Көлкәмәр авылы исеме каян килеп чыккан?
Авыл исеменең килеп чыгыш турында төрле фаразлар йөри.
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә кергән Көлкәмәр район үзәгеннән 26 километр еарклыкта, көнчыгыштарак урнашкан. Тарихка күз салсаң, авыл 1621 еллардан билгеле. Халкы элгәредән игенчелек, терлекчелек, йон эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр.
Арабыздан мәңгелеккә киткән Иван Долговны укучылары, хезмәттәшләре, авылдашлары хөрмәт белән искә алалар. Көлкәмәр турында бу укытучы ярдәме белән төшерелгән фильмда һәм басылган китапта авылның исеменә кагылышлы язмалар да кертелгән. Бу хакта халыкта төрле фаразлар йөри.
Беренче фараз буенча, кешеләр күчеп килеп яши генә башлауга, янгын чыгып, авылның янып беткән булуы мөмкин. Бәлки, шуннан соң алар: «Без яндык, авылыбыздан көл белән күмер генә калды», — дип сөйләп йөргәннәрдер. Менә шуннан бу авыл турында сүз чыкканда, аны көл-күмер авылы дип әйткән булулары бар. Русча телгә алынган чыганакларда авылны баштарак Колкомер дип язганнар. Бу версия дөреслеккә бик якын. Чын татарча исемендә беренче иҗекнең бозылмыйча «көл» булып саклануы, сүзнең икенче өлешендә күмернең русча «комер» дип әйтелүе аларның бер аваздаш булуын күрсәтә. Келкүмер сүзе белән Колкомер сүзен бер яңгырашлы сүзләр дип әйтергә була.
Икенче бер фаразда, янәсе, бу авылга нигез салган керәшеннәр күмер яндыру осталары булганнар, диелә. Элгәре тимерчелек белән шɵгыльләнгән кешеләр күмерне шахтадан кайтартмаганнар, күрше-тирәдән күмер яндыручылардан сатып алганнар. Шул поташ заводы тирәсендә генә күмер алу өчен агач яндыра торган урын да булган. Ул тирәдә көл белән күмер һәрвакыт күп булган. Олы юлдан узучылар да авылны шуңа бәйләп көл - күмер авылы дип әйтергә мөмкиннәр.
«Көлкәмәр» сүзенең «көл» һәм «күмер» сүзләреннән ясалуына тагын бер дәлил китерергә була. «Узган гасырның 70нче елларында, бер көчле язгы ташу вакытында, олы юлдан 60-70 метр читтәрәк, инештә, тау итәгендә җиргә җәелгән такталар чыккан. Инешнең икенче ягында яшәүче Александр Долгов (1917-2001) ул такталарны үз йортына ташыган. Ул: «Безнең бабайлар инештә поташ заводы бар иде дип сөйлиләр иде, бу такталар шул заводның идән такталары булырга тиеш», — дип әйткән. Шул поташ заводы тирәсендә күмер алу өчен агач яндыра торган урын да булган. Ул тирәдә көл белән күмер һәрвакыт күп булган. Олы юлдан узучылар да, авылны шуңа бәйләп, көл-күмер авылы дип әйтмәделәрме икән? Кайсы яктан тикшереп карасак та, «Көлкәмәр» сүзе «көл» һәм «күмер» сүзләреннән ясалган булып чыга. (Иван Долгов, «Көлкәмәр», 2014 ел).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев