Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Мәшләк авылы атамалары: Дәмин аты елгасы, Мәтәй чишмәсе, Панькы печәнлеге

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылыннан Вероника Степанованың «Ыру агачы-2021» фәнни-гамәли конференциягә әзерләгән эзләнү эшеннән өзек.

Республикабыздагы һәрбер районда кеше исемнәренә, кушаматларга яки фамилияләргә нигезләнеп ясалган торак пункт атамалары бик күп. Алар Татарстандагы барлык авыл атамаларының яртысын (50%) артыгын тәшкилитәләр. 

Мәшләк авылының иркен көтүлекләре, печәнле болыннары, куе урманнары бар. Елгаларда зәңгәр күзле чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Һәр чишмәнең үз тарихы. Бер ишеләре шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләре исә салмак кына үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

Зур Мәшләк тирәлегендә утызлап чишмә бар, аларның уннан артыгының атамасы билгеле. Мәсәлән, Дәмин аты елгасы — бу елгада Дәмин исемле кешенең аты үлгән. Шуның өчен аталган. Атсыз калу ул чакта зур фаҗига булып исәпләнгән. Шуның белән бәйле елга да «Дәмин аты елгасы» дип аталган.

Барый әби чишмәсе - Кирәмәт елгасын Варя исемле әби чистартып, карап торган. Күп еллар ташландык хәлдә торды, соңгы елларда халыкның бу чишмәгә игътибары артты.

Җәмәй чишмәсе — чишмәгә төшә торган юл Василий исемле кешеләр яныннан уза, аның атасын Җәмәй дип йөрткәннәр.

Дәүли чишмәсе — сугыш баш ланганда урман эчендә Дәүли бабай торган. Аның 10 баласы булган. Хәзер дә чишмәсе бар.

Хаҗый абый чишмәсе — Хаҗый көтүлектәге чишмәне үзе казып чистартып тора. Халык хәзер аны «Хаҗый» чишмәсе дип йөртә.

Мәтәй чишмәсе — Мәтәй исемле көтүче болында чишмә казый. Көтүченең исеме чишмәгә дә бирелә. Суы бик салкын.

Гөркә чүлниге кыры — Гөркә исем ле кеше чүлник тоткан. Янында урнашкан кырны аның исеме белән атаган нар.

Василий тавы — Чистайдан килеп яшәүче Василий урман янында җир биләгән.

Панькы (Павел) печәнлеге — исем буенча кушылган. Ел саен бер урында печән чапканы өчен кушылган.

Кушаматлардан ясалган микротопонимнарны да еш очратырга була. Хәзерге вакытта да керәшен авылларында кушамат актив кулланыла. Бигрәк тә нәсел кушаматлары, шәхси кушаматлар актив кулланылышта йөри. Нәсел кушаматларының тамырлары тирән. Ерак заманнардан башлап нәсел-ыру кушаматларының кайберләре, авыл, географик атамаларга әверелә барганнар.

Мәсәлән: Мерәз кушаматы чишмә исеменә әверелгән. Бу кушамат аның бабасына бирелгән. Вася исемле кеше, үзе казып чишмә чыгарган, үзе карап торган.

Морозлар чишмәсе — кушаматтан алынган. Морозлар тыкрыгы (Югары Мәшләк авылы).

Тикиннар чишмәсе — кушамат буенча әйтелә. Бу чишмәгә табыну йоласы сакланган.

Мутай елгасы — кушамат буенча. Кушаматлардан ясалган микротопонимнарның күбесе онытылган. Бик күп микротопонимнарны туплыйсы һәм өйрәнәсе бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев