Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Кабан Бастырык чиркәве тарихыннан

1881 елда халыкка дини хезмәт күрсәтә башлаган Кабан Бастырык чиркәве 1937 елның 6 декабренә кадәр эшли. Ә яңа чиркәү 2013 елда гына төзелә.

Кабан Бастырык чиркәве

1782 елда безнең авылга якын булган Ләкедә купец Стахеев агачтан Апостоллар Пётр һәм Павел исеменә чиркәү төзетә. Ләке чиркәве карамагында дини тәрбия һәм дөньяви белем бирә торган мәктәп (земская) була. 99 ел дәвамында, ягъни бер гасырга якын безнең әби-бабайларыбыз бала туса — чумылдырырга, малай өйләнсә — кәбен койдырырга, кеше үлсә — теркәтергә Ләке чиркәвенә йөриләр. Янәшә-тирәдәге Дүрт Мунча, Зичәбаш, Түбән Биш, Бистебаш, Баграж авыллары халкы да шул чиркәүгә йөри. Бәлки, шуңа күрәдер, Кабан Бастырык егетләре артык ерактан кыз эзләп йөрмәгәннәр, күбрәк шушы авыл кызларына өйләнгәннәр һәм бер-берсен санлап гомер иткәннәр. 

Православие миссионерлык җәмгыяте акчасына, авылыбызда агачтан Изге Архистратиг Михаил исемендәге чиркәү төзелә. Үзләре күченгән Олы Елауда Изге Архистратиг Михаил исемендәге чиркәү булгач, Кабан Бастырыкта да чиркәүне шул ук Изгегә багышлыйлар. Ул 1881 елның январь аеннан эшли башлый. Шул елның 13 сентябрендә башка чиркәүләрдән священниклар һәм Митрополит килеп, чиркәү аруландырыла. Чиркәүнең 63 дисәтинә җире була. Чиркәүне тотар өчен казнадан бер елга 40 сум акча бирелә. 1886 елдан башлап священник белән псаломщик казнадан бер елга 400 тәңкә жалованье алалар, приходның еллык кереме 125 сум була. Священник җәмәгать йортына урнаштырыла. Кабан Бастырык, Зичәбаш, Биш авылларында миссионерлык мәктәпләре ачыла. Приход Кабан Бастырык Дүрт Мунча, Зичәбаш, Бишсубаш, Биш авылларындагы иске керәшеннәрдән тора: 2295 кеше (1148е — ир-ат, 1147се — хатын-кыз). 

Метрикә кенәгәсендәге язулар

Архив документлары чиркәүдәге метрикә кенәгәсенә беренче мәртәбә 1881 елның 19 январенда язылганын сөйли. Авылыбызда солдат Никифор Кузьмин һәм Анна Андриянова гаиләсендә туган ир балага Евфимий дип исем кушыла, аны 23 январь көнне чумылдыралар («восприемниклар» — үз авылыбыз крестьяны Василий Степанов һәм Ирина Иоаннова). Священник — Илья Андреев. Крестьян Варфоламий Иванов һәм Наталья Харитоновна гаиләсендә ир бала туа. Священник Илья Андреев аны да шул ук көнне чумылдыра, Евфимий дип исем куша («восприемниклар» — Порферий Федоров һәм Наталья Сергеева). Зичәбашта крестьян Михаил Матвеев һәм Матрона Степанова 23 январьда туган улларын 25 январь көнне чумылдырып, Евфимий дип исем кушалар. «Восприемниклар» — шул ук авылдан Алексей Николаев һәм Варвара Константиновна. Кабан Бастырыкта крестьян Евсевий Трофимов һәм Мария Петрова 26 январьда туган кызларын 29ында чумылдыралар («восприемниклар» — Лев Асафов һәм Агафия Ильина). 

«Бу айда дүрт яшь бала чумылдырылды, өчесе — малай, берсе — кыз», — дип язып, священниу кул куйган. Июль аена кадәр ул үзе генә эшләгән, июль ахырында аңа ярдәмгә псаломщик Иоан Санеридотов килгән. 

Метрикә кенәгәсендәге язулар шулай дәвам иткән. Дүрт Мунча авылы — Дюртмунчей, Түбән Биш авылы — Бишевой, Борды авылы — Бурдовъ, Пусташит авылы — Бистубаш, Мәлем — Налимъ, Зичебаш —Зычебашъ, Әхмәт — Ахметевой, безнең авыл Кабанъ дип тә, Кабанъ Бастрыкъ дип тә язылган.

Чиркәү тарихыннан

1882 елның 19 январенда чиркәвебезгә благочинный Андриан Никитин, аның ярдәмчесе Алексей Алексеев, благочинный советы члены священник Иоан Смирнов килгәннәр.

1884 елны чиркәүдә священник булып — Илья Андреев, Михаил Казанский, Борис Васильев, псаломщик Тихон Леонтьев хезмәт итә. 

1887 елның январеннан псаломщик — Михаил Лобанов, священник — Михаил Казанский, Борис Васильев. 

1897 елда священник — Михаил Казанский, псаломщик — Иоан Стрелков. 

1901 ел башында священник — Михаил Казанский, дьякон — Иоан Стрелков, ә июнь аеннан священник — Григорий Полевой, дьякон — Иоан Стрелков. 

1903 елда священник — Григорий Полевой, диакон — Павел Романов, Сергей Соловьев. 

1903 елның 31 маенда чиркәү священнигы, Кабан Бастырыкта яшәүче Григорий Трофимов һәм Серафима Ильинаның 27 майда туган улларын чумылдырып, Иоан дип исем кушалар («восприемниклар» — Чистай өязенең Изгар волостена кергән Федоровка авылыннан крестьян Яков Балясников һәм Минзәлә өязенең Федотово авылы священнигы хатыны Неонила Сизова). Чумылдыручылар — Федот авылының Богородицкий чиркәве священнигы Сергей Сизов һәм диакон Павел Романов. 

1907 елның 20 сентябренә кадәр Сергей Сизов — священник, Павел Романов диакон булып хезмәт итәләр. 15 декабрьдә Павел Романов Бишевойда Изге Гурий исеменә салынган чиркәүгә священник итеп билгеләнә. 

1908 елның апреленнән безнең чиркәүгә диакон итеп Михаил Сизов билгеләнә. 

1909 елның ноябреннән Сергей Сизовка ярдәмгә псаломщик Алексей Софин килә.

1912 елның июненнән псаломщик — Бакалыдан Иоан Асанбаев.

1913 елның декабрендә псаломщик — Иоан Косьмин, диакон — Иоан Асанбаев, священник — Сергей Сизов. 

1914 елда диакон — Иоан Косьмин, священник — Сергей Сизов.

1914 елның июненнән 1915 елның 9 маена кадәр священник Сергей Сизов үзе генә хезмәт итә. 

1915 елның 9 маеннан псаломщик булып Мамадыш районының Колышчы авылында туган Тимофей Леонтьев килә. 1916 елның декабрь ахырына кадәр алар священник Сергей Сизов белән безнең чиркәүдә хезмәт итәләр. 

Архив документлары шул ел белән төгәлләнә. 

1917-1932 елларда чиркәвебездә кемнәр хезмәт иткәндер, документлар билгеле түгел. 

1933 елдан 1937 елның 6 декабренә кадәр чиркәвебезнең священнигы — Павел Романов. 1937 елның 6 декабрегдә, «совет хөкүмәтенә каршы коткы тарата», дип, аны Алабуга төрмәсенә ябалар. Соңгы священнигыбыз 72 яшендә, 1942 елның 19 апрелендә шул төрмәдә үлә.
Шул рәвешле, 1881 елда халыкка дини хезмәт күрсәтә башлаган Кабан Бастырык чиркәве 1937 елның 6 декабренә кадәр эшли. 

Чиркәү тарихына кагылышлы тагын бер мәгълүматка тукталу урынлы булыр. Хәзерге Түбән Кама районының Үскә авылы (Кече Аты, Түбән Аты, Оскино) кешеләре күпмедер вакыт керәшен булып торалар. Еллар узгач, алар ислам диненә күчкәннәр. Шуңа күрә чиркәвебез янгач, Иван Миронов, Яков Иванов һәм башкаларның әйтүенчә, 1921 елда Үскә (Үчкә) чиркәвен безнең авылга алып кайтып салганнар. Җәкәү бабай Ивановның: «Түбәсен үз бер кадаксыз яптык аның, үз кулларым белән», — дип сөйләвен оныклары әле хәзер дә искә төшерәләр.

Динсезлек башлангач

«Зәйдән килеп бөтен Изге китапларны, Изгеләр сурәте төшерелгән тәреләрне алып китәселәр икән», дигән хәбәр тарала. Ходайга яраулы, батыр йөрәкле Екатерина Петрова берүзе төнлә чиркәүдән Изге китапларны һәм тәреләрне алып чыгып, өй базына яшерә. Ире Михаил Петров авыл советы секретаре булгач, тентү кермәс дип уйлый ул. Зәйдән килгән милиция хезмәткәрләре авыл советы җитәкчесе белән бергә авыл буйлап һәр өйгә кереп тентеп йөриләр, Изге китапларны, Изгеләр сурәте төшерелгән тәреләрне җыеп Зәйгә алып китеп яндыралар. Алар табылган өй хуҗаларын кулга алу башлана. Үзе авыл советында эшләгәч, тентү Михаил Петровлар өенә керми. Күпмедер вакыт үткәннән соң, Михаил дәдәй өй базларындагы тәреләрне, китапларны күреп, таң кала. Мылтык тотып, «атып үтерәм» дип, үзен ишегалды буйлап куып йөргәнен Кәтә түти гомеренең ахырына чаклы балаларына, оныкларына сөйләгән. 

Чиркәү старостасы булган Давыт бабай Батаевка да тентү керә. 1864 елда туган Давыт Константинович алты ел патша хезмәтендә була. Кавалерист Батаев Кавказда хезмәт итә. Русчага да өйрәнеп кайта. Чоры өчен грамоталы була, укый-яза белә. Солдат хезмәтеннән соң гаилә корып, йорт салып, урта хәлле крестьян тормышында яши. Күп еллар чиркәү старостасы булып торгач, аның гаиләсенә аеруча шикләнеп карыйлар. Улы Григорийны да чиркәүдән изге китаплар, тәреләр алуда гаеплиләр. Шуны сизенеп, тентү кергәнне күреп, Гөргөри дәдәй өйдән чыгып йөгерә, ишегалдында көчле ату тавышы яңгырагач, хатыны Фекла түти күкрәк баласы Марияне тотып баскыч төбенә йөгереп чыга. «Үтерделәр!» — дип, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып елый башлый. Тентүчеләр дә Гөргөри дәдәйне үлгән дип уйлап, кире өйгә йөгереп керәләр, Давыт бабайга тимиләр, өйдә бөтен җирне тентеп чыгып, бер әйбер дә таба алмагач, мич астыннан балталарын тартып чыгаралар. «Тентүгә каршылык күрсәтеп, безгә балта күтәрде, „дело“ ачарга кирәк булыр», — дип, Гөргөри дәдәй балтасын алып чыгып киткәннәрен, үзенең нәни Илья белән Марияне кочып, үксеп-үксеп елавын әни бер дә оныта алмады», — дип искә ала Татьяна Дунаева (Батаева). Ул чакта Гөргөри дәдәй качып, Кызыл Таң авылында яшеренеп исән кала. Барысы да тынычлангач, өенә кайта. Әмма аларның өйләрен сүтеп алып китеп, Сарман районындагы авылга клуб итеп салалар. Үзләренә яшәргә мунча гына кала.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.

Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев