Олы Мирәтәк керәшеннәре тормышы (100 ел элек)
Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы В. Филипповның ТАССРның Лаеш кантонындагы Ключи волостена кергән Олы Мирәтәк авылы тормышы турындагы язмасы (14 июнь, 1921 ел).
Авылыбызда йөз егерме хуҗалык бар, алар Нырсы елгасының ике як яры буйлап урнашканнар. Беренче урам Кече күпер урамы дип йөртелә, икенчесе — Елга арты урамы. Авылның ике ягында да урман бар. Гороховое Поле авылыннан башланып, урман буйлап Нырсы ага, ул Мишә елгасына коя.
Авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнә. Җир эшкәртү кораллары барысыныкы да заманча. Башлыча, халык бай яши. Авылда барлыгы 1 меңгә якын кеше бар. Шуларның икедән бере — керәшеннәр, өчтән икесе — руслар. Гадәтләр һәм йолалар руслардан алынган. Хәзерге вакытта, хәтта киемне дә русныкын кия башладылар.
Яшьләр арасында гына бер үзенчәлек күзәтелә — алар һәрвакыт руслардан аерылырга тырышалар. Мәсәлән, түгәрәк уенда җырлашканда керәшен яшьләре аерым төркемгә җыела. Алар үз туган телләрендә җырлыйлар.
Тирә-яктагы барлык авыларда да диярлек татарлар яши. Әмма керәшеннәрнең сөйләме аларныкыннан бик нык аерыла. Керәшеннәр татарларның күп кенә сүзләрен аңламыйлар. Бу, бер яткан. Икенчедән, керәшеннәр терминнарда рус сүзләрен күп кулланалар.
Игенчелектән тыш, халык, аерым алганда, умартачылык, терлекчелек, тегүчелек белән шөгыльләнә. Тегүчелек авылдагы керәшеннәр арасында төп шөгыль булып исәпләнелә. Иген игүче керәшеннәр арасында үз өендә тегүчесе булмаган кеше юк диярлек. Җәйгелектә керәшеннәр җир эшкәртеп, иген игә, уңыш җыя, ә кышкылыкта тегүчелек кәсебенә тотына. Кыш җиткәч, тегүчеләр, төркем-төркем, Чистай кантонына яки Уфа губернасына чыгып китәләр.
Керәшеннәр дин тота, иман укымыйча, алар бер эшкә дә тотынмыйлар. Алар бернәрсәгә дә карап укымыйлар, ә үз хәтерләрендә калганын гына әйтәләр. Мәсәлән, кайбер керәшеннәр түбәндәгечә әйтә: «Господи, спаси Иисусе Христе».
Корман китерү булмаса да, гадәтләрне саклыйлар. Аларның борынгыдан калган искелек икәнен дә аңлыйлар. Мәсәлән, керәшеннәр Ару хәбәр (Благовещение) көненең баш көнгә (понедельник) яки кан көнгә (чәршәмбе) туры килгәнен белсәләр, ул көннәрдә бернинди дә яңа эш башламыйлар. Бәйрәм көннәрдә беркайчан да эшләмиләр.
Моннан тыш, борынгыдан килгән гадәтләр дә бар, мәсәлән, Өй хуҗасы, терлекләрне бәла-казадан саклаучы Сарай хуҗасы кебек гайре табигый көчләргә ышану.
Сәламәтлек мәсьәләсендә керәшеннәр имчеләр янына бара.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 69нчы-72нче битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев