Туганайлар

Татарстан

18+
Этнографическая мозаика

Мәлки авылының элгәреге тормышы

I курс тыңлаучысы Василий Петровның «Цивиль өязенең Иске Тәберде волостена кергән Мәлки авылы керәшеннәре тормышыннан» язмасы ( 1921 ел).

Казан губернасының Тәтеш өязе белән чиктәш Цивиль өязендәге Иске Тәрбит волостена 5 авыл керә: Хуҗахәсән, Иске Тәрбит, Соравыл (Янгизино-Суринское), Иске Кырбаш, Мәлки. Мин Мәлкидә яшим. Тәтеш өязендә дә 4 керәшен авылы һәм 1 мөселман авылы — Чүти (татарчә әйткәндә, исеме — Мишәр) бар. 

Керәшеннәр яши торган бу авыл Гөбенә елгасының Ырым кушылдыгы ярында урнашкан. Авылыбыздан бер чакрым ераклыкта кечерәк кенә матур урман бар. Урман битендә Иске йорт дип йөртелә торган чокыр урнашкан. Картлар сөйләве буенча, биредә элек Мәлки авылы кешеләренең элгәреге буыны яшәгән. Инешләре кипкәч, алар Ырым елгасы янына күченгәннәр. Бу чокыр янәшәсендә, урман тирәсендә Чуаш капкасы дигән урын бар. Өлкәннәр әйтүенчә, Мәлки керәшеннәренең ата-бабалары Иске йортта яшәгәндә Яңа Ишино чувашлары да аларга кушылмакчы булган. Әмма керәшеннәр аларга рөхсәт бирмәгәннәр. Шуңа алар борылып, төньякка таба киткәннәр һәм Инеш елгасы буена урнашканнар. Ул елга хәзер дә Ишинск авылы янында.

Авылдан көнбатыш якта иске зират бар, хәзерге вакытта аны Татар мазары — татар зираты дип йөртәләр. Ул зираттан ярты чакрым ераклыкта Өч түбә дип йөртелә торган урын бар. Безнең авылдан көнчыгыш якта зур Печмән тавы урнашкан, янәшәсендә нарат агачы үсә, элек ул Корман урыны булган. 

Авылдагы крестьяннар башлыча җир эшкәртү, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Православиедәге барлык бәйрәмнәрне үткәрәләр, мәҗүсилектән калган бәйрәмнәрнең дә кайберсен искә төшерәләр: мәсәлән, Яңгыр боткасы. Ботка пешергәнче, башта җыенга җыелалар, сөйләшәләр. Шуннан соң, һәр өйдән ярма, май, сөт, тоз һәм башка ашамлык җыялар. Ботканы, гадәттә, кырда, елга ярында яки чишмә янында пешерәләр. Ботка әзер булгач, өч карт үзләренчә иман укыйлар, аннан ботка өләшенә. Аны еш кына пешергән урында ук ашыйлар, ә калганын үзләре белән өйләренә алып китәләр. Корман — Алладан яңгыр сорау йоласы. Әле тагын башка бәйрәмнәр дә бар: Питрау боткасы, Сабан боткасы һәм башкалар.

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 5нче-8нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев