Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Олы Ибан да Кече Ибан, бер өч эчендә — өч Ибан

Кем турында да булса сүз чыкканда, исеме янына кушаматын да әйтеп сөйләшү, элек-электән, керәшеннәрдә гадәти хәл булган.

Ничек кенә сәер тоелмасын, керәшен авылларында кушаматсыз кеше юктыр, мөгаен. Моның сәбәбе — керәшеннәрдә исемнәр бертөрле булудандыр. Мәсәлән, алар үзләре дә көлеп, кайчак болай диләр: «Олы Ибан да Кече Ибан, бер өч эчендә — өч Ибан».

Чыннан да, бер авылда унбишәр Иван, унар Микулай, унар-унбишәр Мария, Анна, Нина җыела. Берәр Иван турында сүз чыкса, үзеннән-үзе: «Кайсы Иван?» дигән сорау туа. Монда, әлбәттә, кушамат ярдәмгә килә.

Кушаматлар, күбесенчә, хайван, кош, җәнлек төрләреннән алына (Айгыр, Үгез, Сарык, Кәҗә, Тәкә, Песнәк, Ябалак, Бүре, Аю, Куян, Төлек һәм башкалар). Шулай ук, кешенең холык-фигыленә, физик җитешсезлекләренә, авылның кайсы урынында яшәвенә һәм аерым билгеләренә карап та бирелә (Кайнар, Кыдрач, Хәлсез, Кылый һәм башкалар).

Кушаматларның күбесе буыннан-буынга күчә бара. Хәтта, кушаматлы гаиләләргә төшкән киленнәр дә шул кушаматны алырга мәҗбүр була. Еллар, гасырлар буенча кушматалы яшәү керәшеннәрдә аның өчен бернинди оят, үчлек хисе калдырмаган. Ул аны үзенең төп исеме белән аерылгысыз итеп кабул иткән.

Иван ГЛУХОВ. Зәй шәһәре.
(«Керәшен сүзе» газетасы. 5 май, 1998 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев