Югары Юшадыда элгәре туйлар ничек узган?
Өлкән хәзерлек төркеме тыңлаучысы Аристоклий Сергеевич Остроумовның язмасы (ТАССРның Минзәлә кантонындагы Минзәлә волостена кергән Югары Юшады керәшеннәренең туйлары турында) 3 октябрь, 1921 ел).
Әгәр кемгә дә булса кемнеңдер кызы ошаса, ул үзенең әти-әнисе белән шул кыз өенә бара. Анда алар кызның әти-әнисе белән сөйләшәләр. Сезнең кызыгызны улыбыз ошата, аны хатынлыкка алырга тели, дип әйтәләр. Кызның әти-әнисе озак кына ризалашмый, моны күреп, егетнең ата-аналары әйтәләр: «Ни өчен ризалашмыйсыз? Улыбыз сезнең кызга ошамадымени?». Кызга егет ошагандыр да, әмма аның әти-әнисе ризалык биргәнче байтак кына сөйләшәләр, сатулашалар. Кызның әтисе: «Ярый, әгәр бер сарык, 5 пот бодай оны һәм акча бирсәгез, мин риза», — дип әйтә. Егет ягы инде сатулашып тормый. Кызны бирергә ризалашканнарына шатланалар. Алар туй көнен билгелиләр. Туй ике яки ай ярымнан була.
Туй көне җитәрәк, кияүнең әнисе киндер, кыздырылган тавык һәм тагын берәр бүләк алып, булачак килененең хәлен белешергә өйләренә бара. Өйгә килеп кергәч: «Минем чибәркәем исәнме, җан кисәгем исәнме, минем эшчем исәнме?» — дип әйтә. Бизәнгән-яясанган кыз булачак биеме каршына чыга: «Исән, әнкәем, исән, җаныкаем. Ә минем киявем исәнме?». Алар кочаклашып, бер-берсен үпкәннән соң, булачак бием бүләкләрен бирә. Шуннан соң, булачак биемне чәй эчәргә утырталар, өстәлгә ул үзе белән алып килгән күчтәнәчләр куела. Алар туй, аның кайсы көнне буласы, аны ничек уздыру, туйга ничә кунак чакыру турында сөйләшәләр. Чәй эчеп туйгач, булачак бием рәхмәт әйтеп, йортка һәм кызга яхшы теләкләр теләп саубуллаша.
Туй көнне кияү кыз янына килә. Килгәч тә өйгә керми әле, аны бераздан чакыралар. Ул: «Мин ничә еллар көткән көн килде. Мин бүген бик шат. Минем кадерлем исәнме, бу көнне ул ничек үткәрде?». Кызның әтисе кияүне ипи-тоз белән каршылый. Алар аны чәй эчәргә утырталар. Кияү чәйне аз гына эчә.
Керәшеннәрдә туй һәрчак кич белән була. Кич җиткәч, кияү булачак егет атларны җигә һәм үзенең иптәшләрен кыз алырга җибәрә. Кыз туп-туры чиркәүгә бара. Егет аның узып киткәнен күреп, артыннан кузгала. Алар чиркәү янында тукталалар, священник килгәнен көтәләр. Кәбен койдырганнан соң, кияү үзенең хатынын арбага яки чанага утырта, үзе дә утыра. Алар авыл урамын урап, егет өенә кайталар. Анда аларны кияүнең әти-әнисе ипи-тоз белән каршы ала. Уллары белән аның хатынына бәхиллек бирәләр. Шуннан соң, бырысы да аларны котлый. Өстәл янына кияү белән хатынын янәшә утыртып, бер чәркә шәрап бирәләр. Алар эчәләр һәм үбешәләр. Шуннан кунакларны сыйлый башлыйлар. Кунаклар шәрап эчә һәм «ачы» дип кычкыралар. Яшьләр үбешмичә, кычкырудан туктамыйлар.
Туй дүрт көн дәвам итә: ике көн — егет ягында, ике көн — кыз ягында. Кунаклар ашыйлар, эчәләр, күңел ачалар, бииләр. Бишенче көнне кич егет янына иптәшләре җыела, бу вакытта егетнең әти-әниләре кыз ягында була. Яшьләр уйныйлар, бииләр, кияү булган егет аларны сыйлый. Алар таң атканчы шулай утыралар. Ә икенче көнне кыз өендә кызлар һәм егетләр җыелып күңел ачалар. Кызның да әти-әниләре бу вакытта өйдә тормый, егет ягында була. Алтынчы көнне кызның киемнәрен алырга баралар. Яхшы атлар җигәләр, кучер урынына яңа өйләнгән егет үзе утыра. Кызның киемнәрен алып кайткач, туйның соңгы көне була. Бу вакытта яшьләр дә, картлар да бер йортта сыйланалар. Яшьләр — аерым бүлмәдә.
Җиденче көндә инде бәйрәм итмиләр. Яшь килен иртүк торып суга бара, шул суны салып самавыр кайната. Бүген чәй бигрәк тәмле дип, киленне мактый-мактый чәй эчәләр. Шулай итеп, яшь килен ире йортында яшәргә күнегә һәм аз-азлап эшли башлый. Керәшеннәрдә туй көннәре менә шулай уза.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 310, 129нчы-132нче битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев