История кряшенской художественной литературы
Представляем вниманию читателей аналитическую статью А. Н. Григорьева по истории кряшенской художественной литературы, взятую из газеты Киҥяш (1927 год, декабрь)
Автор Григорьев Александр Николаевич (1903-1947) канд. исторических наук, доцент – видный деятель кряшенского этнокультурного движения, активный участник коммунистического партийного строительства в области идеологии и культуры в Татарской АССР в 1923–1947 годы. Был одним из основателей Института языка, литературы и истории им Г.Ибрагимова КФАН СССР. В 1945 году им было написано исследование в духе сталинских идеологических установок и защищена диссертация по теме «Кряшенский вопрос в Татарии и его разрешение советской властью» /диссертационная работа на соискание ученой степени кандидата исторических наук/.
Можно по-разному относиться к идеологическим взглядам А.Н.Григорьева, но фактологический материал, а также попытки объяснить историю становления художественной литературы кряшен, делают эту статью весьма ценным письменным источником.
Кряшеннярнен матур ӓдябияте
Äрбер замана Ӱзенен жырын айырым кӧйляргя жырлый.
I
Äрбер халыкнын айрым жырлары, такмаклары, бяйетляре, ӓкеятляре бар. Бу жырларнын бер ӧлӧшӧ княгялярдя жазылмыйчын, ырыудан ырыуга, атадан улга кючеб киля. Игенче ӧлӧшӧ, айырым кешеляр белян тӧзӧлӧб княгяляргя бастырылыб чыккач кына, халык байлыгы булыб тормошка керя бара. Бу жырларда айырым замана, обществонын тӧрлӧ катлаулары ӱзляренен жакшы, начар тормошларын, кюҥелнен кютяреҥке, тӧшӧҥкӧ багытларын кюрсятяляр. Жырнын маганясеня караб кӧйӧ дя тӧзӧля: кюҥелле, кюҥелсез кӧйляр белян жырлана, сӧйляня.
Кряшеннярнен матур ӓдябиятеня килгяндя, безнен кюз алдыбызга кряшеннярнен халык ӓдябияте (ырыудан-ырыуга, атадан улга сюз арткылы бирелеб килгян жырлар, такмаклар, бяйетляр) таркау ряӱештя, жыйылмыйчын жатканны кюрябез. Мыҥар тикле кряшеннен халык ӓдябяияте белян кызыксыныучылар булмады. Ул ӓле мыҥар тикле аман да таркау жата. А шул багыттук бу ӓдябияттян кряшеннен ӱткян тормошо геня тӧгӧл, татарнын да тормошон, историясен белеб булыр ыйы. Чӧнки татарнын иске тормош кюренешляре бигеряк тя кряшенняр арасында сакланган. Шунныктан да, бу жазыуыбызда кряшеннен халык ӓдябиятен хазергя калдырыб тороб, без кряшенняр арасындагы жазылган матур ӓдябияткя геня кагылыб, аны тикшереб, аҥар тейешле бяйяляр биреб китмякче булабыз.
Кряшен-татар арасыннан белем кешеляре, осталары кюбяйеӱ белян, кряшен халык ӓдябияте дя чиття, гумер амбарларында биклянеб калмас, дӧньягя кюренеб, татар халкынын байлыгы булыр диб ӓйтергя ӓм ӧмӧтлянергя туры киля. Бу жазыуыбызны жазгында да кюб читеннекляр очорой. Ул да булса кряшен эшлярен башкарыб тороучы ойошмаларнын архив материаллары сакланмый калыу, шунын белян кирякле материаллар жуклыгы.
Матур ӓдябиятнен тарихын, аны тӧзӧӱчелярнен кем икяннярен айырмачык белеб бетермягяннек тя кюб кеня читеннекляр китеря. Алай булса да, без бу жазыуыбызда бар кюк кряшеннен жазылган матур ӓдябиятен тяртибкя салыб, аҥар бяйя биреб, алдагы бу эшкя катнашасы иптяшляргя бераз булышлык кюрсятербез диб уйлыйбыз. Бу жазыуны жазыуы да алда торган бурыч шул. Кряшеннен матур ӓдябиятен жакшы ряӱештя тикшереӱ, аҥар тулы ряӱштя бяйя биреӱ – алдагы жыллар эше.
II
Кряшенняр тормошоннан бер ике сюз
Кряшенняр арасында жазыу-сызыу 1863 жыллардан башлаб керя башлый. Бу кряшенняр арасындагы эшлярнен маганясе безгя билгеле. Ул да булса кряшенняргя урыс билгелярен тӧзятебряк, кряшеннярнен сюзеня, сӧйляшеӱеня караб ӱзгяртеб, шул билгеляр арткылы кряшенняр арасында урыс денен жяйелтеб, беркетеб, кряшеннярне татарлардан айырыу. Билгеле, хӧкӧмят алдында бу бурыч – беренче бурыч булыб торганныктан, кряшенняр ӧчӧн ден княгяляреннян башка бютянгя аҥ салынмый. Кряшенняр ӧчӧн тормошка, анын хужалыгына кирякле княгяляр чыгарылмый. Шунныктан да кряшеннен укыган кешеляре арасында жакшы гына поэтлар булсада, алар ӱзляренен жырларын – стихотворениялярен, бютян тӧрлӧ матур ӓдябиятлярен бастыра, дӧньягя кюрсятя, калык байлыгы итя алмый калганнар. Кряшен шкулынын башлыгы пуп Василий, бер ӱзеня стихотворениялярен жибяргян учителгя: «Хазер безнен алда торган бурыч, эш – ден княгяляре чыгарыу» дей. Евангелие, псалтыр, бютян ден ден княгяляре чыгарыу эше, бютян тормошка жараклы княгяляр чыгаруга караганда кыйбатырак. «Иманга, Алла сюзеня ӧйрянсен кряшен, ӓ сезнен жырларыгызны ул тегеляй дя жырлый» дей, шул ук жазыуында Бячлей пуп.
III.
1860–1870 жылларда кряшенняр арасында эшляӱдя миссионерлар арасында шундый бурычлар торса да, ней сябябтяндер, ничек, кем ризалыгы буйынчадыр, кряшенняр ӧчӧн 1879 жылны «Стихи на крещено-татарском языке» – «Диакон Я.Е.Емельянов стихляре» дигян китап чыга, икенче телдя бу княгяне «Даржа ӓбей» княгясе диб жӧртяляр. Емельяновнын тулы тормошон белеӱе читен. Ул ӱзе казерге Рыбный Слобода райунындагы Алан-Полян дигян ауылныкы. Шушы Казандагы кряшен шкулын бетереб, бераз учитель булыб, аннары диакон булыб, пуп булыб ӱлгян кеше. Меня безгя бу поэт-пуп турында шушы гына билгеле.
«Даржа ӓбей» княгясе
Кыска гына сюзлярдян дя Емельяновнын кем икяне беленде: крестьян баласы, кряшен шкулын бетереб учитель, диакон, пуп булыб гумер кичкян кеше. Билгеле, крестьян арасында тороб, башта крестьян эше эшляб, шулук крестьян арасында миссионер эшен алыб барганныктан, ул ӱзенен стихотворениялярендя шулук крестьян тормошон, анын гадятен-жоласын жаза. Анын жырларында шулук миссионерлык эше кюреня. Ден сюзляре, миссионерлык анын княгясендя кюбряк урын тота. Ден уйы анын бӧтӧн жырын кызыл жеб белян тишеб чыккандый, тишеб чыга, деннян башлана, ден белян бетя. Мынын ӧстӧня кряшенняр арасындагы «авторитарность» – ололарны, картларны саннау, алар сюзеннян чыкмау айырмачык кюреня.
1860–1980 жыллардагы кряшеннярнен тормошон беренче табкыр асатырак телдя, жыр телендя кюрсяткянгя кюря, жырны тӧзӧӱдя кюб кеня житешсезлекляр булсада, бу «Даржа ӓбей» княгясе кряшенняр ӧчӧн иҥ данныклы княгя булыб кюренде. Суҥгы жылларда бу княгяляр тузыб, жугалыб ӓз калганныктан «Даржа ӓбейне» ауыл жирендяге карчыкларнын сандык тӧблярендя геня табыб укырга мӧҥким эйе. «Даржа ӓбейне» укыдылар, жяше-карты кюҥелдян белде, аны тӧрлӧ кӧйляргя жырладылар.
Меня шушы бялякяй геня аҥнашыулардан суҥ, тикшереб карыйык «Саннау» дигян ололарны саннарга кушыб жазган жырны.
«Эй, балалар, сезгя ӓйтям
Карт кешене саннагыз;
Карт кешенен гиберятен
Äр берегез тыҥнагыз…
Отогоз анын сюзлярен,
Ӱгетен кабыл алыгыз;
Карт кешене кюреӱ белян
Бюрегегезне салыгыз».
Не ӧчӧн карт кешене тыҥнарга, саннарга киряк? Алга таба укыйбыз:
«Картны-олоны саннаучы
Суҥгы кӧндя сӧйӧнӧр;
Карны-олоны саннамаган
Гумере буйынчы кӧйӧнӧр».
Маганясе: Äгяр дя гумереҥдя тыныч тормош кюрясе итсяҥ, бахетле буласы кился, – санна олоны, анын сюзеннян чыкма, ул кушканча эшля. 1860– 1980 жылларда кряшенняр арасында жяшяб килгян «авторитаризм», няселдян няселгя бирелеб киля торган «искелекне кылыу» (консерватизм), бу «Саннау» жырында айырмачык кюреня.
IV.
Октябрь революциясеня кадяре бер кряшенняр арасында гына тӧгӧл, бӧтӧн Россия кюлямендя крестьяннарнын кӧн тормошо нужада узды. Ауылнын бер кечкеня геня канаты байыб, кулак чутына кереб барды, ӓ зурырак ӧлӧшӧ анын нужага кала килде. Атсызлык, мал-туарсыз калыу 1870 жыллардан башлаб бягеряк тя кӧчяйде.
Меня шушы жарлы тормошно Емельянов ӱзенен «Жарлы тормош» дигян жырында бӧтӧн сюряте белян кюз алдына китереб куя:
Меня бӧгӧн бишенче числа, жарый инде, куш;
Кесялярне караштырдым, ӓрберсе дя буш.
Кеся буш булгач кая барасы, кемнян сорасы?
А.Григорьев
Газета Киҥяш (1927 год, декабрь)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев