Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Керәшеннәрнең ашау-эчүе: пируг, көлчә, тавык итле шәңгә

Беренче курс тыңлаучысы Александр Николаевич Григорьевның язмасы (ТАССРның Мамадыш кантонындагы Елыш волостена кергән Олы Саурыш керәшеннәренең салым бурычлары, йолалары һәм көнкүреше турында) 25 октябрь, 1921 ел).

Керәшеннәр ризыгы, русларныкы белән чагыштырганда, бертөрлерәк. Әмма керәшен үзенең ризыгы бертөрле дип санамый. Аның уенча, бәрәңге белән ипи һәм итсез аш кына шундый була ала. Иң тәмле ризык булып, бәлеш санала. Аңа тары ярмасы, ит, дуңгыз мае, күкәй салалар. Бәйрәм ризыгы көндәлек гадәти ашамлыктан аерыла. Атна көнне коймак пешерәләр һәм май белән ашыйлар. Пируглар, көлчәләр дә пешерелә. Бик сирәк очракларда гына прәннек, чикләвек, алма һ.б. ашагананнарын күреп була. Үлеләрне искә алганда эремчек, бәрәңге, тавык итле шәңгә пешерәләр. Җәй көне керәшеннәр кунакларны майда кыздырылган яки сөттә пешерелгән бәрәңге, сарык итле кәбестә шулпасы белән сыйлыйлар. Ашарга хатын-кызлар әзерли. Гаиләдә берничә хатын-кыз булса, араларыннан аш-суга оста булганына кушалар.

Керәшеннәрнең өйдә әзерли торган эчемлекләре: квас, сыта (баллы эчемлек), сыра. Аны ирләр, хатыннар бергә әзерлиләр. Чәй яраталар, аны шикәр яки бал кабып эчәләр. Самавыр барысында да бар, ә кайберләрендә әле — 2шәр, 3әр. Аракыны, ул тыелганчы, гаилә бәйрәмнәрендә, җыеннарда, кунаклар җыйганда эчкәннәр (1914 елның 19 июлендә, мобилизация вакытында, Россиядә исерткеч эчемлек сату тыела; 1919 елның 19 августында РСФСР халык комиссарлары советы тарафыннан, исерткеч җитештерү һәм сатуны тыю вакыты озайтыла).

Ризыкка бәйле дини ышанулар һәм хорафатлар күп түгел. Мәсәлән, ипине тозга манырга ярамый — Иуда шикелле хыянәтче булуың бар. Ашаганда аякларны селкетеп утырмыйлар, шайтан килеп, син ашаганны ашавы бар...

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 310, 129нчы-200нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев