Нихәл, авыл? Яңа Тәтемәл урамын кабат-кабат урадым
Зәй һәм Түбән Кама якларындагы тарихы уртак булган ике авылны тау һәм нибары дүрт чакрым ара гына аерып тора.
— Без үскәндә, урманга кура җиләге җыярга йөри идек. Тау аша гына Иске авыл күренеп тора. Турыдан дүрт чакрымлап кына булыр, — дип үзләренең балачагын искә төшереп үтте Татьяна Попова. Иске авыл дигәннәре хәзерге Түбән Кама районында. Әбиләре аларга шул авылдан килеп, керәшеннәрнең биредә яңа яшәү урыны табулары, авылны исә Яңа Тәтемәл (Алексеевка) дип йөртә башлаулары турында сөйләгән.
Татьяна Попова — бүгенге көндә үз эченә шушы авылны да алган Төги җирлеге башлыгы. Хәзерге вакытта Яңа Тәтемәлдә клуб, фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. 1997 елда төзекләндерелгән чишмә янында чачауник та бар. Әле бер унөч еллар элек авылда башлангыч мәктәп тә булган. Балалар аз булган күп кенә авыллардагы шикелле үк, мәктәпләре ябылган.
Яңа Тәтемәлдә барлыгы 42 хуҗалык булып, 94 кеше яши. Шуларның 30ы — пенсия яшендәгеләр, җиде яшькә кадәрге — 4, унҗиде яшькә кадәрге 5 бала бар. Эш көчендәгеләр — 55 кеше. Әле шушы көннәрдә генә биредә гражданнар җыены уздырылып, 2025 ел өчен үзара салым акчасын җан исәбеннән 500 сум җыярга дигән карарга киленгән. Үзара салым акчасы Яңа Тәтемәл авылы юлларын төзекләндерүгә тотылачак.
Яңа Тәтемәл (Алексеевка) авылына XIX гасыр урталарында нигез салына. Аңа хәзерге Түбән Кама районындагы Тәтемәл керәшеннәре күчеп утырган, шуңа да авыл Яңа Тәтемәл (Новый Тавель) исемен йөрткән. Революциягә кадәрге чыганакларда ул Алексеевск пүчинкәсе дип тә телгә алынган. Ул чорда авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Умарта тотучылар да булган. Көндәлек тормыш өчен кирәкле һөнәрчелек, ат арбасы тәгәрмәче, дуга ясау, киез итек басу, киндердән тукыма сугу, чыпта ясауны да белгән халык.
1871 елда авылда Изге Гурий туганлыгы мәктәбе ачыла. Тарихи мәгълүмат буенча, 1901 елны ул мәктәптә барылгы 24 малай һәм кыз белем ала.
ХХ гасыр башында авылда ике көнкүреш кирәк-ярагы лавкасы эшли. Ул вакытта авыл халкының гомуми җир мәйданы 471 дисәтинә (1 дисәтинә — якынча 1,09 гектар) була. 1917 елгы революциядән соң, авылдагы крестьяннарга янәшәдәге алпавытлар Я. Бочкарёв, С. Доминов, А. Соловьёваның җирләре бирелә.
Авыл үзе Ямаш (хәзерге Әлмәт районындагы авыл) чиркәве приходына карый. 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязендәге Җирекле волостенда була, 1920 елдан соң — ТАССРның Чистай кантонына, 1930 елдан — Яңа Чишмә, 1944 елдан — Ямаш, 1956 елдан — Акташ, 1959 елдан — Зәй, 1963 елдан — Әлмәт, ә 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районына керә.
Күмәк хуҗалык төзү елларында Энгельс исемендәге колхоз оештырыла. 1950-1958 елларда Яңа Тәтемәл әле Соколка, Яңавыл, Водоохранный, Салкын Чишмә авылларын үзенә берләштергән колхоз үзәге булып та тора. 1959 елда ул «Рассвет» колхозына керә. 1990-1999 елларда Зәй агрегатлар заводының ярдәмче хуҗалыгы була. Хәзерге вакытта — «Зәй шикәре» агрофирмасының бер бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев