Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Наталья Усачеваның үз әнисе Анна түтидән отып алган керәшен җырулары

Бу җыруны Мамадыш районының Колышчы авылында туып-үсеп, гомеренең соңгы елларында Түбән Камада гомер кичереп мәңгелеккә күчкән ветеран укытучы Наталья Усачева заманында үз әнисе Анна түтидән отып алган булган.

Ул җыру “Керәшен сүзе” газетасының 1994 елның 1 августында чыккан 4нче санында “Солдатларның шинельләре кызыл дөя җоныннан...” дигән башисем астында басылган.

 

“Керәшеннәрнең халык авыз иҗаты искиткеч бай. Әмма, ничек кенә аяныч булмасын, бу үзенчәлекле халык җәүһәрләре акрынлап югалып бара. Әби-бабайларыбызның рухи мирасын мөмкин кадәр саклап каласы иде. Монда инде керәшен туганнарыбызның, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең ярдәме кирәк. Бу уңайдан, үземенең хәтердә сакланган кайбер керәшен җыруларын газетага тәкъдим итәргә телим.

Түбәндәге борынгы солдат җырларын мин әниемнән ишеткән идем:

Солдатларның шинельләре

Кызыл дөя җоннары.

Ах, туганнар, шуны телим:

Тынычлансын җыллары.

 

Солдатларның баш астына

Салам булса да ярый.

Ата-ана күк иттереп,

Анда аларны кем карый?..

 

Солдатларга аш бирәләр

Калай табаклар белән.

“Смирно!” – дип кычкыралар

Эче тамаклар белән.

 

Ат бара алмый, солдат бара –

Кар булса да тезеннән.

Борчак-борчак җәшләр тама

Солдат мескен күзеннән.

 

Безнең Әтнә районында эшләгән еллар иде. Шушы Олы Әтнәнең Шәрип исемле кешесе безнең туган авылга (Мамадыш ягындагы Колышчы) урман эшенә барган. Шунда аны туйга чакырганнар. Шәрип керәшен туен күреп шаккаткан, “опера икән анда”, – диеп, исе китеп сөйләп йөргән иде... Әйе, безнең мәҗлесләрдә сөйләшү җыр белән бара. Менә шул җырларның кайберләре:

Туганнарым, сезгә ней бирием,

Мәкәрҗәдән килгән нә малым җук.

Җаннарымны җарыплар бирер ием,

Җаннан башка җөрер дә хәлем җук.

 

Миңа әтекәем күк ат бирде,

Дагалы атлар белән алыш, дип.

Миңа әтекәем шуны әйтте,

Яхшы адәмнәр белән таныш, дип.

 

Кара урманнарны өч әйләндем,

Бер чыбыркы саплыгы тапмадым.

Күпләр эзләдем мин, күп сораштым,

Сездән әйбәт кешеләр тапмадым.

 

Урманнарга барсам, хәйран булам,

Элмә агачлары иелүләренә.

Үземә дей, үзем исем китә,

Сезне күреп сөйләшүләремә.

 

Ак Иделкәйләргә аулар салдым,

Кызыл гына күзле лә балыкка.

Бергә генә җөриек, бергә җәшиек,

Даннар итеп бөтен халыкка.

 

Түгәрәккәй күлнең буйларында

Балан чәчәкләре бар анда.

Бергә генә чакта без, ай, җырлашыек,

Бергә утырып булмый бит җалан да.

 

Уракайлар урдым, ай, кишәрләп,

Чүмәләләр куйдым ниргәләп.

Әлеләр җөрибез без бергә-бергә,

Тагы да җөрсәк иде бергәләп.

 

Ак күгәрченнәрнең сөте кирәк,

Базар перәннекләре ясарга.

Безгә генә Ходай җазса ыйы,

Бергә-бергә ипекәй ашарга.

 

Ай, мыекай, туганнар, эй, ай мыек,

Әйткән сүз генәйләрдән таймыйк,

Сезләр булсагыз ай, безләр – кояш,

Ич тә аерылыша күрмейек”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев