Керәшен Ялтаны авылдагы багулар, ышанулар, юраулар
Өлкән хәзерлек төркеме тыңлаучысы Василий Иванович Петров язмасы (ТАССРның Чистай кантоны Яңа Әдәмсә волостендагы Керәшен Ялтаны авылы) 19 ноябрь, 1921 ел).
Безнең авылда сихер-мазар дигәне очрамаса да, теләсә нинди ышанулар, багулар яшәп килә һәм әле тылсымга да ышаналар. Тылсымчы теләсә кайсы кошка яки хайванга әйләнә ала, ул кешеләргә начарлык эшли ала, ә теләгән очракта — яхшылык та. Безнең авылда элек сихерче булган дип тә әйтәләр. Әгәр ул кайсы да булса җан иясенә әйләнергә теләсә, һәрвакыт мунчага барып, таяк аша өч мәртәбә сикергән, ә киемен мунчада калдыра торган булган дип сөйлиләр. Ире моның сихерче икәнен белеп алган. Ул дуңгызга әйләнгәч, моның мунчадагы киемен алган һәм өенә алып кайткан. Бераздан хатыны кайткан, ире аны шунда ук үтергән.
Әле тагын бөтнек алырга, аны кайнап чыккан суга салып төнәтергә һәм яраткан кешеңә эчерергә кирәк, дип тә әйтәләр. Ул кеше үзенә бөтнекле төнәтмә эчертүчене яратачак, дип тә әйтәләр.
Күзең төшкән кешедән үзеңне яраттыруда дүрт яфраклы тукранабашның (клевер) да ярдәме тия дип ышаналар. Аның өчен тукранбашны шул кеше киеп йөри торган аяк киеменең эчке ягына, табан турысына салып куярга кирәк икән.
Баканың кйсыдыр сөякләре ярдәмендә дә кешене үзеңә каратып яки үзеңнән биздереп була дип тә саныйлар.
Юраулар, күбесенчә, Яңа елга каршы төндә була. Беренчедән, кызлар һәм егетләр бер өйгә җыелалар. Чиләктәге суга йөзекләр салалар, җырыу әйтәләр һәм йөзекләрне алалар. Шул җырыуга карап, кешенең киләсе елдагы язмышын юрыйлар. Шуннан соң, амбар янына килеп, тыңлап торалар — арыш коелган тавыш ишетелсә, уңыш яхшы булыр дип, ышаналар. Бездә ышанулар бик нык таралган. Мәсәлән, җыр сукаларга чыксалар, чәчә торган ашлыкны понедельник алып чыкмаска тырышалар. Чөнки ул көнне чәчсәң, икмәк уңмаячак. Ул я череп бетә, яки аны боз сугачак...
Әгәр дә каядыр барырга чыккач, юлыңны кисеп куян йөгереп үтсә, кире борылып кайтуың хәерле. Чөнки нинди дә булса бәла-каза очраячак. Әгәр нәрсә дә булса алу өчен каядыр барасың икән, юлыңда буш чиләкле хатын-кызны очратсаң, уйлаган әйбереңне алып кайта алмыйсың. Өй иясе, урман иясе, су иясе белән бәйле ышанулар да бар әле. Кояш баеганнан соң еагада коенсаң, су иясе сине су астына алып төшеп китәргә мөмкин. Өй иясе яхшылык яки начарлык буласын да сиздерә, диләр. Урман иясе кешене үтерергә дә сәләтле, диләр. Ул кешене урманда адаштырып йөртә һәм кеше юлны табып, урманнан чыга алмый. Үлгәннәр белән бәйле ышанулар да бар: әгәр дә кеше һәр атна көндә яки бәйрәмнәрдә ятимнәргә коймак яки тәбикмәк бирмәсә, ул аны үтерергә дә мөмкин икән.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 321, 154нче-156нчы битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев