Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Петровск авылы тарихыннан

Петровск авылы Теләче авылыннан 12 км ераклыкта урнашкан.

Төрле елларда халык санын алу мәгълүматлары буенча авылда 1938 елда 221 кеше, 2002 елда 37 кеше, 2023 елда даими рәвештә 9 кеше яши (керәшеннәр). Авылга 1927 елда Иске Карабаян (Колбагыш) авылыннан күченеп килгән кешеләр нигез сала, башта биш йорт була. Оешканнан бирле ТАССРның Арча кантоны Теләче волосте составында була. 1930 елның 10 августында Саба районында, 1935 елның 10 февраленнән Теләче районында, 1959 елның 12 октябреннән Саба районында, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.

Петровск авылының престол бәйрәме булып Питрау — Изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көне булып тора. Бәйрәмгә тирә — якта урнашкан авыллар җыелган. Совет чорында Питрауны бәйрәм итү тыелган, шуңа күрә 1970 елларда бәйрәм төнлә үткәрелә башлаган, Төнге йөрешләр кызыклы булган һәм аңа хәтта күрше районнардагы авыллардан да килгәннәр.

Авылга керү урынында зур поклонный крест урнашкан. Бераз алга таба авыл зираты, Изге апостоллар Петр һәм Павел исемендәге часовня (2013 елда Федоров Валерий Юрьевич, Волков Владислав Алексеевич инициативасы буенча җирле халык акчасына төзелгән), шунда ук бу зиратта җирләнгән 24 Бөек Ватан сугышында катнашучы исемлеге урнаштырылган. Зиратның урнашу урыны Малов Егор Емельянович тарафыннан күрсәтелгән, ул Совет власте килгәнче атакай булып хезмәт иткән. Авылда башта «Красная Поляна» авыл хуҗалыгы артиле булган, Бөек Ватан сугышыннан соң «Ялкын» колхозы дип үзгәртелгән, эшкәртелә торган җирләр мәйданы 365 гектар тәшкил иткән. Ат абзары, дуңгыз фермасы, трактор паркы, умарталык, амбар булган.

Авылда бер урам бар, ул шушы авыл кешесе хөрмәтенә «Державин» дип атала.

Урамда 3 часовня баганасы урнаштырылган. 1950 елларга кадәр башлангыч мәктәп булган. Соңыннан балалар Алга авылында, Олы Тиләҗе авылында, аннан Янсуар авылында белем ала.

Авыл уртасында күл урнашкан, ул кул белән казылган булган. Бүгенге көндә күл куаклык белән капланган, әмма ярлары ачык күренә. 1940 еллар ахырында, кыш көне, җирле халык күбесенчә ир-атлар Балык Бистәсе районының Мәшләк авылы янында урман яндыруда эшлиләр, киселгән урманны тар колеялы тимер юл буенча Мамадыш ягына алып китәләр. Эш авыр, әмма хезмәт хакы була, ә колхозда бары тик эш көне генә булган.

Урамда кул белән казылып ясалган кое бар.

Монда, барлык керәшен авылларындагы кебек үк, ыру кушаматлары бар, мәсәлән: сорейләр Юркасы, чыпчык Бәчелие, җөгейләр, әби Микулае, машина-Максимы. Шулай ук ыру билгеләре — тамгалар булган.

Сугыштан соң җирле колхоз Айдар авылы колхозы составында була, аннары Иске Карабаян авылы колхозында, шулай итеп амбарлар сутелә, кучерелә. 1957 елда Петровск авылы Сталин исемендәге совхозга кушыла.

Бүгенге көндә авылга газ кертелгән, 2018 елда ташлы юл төзелгән.

Юрий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев