Казан белән Кабан Бастырыкны нәрсә бәйли?
Зәй районының Кабан Бастырык авылы тарихыннан.
Казан белән Кабан Бастырыкны нәрсә бәйли?
Әгәр кызыксынучлар булса, Казан шәһәре уртасында Кабан шәһәрлеге бар. Кабан шәһәрлеге хәзерге Казанның Идел буе районында — Урта Кабан күленең таулы көнчыгыш яры калкулыгында урнашкан булган. Анда 1947 елдан башлап 1970, 1997 елларда дәвам иткән археологик тикшеренүләр хәзер дә бара. Биредә Болгар чорының мәдәни язмалары теркәлгән керамик әйберләр һәм Алтын Урда чорындагы тәңкәләр табылган. Казу барышында, шулай ук, Болгар чорындагы кабер ташларының калдыклары да чыккан.
Тикшерү эшләре әле дә төгәлләнмәгән. Гасырлар дәвамында Кабан шәһәрлеге ислам һәм христиан диннәре кушылган җиргә әверелгән. Исемнәр охшашлыгыннан чыгып, 1540 елларда Казаннан качып, безнең авыл урынына күченеп килмәделәрме икән дигән уй туа.
Җитәмәсә, риваятьләргә ышансаң, Казан шәһәре дә элек Кабан дип аталган бит. Кабан —«каб»-чокыр дигәнне аңлата, соңыннан ул Казанга әйләнгән диләр.
Тагын бер кызыклы үзенчәлек: авылыбызның да исеме Кабан булып, Иске Казандагы кебек ук, безнең авылда да Бишбалта, Аръяк урамнары, Кабан елгасы, Кабан күле бар.
Авылның тирә-ягы урман булганлыктан, алар кеше күзенә бик күренмәскә, шунлыктан, җан исәбен алуда теркәлмәскә дә мөмкиннәр. Бигрәк тә, Казан каласыннан качып киткән булсалар. Бары тик 1680 елда гына халык санын алуга, Ландрат язуына кертелергә мөмкиннәр.
Борынгы зиратлар
Архивта сакланган 1755 елгы географик картадан күренгәнчә, Кабан елгасы буена урнашкан авыл Кабан исеме белән йөргән. Ландрат язуларында Кабан суының сул ярындагы авылыбызның 1680 елда булганлыгы турында укырга була. Зираттагы кабер ташларындагы язулардан чыгып фикер йөрткәндә, биредә авыл бу даталарга караганда шактый алданрак булгандыр дип уйларга нигез бар. Авылдагы дүрт зиратның берсе Таш билге дип атала. Без бәләкәй чагында Таш билге зиратын сөрмәделәр иде. Анда әллә каян ук сап-сары булып күренеп арыслан авызы чәчәкләре (львиный зев) үсә иде. Без, Югары оч кызлары, Бастырма елгасын чыгып, су буеннан Бишбалта урамының ындыр арты буйлап Аръяк урамына таба чыгып, шундагы сары чәчәкләрне карарга еш бардык. Читән белән тотып алынмаган иде ул. Үләне ямь-яшел, кычыткан, сырганак, тигәнәк тә юк, чүп-чар да аунап ятмый. Тик җире тигез түгел, кабергә охшаган калкып торган урыннар бар, ташлар күренә, икесе зуррак таш булып, язуы да бар. Бер елны Дүрт Мунча авылыннан тракторчы Рифкать Һадиев, көн кичкә авышканлыктан абайламыйча, шул Таш билге зиратына кереп җирне сөрә башлый, тракторы туктап кала. Аны берничек тә кабыза алмыйча аптырап торганда, кинәт ап-актан киенгән, ак сакаллы бабай пәйда була: «Улым, бу җиргә кагылырга, сөрергә ярамый, монда Изгеләр җирләнгән!». Шул сүзләрне әйтүгә, ул юкка да чыга. Куркуга калган тракторчы авылга кайткач, бу ак киемле бабай турында авылдашларына әйтә…
Күп еллар авылыбыз тракторчысы Михаил Тихонов та язгы чәчү вакытында Аръяк белән Бишбалта урамнары арасындагы — Сарман ягына, Усайга, Ләкегә бара торган — Олы юл кырын яр буена таба сөрә башлый. Анда каберлекләрне, күптән күмелгән кеше сөякләрен күреп, сөрүне туктата. Бу каберлекләрдә качлар да табыла. Элекке зиратка кемнәр җирләнгән? 1921 елгы ачлыкта авылыбызда да бик күп кеше үлгән. Авылга якын дип, хәлсез кешеләр мәетләрне шунда гына илтеп җирләгәннәрме? Әллә безнең әби-бабайлар килеп урнашканчы ук монда кемнәрдер яшәп, бу урын шуларның зираты булганмы?
Керәшен зираты Татар суының (Кабан елгасы) уң як ярындагы тау битендә урнашкан. Керәшен зиратына каршы, Татар суының сул ярында (Сүс мыек) Прокопий Семёновларның ындыр артында, фермага таба татар зираты бар. Шуңа күрә безнең авылда татарлар 1680 елга кадәр үк яшәгәннәрдер дигән уй туа.
Ясаклы татарлар яшәгән
Мәскәү дәүләт борынгы актлар архивындагы мәгълүматка (350нче фонд, 1нче опись, 153нче дело, 712нче-714нче битләр) күз салу да файдалы булыр. Ландрат кенәгәсендәге язулар буенча, 1716 елда Кабан Бастырыкта ясаклы татарлар яшәгән. Алар Казан өязендәге Җөри юлының Иркәш Кутуев сотнигына караганнар. 1719 елда үткәрелгән 1нче ревизия (1180нче дело, 529нчы-530нчы битләр) дә бу авылда ясаклы татарлар яшәгәне турында сөйли.
2нче ревизия 1747 елда авыл шул ук өязгә караган (1134нче дело, 363нчы-365нче битләр). Ясаклы татарлар (55 ир-ат) яшәгән, ул вакытта хатын-кызларга җир бүлеп бирелмәгәч, аларның исәбен алып тормаганнар.
1762 елгы 3нче ревизиядә (350нче фонд, 1нче часть, 1207нче дело, 249нчы-253нче битләр) Кабан Бастырыкта ясаклы татарларның 35 ир-ат һәм 30 хатын-кыз икәнен күрәбез.
Иске керәшеннәр төпләнә
Шул ук 3нче ревизиядә (350нче фонд, 1нче часть, 1206нчы дело, 451нче-456нчы битләр) инде Кабан Бастырыкның Кара Елга төшенә күченеп килгән ясаклы иске керәшеннәр дә телгә алына. Алар: Җөри юлының Афанасий Тимофеев сотнигына караган Архангельское Елово авылыннан — 13 гаилә; шул ук сотникка кергән Айталан авылыннан ясаклы 2 иске керәшен гаиләсе. Бу авылда ясаклы иске керәшеннәр — 105 кеше: 57 ир-ат һәм 48 хатын-кыз. Авыл тулысынча Матвей Тимофеев командасында була.
Ә безнең борынгы бабайларыбыз бу җирләргә 1746-1747 елларда Арча юлының Алабуга өязеннән, атлар белән 150 чакрым юл үтеп, Олы Елау (Архангельское Елово, Большое Елово) авылыннан — 9, Айталан авылыннан 1 гаилә күченеп килгән. Олы Елау авылында Архангел Михаил чиркәве булган. Алар безнең авылга күченеп килгәндә барысы да православие динендәге иске керәшеннәр булганнар. Бер хуҗалык князьләр —Асановлар, шулай ук, Берессовлар (1 хуҗалык), Нократовлар (1 хуҗалык), Елманбетовлар (2 хуҗалык). Калганнарының фамилияләре язылмаган.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев