Ләке авылы исеме каян килеп чыккан?
Сарман районындагы Ләке, керәшен авылы буларак, рәсми документларда 1676 елда ук телгә алына.
Ләке авылы турында кызыклы мәгълүматны Дамир Гарифуллинның «Сарман районы энциклопедиясе. 2 нче китабы»ннан (2006 ел) укырга була. Китапта район, Кама аръягы һәм хәзерге Татарстан территориясе турында бик күп тарихи, фәнни, мәдәни мәгълүмат тупланган. Ләке авылы бу китапта узенең борынгы килеп чыгышы, районның башка торак пунктлары арасында тоткан урыны, йола-гадәтләре һәм анда яшәгән кешеләре аркасында бик еш искә алына.
Ләке — райондагы иң борынгы авылларның берсе. 1676 елгы тарихи документларда ук инде Ләке керәшен авылы буларак искә алына. Хәзерге Ләке урынында Ләке, Ләке Тамак, Колман, Өчөйле исемле авыллар булган. Юкәче авылыннан (хәзерге Мамадыш районы) бирегә керәшеннәр күчеп утыралар һәм авылга Петропавловское дигән исем бирәләр. Әмма авылның Ләке дигән исеме дә сакланып калган. Мөселман-татарлар Ләке һәм Колман авылларыннан бөтенләй башка якларга таралып бетәләр. Ә Ләке тирәсендә татар-мөселманнарның каберлекләре егерменче гасырның 50нче елларына кадәр билгеле була, дип яза автор. Аларның бер төркеме Минзәлә елгасының аргы ягына, ягъни көнчыгыш ягына күчеп утыралар һәм Сарманның бер урамы дәвамы булып китәләр.
Автор Ләке авылының исеме, күпләр санавынча, «лыко» сүзеннән чыкмаган, ди. Ул русча «юкә» «липа» була, ә Ләке «курыс» дигәнне аңлата, дип саный. Борынгы Болгар диалектында «ләке» сүзе вак балык дигәнне аңлата һәм нәкъ менә шушы авыл суларында вак балык булган, дип яза.
Шул ук вакытта, «лыко» яшь юкәнен кабыгы дигәнне аңлата, ул чабата һәм башка әйберләр үрү өчен кулланыла. Ул Ләке керәшеннәренең элекке яшәү урыны булган Юкәче белән бик аваздаш. Монда күп еллар элек православие динен үз теләге белән кабул иткән керәшеннәр күчеп килгән.
Юкәче авылына килгәндә, бу авыл турында беренче мәгълүмат 1678 елга гына карый (революциягә кадәрге чыганакларда Богородское исеме белән телгә алына), борынгы заманда авыл тирәсендә куе юкә урманнары булган, дип сөйлиләр. Авылда керәшеннәр яши, үзенең чиркәве, мәктәбе була.1920 елга кадәр волость үзәге булып тора, соңрак — Мамадыш, Тәкәнеш, яңадан Мамадыш районнары составына керә.
Архив документлары буенча, Ләке авылы XVII–XVIII гасырларда Сарайлы-мин волостена керә. 1744 елның мартыннан императрица Елизавета Петровна (Петр Iнең кызы) Указы буенча Оренбург губернасы төзелә, анда Сарман районының хәзерге җирләре дә (шул исәптән, Ләке авылы да) кергән. Моңа кадәр алар Петр Беренченең 1700 (1708) елның 18 декабрендәге Указы белән төзелгән Казан губернасына кергән.
1865 елның 5 маендагы Указ нигезендә, Оренбург губернасын бүлү юлы белән Уфа губернасы төзелә. Ләке авылы шул вакыттан Уфа губернасы Минзәлә өязе Языково волостена керә.
1766 елның июлендә Ләке авылында чиркәү төзү өчен махсус грамота бирелә, агач чиркәү төзелеше 1771 елда тәмамлана. Бу вакытта Ләке приходы Уфа губернасында рус булмаган православиедә булган халыклар өчен бердәнбер приход булган (бәхәсле раслау, бу мөмкин түгел). 1801 елда Ләке приходына 1159 кеше яшәгән Ләке, Чыршылы, Кабан, Дүрт Мунча, Зичәбаш, Дисип, Наратасты авыллары керә, шуларның 323е — Ләке авылында.
1808 елда Минзәлә өязендә керәшен авылларынын саны 62 гә җитә.
1917 елгы революциядән сон да авыллар барлыкка килә. Керәшен авылларыннан Владимировка авылына 1928 елда, Дружба, Алан (Пробуждение) авылларына 1929 елда нигез салына. Якын-тирәдәге авыллардан Ферма Сәвекле — 1911 елда, Куктау, Мостафин авыллары 1914 елда барлыкка килә.
1930-1935 елларда район территориясендә колхозлар төзелә. Ләкедә «Кызыл Ләке» дигән колхоз төзелә.
1951 елда «Ләке» колхозында 207 хуҗалык, «Дружба» колхозында (Дружба авылы) — 31 хуҗалык, «Пробуждение» колхозында (Алан авылы) 42 хуҗалык, «Богатырь» колхозында (Языково авылы) 79 хуҗалык була.
Соңрак колхозлар эреләндерелә һәм үзәге Ләке авылында булган «Мир» (1951-1986), соңрак «Дружба«(1987-1994) колхозы төзелә.
Валентин Андрианов.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев