәчелә — ред.). Җан башына 27 сажен җир туры килә. Керәшеннәр беренче мәртәбә җир сөрергә барганда, үзләре белән күкәй пешереп алалар. Җиргә орлык чәчкәндә, күкәйләрне дә орлык белән бергә ыргыталар. Чәчеп бетергәч, күкәйләрне җыеп алып ашыйлар. Бер күкәйне буразана арасына, җиргә күмеп калдыралар.
Керәшеннәр умартачылык белән шөгыльләнми, диярлек. Аларда багана умарталар кулланыла. Үз йортлары янында һәм бакчада агач үсентеләре утыртырга яраталар. Һәрвакыт каен, тал һәм юкә утырталар, чөнки бу агачлар бик тиз үсә.
Беренче мәртәбә малларны көтүгә куганда, һәрвакыт бәрмәнчек алалар. Әгәр дә язгылыкта көтүгә беренче мәртәбә бәрмәнчексез кусаң, көзен сыерың яки сарыгың өйгә кайтмаячак, дигән ышану бар. «Көтү чыгарганда, кем малын бәрмәнчексез куса, шул кеше малдан яза», — дип әйтә карт әбиләр.
Әгәр керәшеннең баласы атнакөнне (воскресенье) туса, шул көннең беренче хәрефенә башланган исемнәр бирәләр, мәсәлән, Владимир, Василий һәм башкалар. Бала атнакич (пәнҗешәмбе) яки атнакөн (якшәмбе) туса, ул гомер буе бәхетле була, дип исәпләгәннәр. Ә инде татар атнасында (җомга) туса, бәхетсезлегенә юраганнар.
Гаиләдәге малайга сигез яшь тулуга, атасы аны җир тырмаларга өйрәтә, ә үсә төшкәч — җир сөрергә, чәчүгә... Кызлар, тугыз-ун яшьләрдә, оек бәйли, самавыр чистарта. Үги баланы керәшеннәр чит итә — начаррак киендерә, үз баласына карганда күбрәк эшләтә. Керәшеннәр руслар белән сирәк туганлаша, ә татарлар белән бер дә туганлашмый. Бер өйдә бер-берсенә чит булган берничә гаилә яшәргә мөмкин, әмма бу — вакытлыча гына, янгыннан (һәм башка шундый очраклардан) соң яңа өй салып кергәнче генә.
Керәшеннәрдә гаиләдә иң өлкән кеше баш була, ир-атмы, хатын-кызмы — анысының әһәмияте юк. Керәшеннәрдә милекне бүлгәндә бары тик уллары гына катнаша. Хатыннарның үз милке булмый, ул кызларына бирнә генә җыя ала. Әгәр гаиләдә ике уллары булып, алар өйләнсәләр, олысы аерылып, башка чыга. Төп йорттан аңа бик аз гына әйбер ия. Кечесенә — иң күбе. Милек бүлгәндә, хатын-кыз, үз бирнәсеннән башка, бернәрсә дә алмый. Әтиләре (ул буламса, әниләре) милекне улларына гына бүлә. Әти-әниләренең берсе дә булмаса, милекне үзара бүләләр һәм авыл старостасын чакыралар. Ата-ана йорты төпчек малайга була. Гаиләдә малайлар булмаса, милеккә кызлар да ия була ала. Кызларның олылары кияүгә чыгып китә, төпчеге йорта ир кертә.
Керәшеннәр беркемгә дә әтисенең исеме белән эндәшми. Олы яшьтәге керәшеннәр очрашканда да бер-берсе белән кул биреп күрешмиләр бары тик «исәнме, Иван дәдәй», «Бик яхшы әле, Василий дәдәй» дип, кенә исәнләшәләр. Чит кавем кешеләре белән русча гына сөйләшәләр.
Керәшен җыены. Җыен вакыты җиткәч, староста халык сайлап куйган каравылчыга: «Бар җыенга кычкыр», — дип әйтә. Каравылчы, һәр өй каршында туктала һәм: «Җыенга!» дип кычкырып, бар авылны урап чыга. Керәшеннәр җыенга теләр-теләмәс кенә бара. Анда барганда, өсләренә кешелек киемнәрен кияләр. Җыенда авыл өчен кирәкле мәсьәләләр карала, анда хатын-кызлар катнаша алмый. Указлар сайлап куелган мир писере тарафыннан керәшенчәгә тәрҗемә ителеп, халыкка җиткерелә.
Күктә салават күперен күрсәләр, аның бер башы суга төшеп тора, ул аннан яңгыр өчен су ала, дип уйлыйлар. Озак вакытлар яңгыр яумаганда, чүк оештыралар. Аның өчен күкәй май, ярма, сөт җыялар. Сарык суялар. Аш һәм ботка пешерәләр. Аны пешергәндә, иң карт әби тиешле иманнарны укып тора. Аш белән ботка пешкәч, ул карчык туйганчы шуларны ашарга тиеш. Шуннан соң, килгән кешеләрнең барысына да өләшенә. Барысы да ашап бетергәч, бу карчык үзенә су коя. Аннан, аш калагы алып, һәр кешенең башына калак белән су салып чыга. Аннары, «попны да су белән коендырырга тырышыгыз», дип, барысын да өйләренә озата. Көн буе кешеләр бер-берсен, урамда күренгән һәр кешене, авыл аша үтеп баручыларны су белән коендыралар.
Бу авыл керәшеннәре акрын сөйләшә. Сөйләшкәндә, сүзләргә — чан кушымчасы кушып әйтәләр, мәсәлән: «Ул кайтмайчан бер сүз дә әйтмәйем».
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 311, 15нче-26нчы битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев