Керәшен алъяпкычлары нинди булган, алардагы бизәкләрнең төрләре
Керәшен хатын-кызлары киеме комплексының матур бер аерылгысыз өлеше – алъяпкыч. ХIХ гасыр азагы ХХ гасыр башында сугылган алъяпкычлардан кайберләренең – аскы итәкләре, кайберләренең – түшләре, ә кайберләре тоташ алмалы.
Фотода: алмалап сугылган түшле алъяпкыч. Казан арты керәшеннәре киеме. XIX гасыр ахыры
Керәшен хатын-кызлары киеме комплексының матур бер аерылгысыз өлеше – алъяпкыч. Алъяпкычсыз халык юк. Прибалтика илләрендәге халыкларда да, русларда да, Идел буе халыкларында һәм төркиләрдә дә алъяпкыч булган. Аны күлмәкне пычранудан саклый торган өске чүпрәк итеп кенә кабул итүчеләр дә бар. Әмма алъяпкычның милли кием комплексының матур бер өлеше булуы бәхәссез. Керәшен алъяпкычы башка халыкларныкыннан нык аерылмый, ләкин кайбер үзгәлекләре дә бар. Еллар уза-уза, ниндидер сәбәпләр белән, безнең алъяпкылар бераз үзгәрә дә төшкән.
Керәшендә – түшле алъяпкыч
Аның күкрәк өлеше хәзерге бюстгалтер ролен үтәгән. Бавы муен төбеннән диярлек үрелеп, билгә таба киңәеп киткән. Шулай итеп, күкрәкчәсе изү ярыгын каплап куеп, күкрәкләрне җыеп, кысып торган. Түшсез алъяпкыч мәлки керәшеннәрендә генә очрый. Алар аны запон дип атый. Мондый төр алъяпкыч – аларның чувашлар белән нык аралашуыннан, күпләп чуваш кызларын кияүгә алуларыннан. Кызлар үзләренең милли киемнәреннән (тулы комплекс белән) килен булып төшкән. Нагайбәкләрдә дә бар мондый өзек алъяпкычлар, бу – аларның казак сословиесеннән булуларына бәйледер. Керәшеннәрнең башка төркемнәрендә мондый алъяпкычлар күзәтелми, бары тик түшле генә. Чуваш, удмурт, татар халкында да түшле алъяпкычлар булган.
Фотода: Мәлки ягы керәшеннәре бәйләгән түшсез алъяпкыч (запон)
Фотода: алмалап сугылган тукыма.
Суккан алъяпкычлар
Безнең халыкка хас алъяпкычлар – бик борынгыларын алсак – өй шартларында җитен һәм киндерне сугып, шул тукымадан тегелгән. Затлылары өчен җитен кулланганнар. Киндергә караганда ул юкарак, җиңелрәк, нәфисрәк килеп чыккан. Матурлыкка кияр, бәйрәмнәр өчен, аны алмалап сукканнар. Суккан чагында, бер аркылы һәм бер буй җебе бар. Техникасында җепләрне аралап алырга, алмаларга кирәк. Шуның өчен дә, алмалап сугу дип атала. Көндәлек эшкә дигән алъяпкычларны начар эшкәртелгән, бала-чага суккан киндер тукымадан теккәннәр.
Фотода: Эш өчен сугылган алъяпкыч.
XIX гасыр урталарына кадәр өйдә сугылган алъяпкычларны бәйләгәннәр. Фабрика тукымалары чыга башлагач та, бәясе кыйбат булган, һәм аларны эш алъяпкычлары өчен кулланмаганнар. Бары тик сәүдәгәрләр, байлар гына мануфактура тукымаларыннан файдаланганнар. Бераздан кайберәүләр, акча табып, затлылык өстибез дип, шул суккан тукымаларына өстәп, фабрика тукымаларын тегеп куя башлаганнар. ХХ гасыр башларындагы алъяпкычларда шундый үрнәкләрне күрә алабыз. Бу, бигрәк тә, Алабуга ягы керәшеннәренә хас. Өске ягы аның алмалап сугылган, ә итәгенә һәм өске күкрәк өлешенә мануфактура тукымалары тегеп куелган. Алъяпкычлардагы бала итәкләр дә менә шул заманнарда кергән булса кирәк.
Фотода: «Таккан итәк» куеп тегелгән алмалы алъяпкыч. Алабуга керәшеннәре
ХХ гасыр азагы ХХ гасыр башында сугылган алмалы алъяпкычларның бүгенге көндә дә сакланганнары бар. Аларның төрле вариантлары очрый: кайберләренең аскы итәкләре алмаланган, кайберләренең – түшләре, ә кайберләре – тоташ алмалы.
Канатлы алъяпкычлар
Сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларда авыллардан мәҗбүри эшкә – заводларга, окоп казырга һәм башкаларга яшьләрне җибәрә торган булганнар. Анда төрле халык баласы барысы бергә укмашып, баракларда яшәгәннәр. Яшьләр шунда, бер-берсеннән күреп, күп эшкә өйрәнеп кайтканнар: челтәр бәйләгәннәр, төрле ысуллар белән чигү чиккәннәр. Алъяпкычларның да төрлелеген күргәннәр. Бу елларда керәшеннәр дә, башкалардан күреп, канатлы алъяпкычлар тегә башлаганнар. 50нче елларда кибетләргә төрле төстәге (кара, яшел, зәңгәр, сары) сатин тукымалар кайта башлаган. Күлмәген дә, алъяпкычын да шул сатиннан теккәннәр. Бүгенге көндә дә сандыкларда шундый тукымалардан тегелгән алъяпкыч һәм күлмәкләр күп саклана.
Фотода: Качлап чигелгән канатлы алъяпкыч. Кама аръягы төркеме кызлары киеме. ХХ гасыр.
Кызганычка, безнең карендәшләр “керәшеннәр шушылай киенгән, шушылай теккәннәр” дип уйлый. Яңа кием тектерә башласалар да, өлкән түтиләр шул 40нчы-50нче еллардагы үрнәкләрне өлге итеп ала. Ул елларда кызлар гына канатлы алъяпкыч кигән. Ә инде өлкән хатын-кызларга, әбиләргә канатлы алъяпкычлар бөтенләй дә килешми, ямьсез.
Татарларда канатлар озын булып, җилфердәп торса, безнең керәшеннәр шулардан күреп тексәләр дә, канатлар тар гына булган. Зәй керәшеннәрендә, мәсәлән, канаты – иңсә киңлегендә, ә Мамадыш ягында бик тә тар канатлы булган. Бу канатлы алъяпкычларны суккан тукымадан түгел, ә фабрика тукымаларыннан эшләгәннәр. Фабрика тукымалары бер төстә, соңрак чәчәкле булган. Бер төсле тукымаларны матурлар өчен сырлап та, кесәләр дә ясап караганнар, бала итәкләр дә такканнар. Бу инде тегүченең фантазиясеннән һәм осталыгыннан торган.
Чигүле алъяпкычлар
Аннан соң кибетләргә чигү җепләре кайта башлагач, алъяпкычларны чигә башлаганнар. Фабрика тукымаларында чутлый-чутлый, качлап чигү читен булганлыктан, шома чигү белән эшләгәннәр. Гадирәк бизәкләр сайлап, гадирәк ысуллар белән чиккәннәр. Казан ягында керәшеннәр, татарлардан күреп, тамбур чигүен өйрәнгәннәр. Мондый чигүле алъяпкычлар Питрәч, Балык Бистәсе районнарында күп булган. Тамбур чигүе белән чәчәкләр, үләннәр, әтәчләр, кошлар рәсемнәре чигелгән. Тамбур чигүе Алабуга, Зәй якларында күренми. Казан ягыннан килен булып төшкән хатын-кызлар алып килсә генә. Зәй, Алабуга якларында качлап (камба чигүе) чиккәннәр. Орнаментлары – үсемлекләр, геометрик формалар, әтәчләре дә, кошлар да булган.
Фотода: Чигүле сатин алъяпкыч
Фотода: Сатин алъяпкычта – тамбур чигүе. Казан арты керәшеннәре.
Бер төстәге тукымага челтәр яки юка гына тасмалар тегелеп куелганнары да булган. Юка тасма тегүне керәшеннәр “кыршау”, ди. Шулай итеп бизәгәннәр.
Замана шаукымы
Мода үзгәрә, модага ияреп, үз асылыбыз да юкка чыга бара. Бүгенге көндә, элеккеләре белән чагыштырганда, алъяпкычларның формалары үзгәреп бетте диярлек. Эре-эре чәчәкле, җете төстәге яңа алъяпкычлар тегәләр. Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш яклары авылларында тегелгән бу алъяпкычлар бигрәк тә күзгә ташлана. Шома чигү белән, эре чәчәкләр чигелгән бу алъяпкычларны аларның, нәкъ тә безнеке, керәшеннеке дип әйтәселәре киләдер, бәлки. Ләкин, элгәредән үк сакланып килгән һәм үз асылыбызга хас нәрсәләрне югалтырга ярамый.
Фотода: «Керәшен чибяре» конкурсында катнашучы кызлар. Конкурсанткаларга дөрес һәм чын керәшен киемендә булу шарты куела. Әлеге фотода керәшеннәр кигән алъяпкычлар сурәтләнгән. Кызлар әлеге алъяпкычларны өйәрендәге әйбиләр сандыкларыннан алып кияләр. Бу фотода тамбур чигүе белән чигелгән ялъяпкыч кына күренми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев