Керәшеннәрнең туй ашлары: Кода ипие, калын тәбә, көлчә, чыгыт
Һәр халыкта туйга алып бара торган күчтәнәчләр була. Туйга кодалар ягыннан әзерләнеп китерелә торган ашамлыкларны кода ипие, кода күчтәнәче дип атыйлар. Бала туу, күмү йолаларында кулланыла торган магик көчкә ия дип санала торган чыгыт дигән ашамлык алып киләләр.
Кода ипие, кода күчтәнәче
Туйга кодалар ягыннан әзерләнеп, махсус аш арбасы, аш чанасында китерелә торган ашамлыкларны кода ипие, кода күчтәнәче дип атыйлар. Анда пар каз, пар күмәч, чәй, шикәрләр куелган була. Туйга алып барыла торган күчтәнәчләрне савым дип тә әйтәләр. Сандыкны ачып җибәрәләр — савым: кыздырган пар каз, пируклар, пилмәннәр. Кияү егетенең савымы килә, басыгыз, кодалар, аякка, дип җырлыйлар.
Түбән Кама тирәсе, Казан арты керәшеннәрендә кода күчтәнәчләрен табынга чыгару үзенчәлекле шаян җырлар белән бара. Ул кода ипие чыгару дип атала. Күчтәнәчләрне бөтен көе, киселмәгән көенчә кунаклар алдына чыгарып күрсәтәләр дә, кире алып кереп китеп, матурлап турап чыгаралар.
Табынга кода ипиен чыгару махсус җырлар белән бара:
Суның буйларына төшеп
Агым суда атны сугарам.
Кодаларның талчыкканын белеп
Кода ипиләрен чыгарам.
Безнең урам буйларыннан
Ак калпакай кигән кыз килә.
Басыгыз, кодаларым, аякка,
Ипекәйләр белән тоз килә.
Күчтәнәчне табынга чыгарганда, кодалар аякка басып хөрмәтләп каршы алалар:
Карурманны чыккан чакта
Куак сындырып алдым таякка.
Үз ипекәебез килгән чакта
Басып торабыз аякка.
Күчтәнәч чыгаручы кеше кунак кодаларга җыр әйтеп бүләкбелән каршы алырга тиешле булуларын искәртә:
Әтекәем куйган кибәнгә
Бармы менәрләргә баскычың?
Үз ипекәегез килде инде,
Бармы ачарларга ачкычың?
Күчтәнәч чыгаручылар аның өстенә матур яулык яки тастымал ябып чыгарырга тиешләр:
Әтекәем куйган кибәнгә
Бар менәргә баскычым.
Ачаемнар дисәм, бар ачкычым,
Җук бит җабарларга җапкычың.
Билгеле булганча, туйда икмәкне олылау, туй өстәленә бөтен түгәрәк икмәк кую халыкта бик киң таралган борынгы йолалардан санала, «бер өстәлдән ипей ашау» дип, туганлашуның, бер-берсен олылауның төп шарты булып җырларга да кереп калган:
Кара сыерларның сөтен саудым
Базар перәннеге җасарга.
И кодаем, безгә җазсын ыйы
Бер өстәлдән ипей ашарга.
Түбән Кама тирәсе керәшеннәрендә туйда өстәлгә куела торган һәртөрле ашамлыклар арасында калын тәбә — йомырка белән сөтне тугылап, бераз он кушып, табага салып пешерелгән ашамлык элек-электән дәрәҗәле урында тора.
Калын тәбә салганда
Җараткан ыйың, кодагый.
Кызыңны алып киткәндә
Үпкәләдең, кодагый.
Тау ягы керәшеннәре туйга алып барыла торган ашамлык-күчтәнәчләрне көлчә дип әйтәләр:
- Малай җагыннан кыз җагына килә көлчә. Ул көлчәне бөтенесе җыелгач барына да өләшеп бирәләр: «Шушылай ашаб-эчмәлле булсын, җакшы җәшәргә булсын, икмәк-тоздан аермасын», — ди.
Казан арты, Түбән Кама тирәсе керәшеннәре туй ахырында «аргыш көлчәсе» дип, түгәрәк ипине табынга чыгаралар. Туйда аргыш (башлык) булган кеше ипине табында үзе кисә:
Сары сандугач баласы
Сайрый-сайрый җирләргә төшәме?
Безгә китәр вакытлар җитә,
Аргыш көлчәләрегез пешәме?
Чыгыт — тау ягы керәшеннәрендә туй, бала туу, күмү йолаларында кулланыла торган, серле, магик көчкә ия дип санала торган ашамлык. Чыгыт ул эремчекне калач кебек түгәрәкләп, өстен каплап мичтә пешерелә. Шундый ук исемдәге ашамлык татар халкының темников, чистай, глазов төркемнәрендә бар, чуашларда ул таварах чакат дип атала.
Менә Апас районы Ырым Тәрбит авылында яшәүче Васильева Анна Никитичнаның чыгытны ничек кулланулары турында сөйләгән сүзләре (диалекты үзгәртелмәде):
Чыгыт — калач кебек йоморы, марлыга ябып пичтә пешереп аласын. Бирнә биргәндә дә аны өлешеп чыгалар. Чыгыт — көлчә — самый өләшмәллесе туйда, ул кешегә гумер буе туклык җасап тора.
-Туйда утырганнан соң, аш ашатканнан соң өләшәләр. Берсе тәлинкә белән тотып бара, берсе өләшеп бара. Чыгытны кисәләр бай-бай (өлеш-өлеш) итеп:
«Йакшы торога булсын,
Йакшы гумер уздырмаллы булсын.
Бала-чагалы булыгыз, исән-сау йәшәмәлле булсын», — дип бирәләр чыгытны.
- Чыгыт белән калачны бирнә биргән вакытта җаңгыз кыз-катын түгел, парлы кеше өләшә, ирле-катынлы кеше өләшә. Ызбада кем бар, барысына да биреп чыккан. Җөкле катын икән, сорап алмаллы, мина тагын бир, — дип. Икене бирәсен анарга.
Чыгытны ташларга яки эт-мәчегә бирергә ярамый:
-Чыгытны ашап бетермәлле, ташламилар. Усал кешеләр аны әнчек (эт) белән мачыга ташли, әнчек белән мачы кебек көн гүрә энде, йакшы көн итми. Аны зур бирми. Картлар җоласы энде. Карабырак торасын энде, ашап җибәрәме, ашамимы дип күзәтебрәк торалар.
Бер кеше гомерендә өч тапкыр чыгыт башлыйлар:
— Бала тугис, чукындырып кайткистан чыгыт башлибыз. Менә мин балага чыгыт башламаган әли, диләр. Син балага чыгыт башлаганмы, бала чирли дә чирли, диләр. Чыгыт башламаган бала чирле була. Гомере озын булсын дип, күршеләрне җыябыз да чыгыт башлибыз.
—Үләнгис менә, кыз киткис тагын бер чыгыт башлибыз кийәү белән киленгә.
—Үлгистән, пүмилкәдә (рус. поминки) чыгыт башлилар, җола үти торган нәстә ул чыгыт.
Баязитова Ф.С., керәшеннәрнең гаилә йолалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев