Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Олы Мирәтәкнең йөз ел элгәреге тормышы: эш кораллары, көнкүрешләре, йолалары

Кече хәзерлек курсы тыңлаучысы Алексей (Никитич) Филипповның ТАССРның Лаеш кантонындагы Ключищи волостена кергән Олы Мирәтәк авылы кешеләре турындагы язмасы (18 сентябрь, 1921 ел).

Без Казан губернасының Лаеш кантонындагы Ключищи волостена кергән Олы Мирәтәк авылында яшибез. Безнең авыл могҗиазлы урында урнашкан, авыл уртасыннан Нырсы елгасы ага. Елгадан ерак та түгел, 150 саженлы зур тау бар. Аны керәшенчә, Торна тау кашы дип йөртәләр. Җир сөргәндә төрле әйберләр табалар: тәреләр, качлар, иске акча, сирәк кенә бакыр кисәге дә очрый. Авылның ике ягында да зур урман бар. Тау башында чиркәү тора. Чиркәүдән ерак түгел, калкулыклар бар, ул борынгы әйберләрне шунда табалар. Авыл картлары уенча, элек анда монастырь булган. Хәзерге вакытта ындыр урнашкан урында да кеше сөякләре һәм көмеш тәңкәләр чыга. Безнең авылга урысларны да кушканлыктан, авыл халының дүрттән бере — урыслар, ә керәшеннәр — дүрттән өче. Авылда барлыгы 1 мең 200 кеше бар, шуларның 250се — ир-ат, 450се — хатын-кыз, 400е — балалар.

Безнең авылдан кешеләр Себергә дә күчеп киткән — үз гаиләләре белән 30 хуҗалык. Казанда яшәүчеләре якынча 17ләп йорт. Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бар, төгәл санын әйтә алмыйм. Авыл картлары әйтүенчә, әгәр Качману көнне җылы булса, уңыш булмаячак, әгәр каты суыклар торса — яхшы уңышка.

Безнең авыл тимер юлдан — 15 чакрым, почта станциясеннән — 15 чакрым, ә Казан шәһәреннән 75 чакрым ераклыкта урнашкан. 
Безнең авылда халык чагыштырмача бай. Чиста, әйбәт торалар. Барлык керәшеннәр дә диярлек керәшенчә киенә, руслар — үзләренчә. Йорт-җир русларныкы кебек үк. Телебез чиста керәшен теле, гарәп сүзләре очрамый. 

Игенчелектә өч басулы пар җире системасы кулланыла. Җан башына ярты дисәтинә җир бирелә. Җир эшкәртү кораллары: сука, тырма һ.б. Язгы сабан культураларын чәчә башлаганда, крестьяннар кырга пешерелгән ун күкәй алып чыгалар. Һәм: «Солы орлыгы да шушы күкәй кебек булсын», — дип әйтә-әйтә, шул күкәйләрне җиргә чәчеләчәк орлыкка кушалар. Юнәлеше көнчыгыштан көнбатышка таба булган басуны сайларга тырышалар. Көнчыгыш өлешендә чәчә башлыйлар, иман да укыйлар. Безнең авыл халкында ызанда ятып йокларага ярамый, зәхмәт кагыла, дигән ышану бар. Керәшеннәр беренче мәртәбә уракка төшкәндә, бер учма урып алалар да, шул саламны аркаларына бәйләп куялар. Бу урак урганда арка авыртмасын өчен эшләнә. Урак беткәндә керәшеннәр игеннең бераз өлешен урмый калдыралар, «икенче елга да икмәк шулай уңсын» дип, аңа ипи бәйләп куялар. 

Кыр эшләре беткәннән соң, кыш ашар өчен, ирләр дә, хатыннар да сабан ашлыгы һәм арыш көлтәләрен суга башлый. Өйдә картлар һәм балалар гына кала. 

Керәшен солдаты хәрби хезмәткә яки сугышка киткәндә, ерак илләрдән исән-сау кайтсын дип теләп, ата-анасы аны бәхилли һәм кач бирә. 
Безнең волостьта алты мәктәп бар. Икесе — рус мәктәбе. Дүртесе — катнаш мәктәп: безнең авылда, Иске Карабаянда, Кече Карабянда, Янсуарда. Бу дүрт мәктәптә керәшеннәр һәм руслар укый. Мәктәптә укучы керәшен балаларыннан 32се — малайлар, 18е — кызлар. 

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 310, 135нче-144нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев