Сарсаз авылының йөз ел элгәреге тормышы, гадәт һәм ышанулары
Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы Нина Прокофьевна Губина язмасы (ТАССРның Минзәлә кантоны Зәй волостендагы Сарсаз авылы) 19 декабрь, 1921 ел.
Мин Казан губернасына кергән Минзәлә өязенең Зәй волостендагы үзебезнең Сарсаз авылы керәшеннәре турында язам. Безнең авылда барлыгы 1847 кеше яши. Шәһәрдә яшәүчеләр — 13 кеше.
Авыл тимер юлдан 280 чакрым ераклыкта урнашкан. Керәшеннәрдә торгызулар (постройка) абзар, сарай һ.б. дип йөртелә. Байларның өйләре яхшы булып, түбәләре калай яки такта белән ябылган, ә ярлыларның начаррак төзелеп, түбәләре дә салам белән ябылган була. Безнең Сарсазда байларның — 843, ә ярлыларның — 1000 өй. Керәшеннәрдә өйне рәсемнәр, бизәкләр белән матурлыйлар. Керәшеннәр бәрәннәр һәм башка терлекне өйдә тота, идәнне сирәк юалар, ә үзләре мунчада еш юына.
Бездә керәшеннәр бик озын буйлы. Кием атамалары: ирләр күлмәге, ирләр ыштаны, хатыннар күлмәге, хатыннар ыштаны, балалар күлмәге, балалар ыштаны. Керәшеннәрнең баш киеме: чигүле сүрәкә, ак яулык, мәләнчек. Бәйрәм киемнәре: өч итәкле күлмәк, балитәкле күлмәк, бала итәкле күлмәк, чигүле алъяпкыч, басма алъяпкыч. Гадәти көннәрдә ак киндер күлмәк, алъяпкыч һәм яулык.
Керәшеннәрдә көнгә дүрт мәртәбә ашый, ә ашарга хатын-кызлар әзерли. Гадәти көннәрдә аш, бәрәңге, ипи ашыйлар, чәй эчәләр. Бәйрәмнәрдә керәшеннәр эчемлеге: сыра, квас һәм көмешкә. Бәйрәмгә боларны үзләре әзерлиләр. Бәйрәмдә аларга кем генә килсә дә — татармы яки чувашмы — аларны сыра һәм квас белән сыйлыйлар. Әгәр дә «эх, әйбәт икән» дип, әйтмәсәләр, хуҗа квасы өлгереп җитмәгән дип уйлый. Шуңа да квас эчкәндә, «эх, әйбәт икән квасың» дип әйтергә тиеш булабыз.
Керәшеннәр чабата үрә һәм аларны авылдан ерак урнашмаган базарга алып барып сата. Безнеңчә аны Баш авылы базары дип йөртәләр, анда базар җомга көннәрдә була.
Керәшеннәр җир эшкәртү коралларын түбәндәгечә атыйлар: сука, тырма, урак, чалгы, урак машинасы, суырта торган машина. Керәшеннәрдә ызанда, көтүлек уртасында ятып йокларга ярамый, әгәр анда йокласаң, пәри кагылыр, дигән ырым бар.
Бездә җан башына 14 яки 15 сажин җир бирәләр. Өй янына каен, миләш, шомырт, тал, алма, усак, юкә һәм вак куаклар утырталар. Агачлар бәләкәй чакта аларга су сибәләр. Бездә юан агачны кисү гөнаһ булып санала.
Балык тоту җайланмаларын ау кармак дип йөртәләр. Хайваннарның файда китерә торганнары — сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, сарык, песи, эт; ә зыянлылары — бүре, аю, төлке, сукыр тычкан, күсе, тычкан һәм куян. Хайваннарның үсешен тизләтергә ярамый. Терлекне саклый торган рух керәшенчә — абзар иясе. Бакчада үсә торган яшелчәне — помидор, шалкан, кишер, әче торма, суган, бакча борчагы, кавын, кабак, кыяр; ә җиләк-җимешне — алма, миләш, кура җиләге, кытай алмасы, карлыган, балан, диләр. Безнең керәшеннәрдә акча эшләргә ирләр йөри.
Сугышка китүчене озатканда туганнары ашка чакыра. Шундый гадәт тә бар: әгәр тәрәзәгә күкәй ыргытып, ул ватылса, солдат та яраланып кайтачак; әгәр дә ватылмаса, солдат та сәламәт килеш кайта. Керәшеннәр сыйларны бәйрәмнәргә дә әзерлиләр. Берсен-берсе кунакка чакыра, аны ашка чакыру дип әйтәләр. Керәшеннәрчә ярдәмләшеп, өмәләр — ырсын өмәсе, йон өмәсе, сука өмәсе уздыралар. Бер-берсенә бүләк бирешмиләр.
Алар, күбрәк, үз керәшене белән кодалаша, руслар белән бер дә кодалашмый. Арада ызгыш-талаш юк. Русчаны да ирләр күбрәк белә, хатын-кыз гел дә белми. Бездә баланы бер яшенә кадәр имезәләр. Әгәр бала елый икән, аны имезлек я уенчык белән юаталар. Керәшеннәр, иртән торгач, кем нинди төш күргән — шуны сөйлиләр. Төштә бура күрү кемнеңдер үлеменә, диләр. Өй эчендә — хатын-кыз баш, алар кызларына бирнә дә туплыйлар. Ата-ана йорты төпчек улларына кала. Чит кешене кунарга бик сирәк очракта гына кертәләр. Кемне генә очратса да, керәшен исәнләшә, әмма үзебезчә!
Җыенга да бик теләп йөриләр. Теләмәгәннәре бик начар киенеп бара. Бездә хатын-кызлар җыенда катнашмый. Җыенны староста һәм аның ярдәмчесе алып бара. Алар законнарны яхшы беләләр. Начарлык эшләүчене Алла үзе җәзалаячак, дип әйтәләр.
Керәшеннәр чирне дә җанлы дип күз алдына китерә. Алар беркайчан да больницага бармыйлар, чөнки анда докторлар нарошно үтерәләр, дип саныйлар. Әгәр берәрсе үлсә, священникны чакырталар. Әгәр берәрсе мәрткә китсә, аны чиркәүдә тоталар. Берәрсе үлсә, туганнарын җыялар. Үлгән кешене юалар һәм чиста эчке ак кием кигезәләр. Табутка акча салалар. Үлгән кешеләр җир астында өйләнә яки кияүгә чыга, акча кәбен койдыру өчен кирәк була, дип әйтәләр. Үлгән кешене искә алып, пуминка да уздыралар. Аның кайды үлгәнен әйтәләр. Шул урында урын-җир җәяләр һәм шәмнәр яндыралар, туганнарын чакыралар. Үлгән кеше бу көнне бирегә кунарга килә, дип уйлыйлар.
Керәшеннәр кояш, ай һәм йолдызларны Алла бар иткән, дип ышаналар (мин инде бер дус кызыма алай түгел дип, аңлатып та карадым, ә ул «син — коммунист», ди). Күк күкрәгәндә, керәшеннәр — «Алла арбаларда килә», ә яңгыр яуганда «Алла чиләкләп ташып, су коя» дип әйтәләр.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 469нчы-477нче битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев