Җөри авылының географик атамалары: Лыя суы, Кәҗә аланы
Эльвира Кузнецова юллаган язма.
Авылга кабатланмас ямь биреп торган урын — биек Кала тау бар. Аның исеме элекке заманнардан ук тарихка кереп калган. Дошман явының бу якларга килүен ишеткәч, авыл халкы шул тау артында яшеренергә урын әзерләгән. Ул кальга-саклагыч ролен үтәгән. Безнең көннәргә ул «Кала тау»га әйләнеп килеп җиткән. Иң биек тауларның берсе булып Сәрдә тавы тора. Элек анда сәрдә үләне бик күп үскән. Шуның өчен дә аны Сәрдә тавы дип йөртә башлыйлар.
Кала тау астында, басу белән таулар арасында, Ишем күле дип аталган елга бар. Элек авылда Ишем исемле карт яшәгән. Елга арасындагы сулыкны бу карт гел карап торган: киндер, мунчалалар салып, суны бөяп торган, чүп-чардан чистарткан. Шулай итеп ул сулыкны саклап калган. Ә бу урын, шул карт истәлегендә Ишем күле дип атала башлаган.
Авылның бер ягында таулар булса, икенче ягында — урман. Аны Кара урман дип тә йөртәләр. Кара, чөнки элек ул бик куе һәм төрле ерткыч җәнлекләр яшәгән урман булган. Урман биегрәк җиргә урнашкан.
Тау астыннан халык яраткан һәм үз иткән, иң изге, иң кадерле җирләренең берсе — Тәпи чишмәсе дип аталган кечкенә генә чишмә ага. Тәпи чишмәсенең исеме кайдан килеп чыккан соң? Борынгы әби-бабаларз яшәгән чорда тәпие авыртудан интегеп, җәфа чиккән баласын әни кеше шушы чишмә суында юа торган була һәм ни гаҗәп, савыгып, терелеп, бала аягына баса. Менә шуннан соң «Тәпи чишмәсе» дип исемләнеп, әле бүгенге көннәрдә дә күз карашын иркәләп тора. Тәпи чишмәсе турында авыл халкы төрле риваятьләр чыгарган. Чишмә кырында бер кечкенә елга бар. Аның исеме Аю елгасы. Чөнки анда элек аюлар күп булган. Авыл халкы, алардан шүрләп, урманга да барырга курыккан. Шуңа күрә дә ул Аю елгасы дип йөртелә башлый.
Авылны икегә бүлеп, Лыя суы ага. Җәй көне елгада бала-чага чыр-чу килеп су коена. Элек бу елганы бөяп тегермәннәр төзегәннәр. Шүләңгер белән ике арада суның тирәнлеге дилбегә буена кадәр җиткән. Электр тегермәннәре төзи башлагач аны бөяү тукталган. Җөридә буаны «бөя» дип сөйләү элеккедән килгән. Ул инде хәзер бик сай, һәм анда балыклар да күп түгел. Элек аның бик тирән урыны булган. Инешнең бик тирән, бөтерчекле урынын Убырлы тугай дип йөрткәннәр.
Югары очта, инешнең икенче ягында, бер аланлык бар. Аны бөтен кеше Кәҗә аланы дип йөртә. Элек ул урында кәбестә бакчасы булган. Ул бакчага кәҗәләр кереп йөдәткәннәр. Шуның өчен дә ул Кәҗә аланы дигән исем алган.
Фрида Вәлитова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев