Мәлкән авылы топонимикасы: Бокыр чокыры, Очлы борын, Дача сырты (болынлык)
Минзәлә районының Мәлкән авылындагы һәр аланның, чокырның үз атамалары бар.
Слаян чокыры турында халыкта легенда яшәп килә. Яр буенда ике аккош яшәгәннәр. Алар Ык суында коенганнар, ояларын яр буена ясаганнар. Шул кошларның берсен аткач, икенчесе очып киткән. Шул кош киткән эз буйлап, чокыр ишелә башлаган. Кош барып җиткән урынга кадәр ишелә дә ишелә, шул урынга җиткәч кенә ул ишелүдән туктаячак диләр.
Гәңкә чокыры — Сизов Гавриил исемле кешеләрнең янында чокыр бар. Гавриил бабайны авылда гәңкә дип, ә карчыгын Гәнә дип йөртәләр. Ул үлгәч, алар янындагы чокырны Гәңкә чокыры дип йөртә башлыйлар.
Үлҗи чокыры — Ульяна Девяткинаны авылда Үлҗи дип йөртәләр. Ул исән вакытта ук аның янындагы чокырны Үлҗи чокыры дип атап йөртә башлыйлар.
Очлы борын — Ык елгасына борын кебек кереп торган урынны шулай дип атап йөртә башлыйлар. Хәзер инде ул урын су астында калган
Астафьев урманы — Астафьев исемле боярның урманы була, хәзерге вакытка кадәр шулай атала.
Җәгүр җаланы — Егор (Җәгүр) дигән кеше агачларны кисеп, урман эчендә аланлык ясый.
Болан качкан (качкын) – боланнар көз көне урманнан чыгып ашый торган урынны, Болан качкан дип атый башлыйлар. Хәзерге вакытта да ул урында үлән мул булып үсә, авыл халкы кышлык печәнне шуннан әзерли.
Дача сырты — Ф.Табеев Татарстанның беренче секретаре булып эшләгәндә, болынның бер калку урынында ял йорты-дача салдыра. Шул ял йорты булган урынны Дача сырты дип атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев