Керәшеннәрнең бизәнү әйберләре: җака чылбыры, муйтомар, маңгай укасы
Керәшеннәрнең тәңкәле бизәнү әйберләре матурлык функциясен генә түгел, ә начар көчләрдән саклавыч ролен дә үтәгән.
Тамакса, муенҗака — икеөч рәт тәңкәләрдән торган һәм кызыл мәрҗән (коралл) белән бизәлгән көндәлек муен бизәгече. Аны, күбрәк, яшь кызлар таккан.
Җака чылбыры — муенга киелә торган бизәнү әйбере. Чылбыр рәвешендә 5-7 тармаклы итеп ясалып, ташлар белән бизәлә.
Түшлек, сакал бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Бай хатыннары түшлек өстеннән, хәтта, тамакса да бәйләгәннәр.
Маңгай укасы һәм маңгай тәңкәсе дип аталган баш киемнәре Алабуга һәм шул якка якын Мамадыш керәшеннәрендә киң таралган. Әле бүген дә элекке бизәк-эшләнмәләр очрый.
Муйтомар — өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, йөрәк яклап иң башыннан икенче як култык астына киелә торган киң тасма. Кама буенда яшәүче керәшеннәрдә аны дәвәт дип тә атаганнар.
Кәсилә дигән варианты керәшенчәрәк һәм дөресрәк. Күпчелек олы хатыннар кигән.
Керәшеннәрдә алтын тәңкә тагучы булмаган, бары тик көмеш кенә, чөнки алтынның бер генә тәңкәсе дә зур байлык, аны тагып йөрүе куркыныч. Тәңкәне кәсилә формасына күпме сыйган, шуның кадәр куйганнар. Алар ике төрле: муйтомар — дип аталганы Алабуга керәшеннәрендә, ул тоташ полоса булып бара; ә дәвәт, кәсилә дигәннәре — сигмент формасында — алгы өлештә киңрәк, ә артта таррак була.
Төймә элек бик кадерле булган, аны брошкага тиңләгәннәр, тукымага вак акча, төймә, каурый (кабырчык) беркеткәннәр. Керәшеннәрдә, башка халыктан аермалы буларак, кәсиләгә катылык өчен эчтән катыргы кертелмәгән, ул сырып эшләнелгән. Ювелир әйберләрдән бары тик бер «күз» куярга яраган, ул күз тимәсен өчен куелган. Нигез-җирлек итеп, тар тукыманың караңгы яки кара төстәгесен алалар: беренчедән, озак саклану өчен шулай эшләнелгән; икенчедән, караңгы төс өстендә көмеш әйбәт күренә. Тукыманың, сирәк кенә, кызгылт-сары, кызыл төсләрен сайлыйлар. Бәйләвече сул җилкә аша махсус каптыргыч белән тыгыз итеп күкрәккә беркетелгән, бу җилкәгә авырлык китермәсен өчен эшләнгән. Тәңкәләр алгы якка да, арткы якка да куелган. Кешене бөтен яклап саклап торачак дигән ышану бар халыкта. Ике як тигез булсын өчен дә, аның кирәклеген аңлап була. Мондый саклавычлар керәшеннәрдә генә түгел, удмуртларда, мариларда, чувашларда да бар.
Бүгенге көндә инде мондый бизәнү әйберләрен куллану сирәк булса да, тамакса формасындагысы әле шактый һәм алар яңа сулыш ала. Элекке вариантларга карап, бүгенге яшьләр үзләре заманча итеп эшләп, бәйрәмнәрдә тамакса кияләр. Хатын-кызлар мондый бизәнү әйберләренә кызыгалар, тагасылары килә. Бу — борынгы әби-бабаларыбыз белән безнең арадагы күренмәс җепләрне хәтерләтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев