Ташкирмән авылы тарихыннан: монда безнең эрага кадәр IV-III гасырларда ук яшәгәннәр
Ул Лаеш районының гүзәл бер почмагында — Мишә елгасы буенда урнашкан. Ташкирмән Лаеш районында бай тарихы булган иң борынгы торак пунктларының берсе.
Бу җирләрдә кешеләр неолит чорында ук яшәгәннәр (безнең эрага кадәр IV-III гасырларда) һәм кешелек җәмгыятенең барлыкка килү һәм үсешенең төрле чорларына караган археологик табылдыклар белән тулы. Гомумән, тарихи һәм археологик чыганаклар Ташкирмән авылы Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында булган дип расларга мөмкинлек бирәләр.
XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балык тоту, тимерчелек, дилбегә үрү кәсепчелеге таралган була.
1869 елда авылда Изге Гурий кардәшлеге мәктәбе ачыла. XX йөз башында авылда волость идарәсе, чиркәү, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, 3 тимерче алачыгы, 3 кибет эшли.
1920 елга кадәр Ташкирмән Казан губернасының Лаеш өязе Саралан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында, 1927 елның 14 февраленнән — Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән — Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районы составында.
1930 елда авылда «Красный путь» колхозы оеша. 1957 елдан авыл — «Комсомольский» совхозы (Рус Сараланы поселогы, Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Тетеево авыллары), 1966 елдан — «Мишә» совхозы составында. 1998–2006 елларда «Мишә» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы булып эшли.
Бүгенге көндә авыл территориясендә «Лаеш балык заводы» ябык акционерлык җәмгыятенең «Ташкирмән балык участогы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
1989 елда Ташкирмән авылында сигезьеллык мәктәп ачыла, 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бүгенге көндә ул Ташкирмән төп белем бирү мәктәбе булып тора.
Авылда китапханә, авыл җирлеге идарәсе бинасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, спорт мәйданчыгы, Изге Гурий исемендәге храм бар.
2022 елга кадәр мәдәният йорты каршында «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле эшли. Ташкирмән төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында «Көмеш» балалар фольклор ансамбле эшләп килә.
Ташкирмән авылы Лаеш районының «Бер юл — өч халык» дигән туристлык маршрутына да керә. Туристларны Ташкирмән авылы, керәшеннәрнең культурасы, сәнгате, һөнәрчелеге һәм көнкүреше белән таныштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев